Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Без – татарларга үзбәкләрдән дә якын халык юк икән"

Тарихыбыз, динебез уртак, телебез бер үк диярлек. Соңгы дистә елларда йомшара башлаган багланышлар якын киләчәктә көчәергә, яңа дәрәҗәгә күтәрелергә ихтимал. Бөтендөнья Татар конгрессы (БТК) башкарма комитеты делегациясе составында Ташкент Сабан туена баргач, сәфәр көннәрендә берсеннән-берсе кызыклы, гыйбрәтле кешеләр белән күрешкәч, әнә шундый уй-фикерләр туды. Бераз гына тарих Язмамны, юл тәэсирләрен шушылайрак башларга җыенуымны әйткәч, юлдашым, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков: "Киле­шәм, әмма мин үзбәкләр янына казакъларны да өстәр идем. Алтын Урда таркалып барган вакытта аның халкы – урта гасыр татарлары әкренләп башка халыклар булып оеша башлый, алардан казакълар, үзбәкләр, нугайлар бү­ле­неп чыга. Татар дигән исем бездә, халыкның бер өлешендә генә сак­ланып кала", – дип искәртте. Дө­рес, хәзерге үзбәкләрнең күбесе, мәктәп дәреслекләрендә, тарихи язмаларда үзләрен Тимерләнкәгә бәйләп бәян иткәнгә (әйтик, былтыр Әмир Тимернең 680 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр), милләт булып оешуларында татарлар катнашканын белми, ни сәбәпле үзбәк дип аталуларын аңлата алмый. Элегрәк үзбәк галимнәре, әйтик, күренекле тарихчы Бари Әхмәтов 1965 елда чыккан "Государство кочевых узбеков" дигән китабында Үзбәк хан варисларының – үзбәк­леләрнең ничек итеп Көнбатыш Себер һәм Урал буйларыннан Көньякка – Сәмәрканд, Бохара як­ларына китүен, анда Аксак Тимер­дән калган тимерлеләр дәүләтен яулап алып, башкалада, Сәмәр­кандта төпләнүләрен яза. Дамир әфәнде бу тарихны без­гә тәфсилләп сөйләде. Әлеге тарихи күчү 1509-1511 елларда була. Шул елларда шибанилылар (Шибан – Чыңгыз ханның бишенче малае ул) 240 меңлек гаскәре белән хәзерге Үзбәкстан җирләрен яулап ала. Гаскәр белән бергә килгән бала-чагаларны, өлкәннәрне дә кушып исәпләсәң, күчеп килүчеләр­нең саны бер миллион чамасы кеше булган. Ул чакта биредә таҗик телле сартлар, монголлар, җирле төрки халыклар яшәгән. Татарлар­ның борынгы ватаны Үзәк Азия булганга, анда элек-электән төрки кардәшләребез яшәве сер түгел. Үзбәк атамасын исә менә шушы яңа күчеп килүчеләр алып килә. Алар үзләрен Алтын Урда халкы, Үзбәк ханнан калган халык дип саный. Иран телендә дә аларны үзбәкйән, ягъни үзбәклеләр дип йөрткәннәр. Хакимияттәге тимер­ле­ләрнең дә шактый өлеше төр­киләр икәнен онытмыйк. Шул ук вакытта җирле халык та үзбәк­ле­ләргә җитди каршылык күрсәтми. Чөнки Тимерләнкә чың­гызлы­ларның кияве генә була. Үзбәк хан варисларының тәхеттә утырырга хакы зуррак, димәк.   Үзбәклеләр ни өчен туган якларын ташлап ки­тәргә карар кылган соң? Моны XVI гасыр башында безнең якларда климатның салкынаюына, терлек­кә азык җими башлавына бәйләп аңлата галим. Кем белә, бәлкем сугышчан, гаярь үзбәклеләр шул чакта Көньякка китеп бармаган булса, бүген Идел-Урал буйларында башка вәзгыять хөкем сөрер иде. Тик тарихта шартлы фигыль булмый шул. Сабантуй Безне Ташкентта кунакчыл мил­ләттәшләребез, татарстанлылар зарыгып көткән җәй – эссе һава каршы алды. Җылылык 35 градусны күрсәтә, диделәр. Быел Казанда мондый җылылык булырмы – Алла белә! Иртәгә – 4 июнь көнне дә шушылай булса, Сабантуйда күләгәле җир эзләп йөрергә туры килер инде дип пошынган идек. Ходайның рәхмәте: иртәнге якта җил чыгып, көн үзгәреп куйды. "Казаннан яңгыр алып килдегез!" – дип рәхмәт укыды кардәш­лә­ребез. Яңгыр сибәләп торгач, сәгать икедән дә калмыйча бәйрәм итүчеләр таралып бетәр дигән идек, кичке дүрт тулып киткәндә дә татар җыр-биюләренә гашыйк мил­ләттәшләребез таралышырга ашыкмый иде әле. Үзбәк кардәш­ләребезгә дә рәхмәт: Сабантуй уздыру өчен шәһәр үзәгендәге бик күркәм Мирза Олугбәк паркын биргәннәр. Быел биредә унынчы мәртәбә уздырыла икән милли бәйрәмебез. Соңрак, Сабантуйга 35 мең кеше килгән иде, диде оештыручылар, Ташкенттагы Татар мә­дәнияте үзәге активистлары (мондый татар мәдәнияте үзәкләре Сә­мәрканд, Бохара, Яңаюл, Җизак, Карши, Ферганә, Үргәнеч, Нәваи шәһәрләрендә эшләп килә икән. 3-4 июнь көннәрендә аларның кү­бесендә милләттәшләребез бәй­рәм иткән). Көрәш, аркан тарту, утырган килеш салам тутырылган капчык­лар белән орышу, күз бәйләп чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, гер күтәрү, йомырка салынган кашык кабып узышу... Һәр ярышта катнашырга теләүчеләр күп булды. Башка еллардагы Сабантуйлардан аермалы буларак, бу юлы егетләр һәм кызлар арасында татар милли киеме буенча конкурс оештырылды. Дөресрәге, шул ярышның финалы булды. Татарлыгыбыз белән горурлану уята торган бик күркәм чара икән бу. Оештыручылар Сабантуй мәй­данын татар халкының тарихы, мә­дәнияте, мәшһүр кешеләре белән таныштыру урыны итеп тә файдаланган. БТК, БТИҮ Казанда оештыра торган чараларда еш кына кү­решә торган Рафаэль Зарипов, Үз­бәкстанда туган яисә яшәп иҗат иткән, хәзер тарих битләрендә ге­нә калган бик күп мәшһүр та­тар­ларыбызның сурәтләрен җыеп, зур гына фотокүргәзмә оештырган. – Мин үзем 1952 елны Ташкентта тудым. Озак еллар 84 нче заводта эшләдем, анда самолетлар ясала. 1989 елдан туган як тарихын өйрәнү белән шөгыльләнәм. ”Сөем­бикә”, ”Гасырлар авазы” журналларында Балкан сугышында шәфкать туташы буларак катнашкан, соңрак Ташкентта кызлар өчен акушерлык курслары оештырган Мәрьям Якубова, патша генералы Еникиев гаиләсе турында мәкаләләрем басылды. 1995-1996 елларда Ташкентта татар рәс­самнары күргәзмәсе оештыруда катнаштым.   Милләтебезнең данлыклы улларын, кызларын халыкка таныту җәһәтеннән бик отышлы чара бу, – дип сөйләде ул безгә. Үзбәкстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, милләттәшебез Нәфисә Гыйльманова исә картиналар, китаплар куелган шәхси күргәзмәсен тәкъдим итте. Андагы дистәләп китап арасында махсус Алабугага багышланып чыгарылганын күрү татарның талантлы балалары үзләрендә генә бикләнеп ятмый икән дигән яхшы тәэсир калдырды. Аңа Казанда шәхси күргәзмәсен оештырырга да вакыт җиткәндер, шәт! Нугай-Курган Сабантуй очрашулар, танышулар мәйданы булуы белән дә кыйм­мәт. Үзбәкстан Фәннәр ака­демия­сенең өлкән гыйльми хез­мәткәре, тарихчы Ринат Шиһаб­динов белән әле узган елның декабрь азагында, КФУда оештырылган ”Күп мә­дәниятле дөньяда ислам” дигән конференциядә танышкан идек. Фәнни тикшерен­ү­ләренең төп юнәлеше – Үзәк Азиядәге милләт­тәшләребез эш­чәнлеге. Доктор­лыгының темасы – Зәки Вәлиди Туганның Төркес­тандагы сәяси эшчәнлеге. Әле якламаган. Вакыт тыгыз булу сә­бәпле, без – журналистларга Ташкент янындагы татар авылын гизеп булмас дигәннәр иде. Ринат бу уңайдан төпле мәгълүмат бирде, рәхмәт яусын. – Мин Урта Азиядә, шул исәп­тән Үзбәкстанда барлыкка килгән татар авылларын өйрәнәм. Элек без­дә татарларны нугай дип йөрт­кәннәр, татар авылларын нугай-кышлак, нугай-аул дип атаганнар. Хәзер Үзбәкстанда Нугай-Курган дигән бер генә татар авылы калды. Анысы да Ташкент чигендә, шәһәр биләмәсенә керде. Инде хәзер татарлар белән үзбәкләрдән тыш, казакълар, урыслар да яши. Татар-үзбәк катнаш гаиләләре шактый. Анда әле татарча сөйләшәләр. Заманында, бирегә килеп төпләнүгә бабаларыбыз мәчет, мәктәп корган. Тик хәзер ул мәктәптә татар теле укытылмый. Ике йөз елдан артык тарихы булган татар мәчетендә дә туган телебездә вәгазь сөй­ләнелми. Дөрес, ул соңгы елларда яңартылды, киңәйтелде. Биредә күптән түгел ике катлы мәктәп, поликлиника ачылды. Әлеге авыл күренекле җырчы, Сабантуйлар оештыручы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән шәрәфле исемгә лаек булган Вилли Әхмәдиевнең туып үскән авылы буларак та мәгълүм. Ташкенттагы соңгы татар мәктәбе – 1948 елда, татар театры 1950 елларда ябылды. Татарлар килеп урнашканчы, мең еллар элек тә бу җирлектә – борынгы шәһәрлектә халыклар яшәгән. Шунлыктан археологларыбыз әледән-әле биредә борынгы ядкярләргә тап була. Шуның өчен монда Тарих музееның филиалын ачып, аны туристлык комплексына кертергә була, – дип тәкъ­дим итә галим. Мин аңардан, Нугай-Курган мәктәбендә татар теле һәм әдә­биятын факультатив рәвештә укытып булмыймы соң, дип кызыксындым. Ринат бу уңайдан мәктәп директоры белән сөйләшеп карарга, ата-аналарның фикерен ачыклау өчен сораштыру уздырырга ризалашты. Әбисе белән бабасы Үзбәк­станга 1911 елны Кайбыч якларыннан килеп урнашкан икән. Үзе 1957 елны Ташкентта туган. ”Олы Кайбычта әле дә туганнарым бар. Анда кунакта да булдым. Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Әлфия, Гөлфия апалар, Ибраһим абый, Рөстәм – туганнарыбыз. Аралашып яшибез”, – дип аларга сәламнәрен юллады ул. Бәйрәм сәхнәсендә Сабантуйда катнашучыларга Татарстан Пре­зидентының бәйрәм котлавын җиткергән, бер төркем милләт­пәрвәрләребезгә республикабыз­ның дәүләт бүләкләрен тапшырган ТР Президенты аппараты җитәк­чесе урынбасары, ТР Президен­тының территорияләр белән эш­ләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов исә безгә Ташкентка килүенең биредә яшәүче туганнары белән күрешүгә форсат булуын әйтте. ”Монда яшүсмер вакытымда, яшь чакта ел саен диярлек кунак була идем. Әмма 1991 елдан бирле, 26 ел килгәнем юк иде. Менә килү насыйп булды. Монда туганнарым байтак, берсе дә диярлек Ташкенттан китмәде. Алар бик канәгать, бик матур яши. Тәгаен алганда әниемнең туганнан-туган энесе – Әнвәр Кадыйров биредә гаиләсе, балалары, оныклары белән гомер итә. Туганнарым да бүген монда, бәйрәм мәйданында. Яшьрәк вакытта Ташкентта Сабантуй уздырылганын хәтерләмим. Гомумән, чит илләрдәге Сабантуйда беренче тапкыр катнашуым. Борынгы бәйрәмебезне бөтен шартына туры китереп үткәрүләрен үз күз­ләрем белән күреп ышандым. Чит илдә яшәүләренә карамастан, милләттәшләребезнең бик матур, бердәм булып бәйрәм итүе мине бик горурландыра”, – дип тәэсир­ләре белән уртаклашты ул. Бер кайтып күрер идем Мондагы аралашу-күрешү­ләр­дән соң, Татарстан белән Үзбәк­станны күзгә күренмәс җепләр белән бәйләп торучы бик күп туганлык мөнәсәбәтләре калган әле дигән нәтиҗәгә киләсең. Бу гаҗәп тә түгел: совет хакимияте елларында әлеге Урта Азия республикасында, кырымтатарлары белән бергә исәпләгәндә, 1,5 миллион татар яши иде дип исәпли кайбер га­лимнәр. Һәрхәлдә, казантатарлары 800 меңнән ким түгел иде, дип шактый гына киметергә чакыра икен­челәре. Шушы саннарның ур­тасын алып, бер миллионда тук­талсаң да шактый зур сан бу. Бу бер дә гаҗәп түгел: биш гасыр элек – Үзбәк хан варислары; ике йөз ел элек – Нугай-Курган, Нугай-Кыш­лак авылларына нигез салучылар, гыйлем эс­тәүче шәкертләр, сәү­дәгәрләр; соң­рак ачлыктан, нужадан, реп­рес­сияләрдән качучылар, бәхет эзләү­челәр буларак та агылган кардәш­ләребез Үзбәкстан як­ла­рына. Дө­рес, бүген әллә ни күп татар калмаган биредә. Берәүләр өч йөз мең дисә, икенчеләр, ике йөз меңнән артык түгелдер, тәгаен генә белүче юк, диде.
Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев