Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Без Татарстанга ак көнләшү белән карыйбыз" - Чуашстан Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчелеге

Татарстан белән Чуашстанның Муниципаль берәмлекләр советлары үзара хезмәттәшлек килешүен төзеде, дип хәбәр итә Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы матбугат хезмәте. Шушы көннәрдә Чуашстанның муниципаль берәмлекләр башлыкларыннан торган делегация Татарстанга килде. Чуашстанның Муниципаль берәмлекләр советы идарә рәисе, Алик районы башлыгы Александр Куликов җитәкчелегендәге делегация Татарстанда җирле үзидарә эшчәнлеге тәҗрибәсе белән танышты, муниципаль берәмлекләргә күрсәтелгән дәүләт ярдәмнәре турында мәгълүмат алды. “Татарстанның муниципаль хакимияте – бердәм көчле профессиональ команда, ул 15 мең кешене берләштелә. Безнең өчен өстенлекле бурыч – территорияләрне үстерү. Республика программаларының күбесе шуңа юнәлдерелгән”, – дип белдерде ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров кунакларга. Минсәгыйть Шакиров сөйләгәнчә, инде бишенче ел рәттән авыл җирлекләре 1 миллион сумлык 104 максатчан грант ала, 2006 елдан муниципаль идарә өлкәсендә республикакүләм бәйгеләр үткәрелә.  2010 елдан җирлек башлыкларына хезмәт урыныннан автомобиль бирелә. Муниципаль берәмлекләргә инде 1500дән артык җиңел машина тапшырылган. 2016 елда ТР Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе тәкъдиме белән авыл җирлеге башкарма комитетлары биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программасы тормышка ашырыла. 78 авыл советы бинасы ремонтланган. Быелдан программа кысаларында, яңа биналар төзелә. Ел азагына республикада шундый 11 объект “өй туен” үткәрәчәк, 40тан артык авыл советы төзекләндереләчәк. ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе, Территориаль иҗтимагый үзидарәләргә дә ярдәм күрсәтелүен искәртте. Әйтик, 2014 елдан Татарстан муниципалитетлары ТИҮ җитәкчеләренә айлык компенсация түләүләре өчен субсидияләр ала. Быел бу максатта республика бюджетыннан 69,3 миллион сум бүленгән. 2015 елдан “Татарстанның иң яхшы Территориаль иҗтимагый үзидарәсе” бәйгесе оештырыла. Аның приз фонды 50 миллион сумны тәшкил итә. Аның кысаларында 360 иҗтимагый үзидарә 160-665 мең сум күләмендәге грантларга ия булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча быелдан Казанда эшләүче республика якташлык җәмгыятьләре дә грантлар рәвешендә дәүләт ярдәме ала башлады. Чуашстан кунакларын шулай ук Татарстанның үзара салым программасы тәҗрибәсе кызыксындырды. Мәгълүм булганча, республикада бу тәҗрибә 2013 елдан гамәлдә. Халыктан җыелган һәр бер сум акчага Татарстан бюджетыннан тагын дүрт сум өстәлә. 2013-2016 елларда халык үзе яшәгән территорияләрне төзекләндерүгә үзара салым аша 582 миллион сум акча тотты. Республика өстәп финанслау белән бу сумма 2,2 миллиард сумга җитте. “Татарстан Муниципаль берәмлекләр советының җирле үзидарәне үстерү өлкәсендә тупланган тәҗрибәсе безгә бик файдалы. Татарстан һәрвакыт иң катлау мәсьәләләрнең уңай чишелеш юлларын таба. Без сезгә ак көнләшү белән карыйбыз”, – диде Чуашстанның Муниципаль берәмлекләр советы башкарма директоры Станислав Николаев. Очрашу азагында ике республиканың Муниципаль берәмлекләр советлары арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Чуашстан делегациясе Татарстанның Лаеш районында булып, биредәге Комлы Ковал авылында социаль объектларны, предприятиеләр эшчәнлеген дә карады. Районда халыкның үзара салым салуны оештыру тәҗрибәсе белән танышты.    
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев