Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Без татар теленең бүгенге көндәге чисталыгы, аның кулланылыш даирәсен киңәйтү хакында уйланабыз" - Әлфия Йосыпова

Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире, профессор Әлфия Йосыпова КФУда үткән “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” форумындагы чыгышлардан Татарстандагы тел проблемалары РФнең башка милли республикаларыныкы белән уртак булуы күренә, дип нәтиҗә ясады. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” матбугат үзәгендә форумга багышланган матбугат конференциясендә белдерде.

“Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” V Халыкара фәнни-гамәли форумы 16-18 ноябрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетында үтте.

Форумда үткән конференцияләрдә Чуашстан, Мари Эл, Удмуртия, Башкортстан һәм Россия Федерациясенең башка милли республикаларыннан галимнәр чыгыш ясаган. “Аларның докладларыннан уртак проблемаларны ачыкладык. Башка республикаларда да мәдәниятне, телне үстерү проблемаларын күрү безгә киләчәктә эшләү перспективаларын билгеләү өчен бик кирәк иде”, - диде Әлфия Йосыпова.

Уртак проблемалар дип галим туган телне укыту, бигрәк тә туган телләрен белмәгән яисә башка милләт вәкилләре булган балаларга тел өйрәтү проблемасын атады. “Бу бездә дә, Россиянең башка милли республикаларында да актуаль проблема. Фәнгә бүген телләрне яңа аспектта карау, яңа тематикалар билгеләү хас. Мәсәлән, без татар теленең бүгенге көндәге чисталыгы, ягъни экологиясе, аның кулланылыш даирәсен киңәйтү хакында уйланабыз”, - диде Әлфия Йосыпова.

Форумда үзкәккә куелган төп мәсьәләрнең берсе дип галим татар телен һәм әдәбиятын укытуның яңа концепциясен атады.

Исегезгә төшерәбез: яңа концепция буенча, татар теле мәктәпләрдә балаларга ике төп юнәлештә укытылачак. Берсе туган тел, икенчесе - дәүләт теле. Әлегәчә татар теле өч төркемгә бүлеп укытыла иде: татар мәктәпләрендәге татар балаларына татар теле һәм әдәбияты, рус мәктәбендәге татар балаларына татар теле, башка мәктәпләрдә рус телле балаларга татар теле.

Әлфия Йосыпова әйтүенчә, бу адым хәзерге проблемалардан китеп, мәсьәләгә яңача якын килү әһәмияте белән бәйле.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев