Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Без татарларны болгарлар дип атыйбыз" - Артур Долаев

“Карачай” иҗтимагый фондының яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Артур Долаев III Төрки яшьләре фестивалендә илдә кешеләрне кече милләтләргә, төркемнәргә бүлү нәтиҗәсендә туган каршылыклар турында сөйләргә җыена. Казанда уза торган фестивальгә ул “Үсеш юлында нәрсә аша узарга кирәк?” темасына доклад әзерләгән. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

"Безнең шагыйрьләрне акылдан язган пантюркистлар итеп атау күзәтелә"

Артур Долаев чыгышында тарихи мизгелләргә дә, сәясәткә дә тукталачагын әйтте. “Безнең илдә, җәмгыятьтә кешеләрне төркемнәргә бүлү каршылыклар тудыра, шәхесне кимсетү кебек проблемалар да бар. Илдә кешеләрне кече милләтләргә, төркемнәргә бүлү, безнең шагыйрьләрне акылдан язган пантюркистлар дип атау күренешләре күзәтелә. Без дә шушы илнең бер өлеше. Шуны бәян итәчәкмен”, - дип белдерде ул.

Артур Кырымда вакытта булган бер вакыйга турында сөйләде. “Кырым татары белән бер телдә сөйләшеп тордык. Шул вакытта кунакханәдә бер танышымның татар татардан аерыла дип әйтүен ишеттем. Моны ишетү шундый күңелемне төшерде. Шуңа күрә бу проблемалар белән шөгыльләнергә кирәк”, - диде ул.

“Шулай ук, бер конференциядә халыкара хокук яклаучыга төрки халыклар төркеменә керүчеләрне аерып карамасыннар өчен бу проблеманы яшьләргә ничек җиткерергә, нигә моны хәл итмибез, киңәш бирегез дип мөрәҗәгать иттем. Ә ул миңа: “Бу бары тик федераль дәрәҗәдә генә, дөнья дәрәҗәсендә түгел”, - диде. “Сезнең проблемаларыгыз башка илләрдә кирәкме соң, үзебезнең илдә дә шундый ук проблемалар бар бит?” - дидем. Нигә әле мин үз илемдә үк үземне читтән килгән итеп тоярга тиеш. Шул ук Мәскәүдә миңа йөгереп килеп, документларың кая, каян килдең дип сораштыралар. Кавказдан ник килдең дип сорыйлар, гәрчә Краснодар краена 6 сәгатьлек кенә юл. Мондый каршылыклар туып тора”, - дип гарьләнеп сөйләде Артур Долаев.

"Без татарларны болгарлар дип атыйбыз"

Казанга беренче тапкыр килгән карачай милләтеннән бу егет Татарстанның үзе өчен кызыклы булуын әйтте. “Безнең тарих, телләребез тыгыз бәйләнгән. Бөтендөнья ассамблеясе дә карачайлылар телен төрки халыкларның үзгәртелмәгән борынгы теле итеп таныды. Татарлар белән кардәшлек бар, мәдәниятләребез ягыннан да без якын халык. Бездә дә кубань татарлары яши, алар инде карачайлылар булып санала. Без карачайлылар, татарларга бүлмибез. Без сезне болгарлар дип атыйбыз. Без бит Кубан болгарлары булып саналабыз. Ә монда Идел буе болгарлары яши”, - диде ул. Артур ата-бабаларының Кубрат ханның Кавказ Булгариясендә идарә иткән Батбай ханы нәселеннән булуын билгеләп узды.

Артур Долаев фестивальгә концертта чыгыш ясау өчен 1-2 артистның килергә җыенган булуын да әйтте, әмма Корбан бәйрәме белән туры килгәнлектән, алар килә алмаган.

“Казан бик матур, биредә тарихи, милли колорит сакланган. Татарларның кунакчыллыгы ошады. Безне үз кешеләре кебек, туганнарча җылы кабул иттеләр. Тел мәсьәләсендә дә каршылык юк. Карачайча сөйләшәм, татарча аңлыйм”, - диде Артур.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев