Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Без татар рәссамнары Бакый Урманче премиясен ала алмыйбыз" - Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев

2017 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәргә санаулы көннәр генә калып бара. Быел әлеге олы бүләккә 19 кандидат тәкъдим ителде. Алар арасында Чаллы шәһәренең шәрәфле гражданины, Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев та бар. Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән картиналарын ул Татарстанга бүләк итәчәк. Мадияр Хаҗиевнең Г.Тукай бүләгенә 9 картинадан торган «Кол Гали һәм аның чоры» сериясе тәкъдим ителде. Рәссам Мадияр Хаҗиев Татарстанның Саба рaйоны Керәнле авылында туып үскән. Казан сәнгать көллиятен тәмамлаган. Чаллы каласының сәнгать мәктәбендә 40 ел балаларга рәсем серләрен өйрәтте. Күп санлы шәхси күргәзмәләрен оештырган рәссам. Казанда соңгы күргәзмәсе 2015 елда Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музеенда булып узган иде. Иҗатында халык фольклорына, тарихка киң урын бирә. Хәзерге вакытты Чаллыда Рәссамнар берлеге каршында өлкәннәр өчен оештырылган студиядә рәсем ясарга өйрәтә.
– 2016 елда Болгарда Кол Галигә багышланган симпозиумда катнашырга туры килде. Биредә без, рәссамнар, Кол Галинең «Йосыф-Зөләйха»сына багышланган әсәрләр иҗат иттек. Шул вакытта Кол Гали шәхесен, Болгар темасын киңрәк ачарга кирәк, дигән идеягә киленде. Аңарчы да минем иҗатымда Болгар темасы, Кол Гали шәхесе киң урын алып торды. Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән сериядә мин аларны берләштердем. Кол Галинең «Йосыф-Зөләйха»сы Батый ханның Болгарны басып алган вакытына туры килә. Кол Галинең яшь чагындагы портреты, Болгарның кышкы күренешләре, Батыйхан чорындагы тынычсызлык вакыты, Болгар шәһәренең чәчәк аткан чорыларын чагылдырган һ.б картиналарымны берләштердем. Сериянең үзәгендә Йосыф-Зөләйха образы бирелә. Шагыйрь Кол Гали дәүләтчелек нинди булырга тиеш идеяләрен күрсәткән бит. Кол Галинең фикерләре бүгенге көндә дә заманча яңгырый. Дөньяда иң зур байлык – ул кеше, дигән фикерне алга сөрә. Адәм баласының эчке матурлыгы, әхлакый кыйммәтләре, мәхәббәт, гаилә кору мәсьәләләрен күтәрә. Кол Галинең бу фикерләре минем рухым белән аваздаш. Картиналарым аша халыкка шуны җиткерергә тырыштым да. Кол Гали татарның беренче шагыйре. Татар шигъриятенә юл күрсәтүче дияр идем мин аны. Ничә гасырлардан биреле халык яратып укый, – дип башлады сүзен Мадияр Хаҗиев.– Мадияр әфәнде, сезнең Тукайга багышланган саллы картиналарыгыз: «Очрашу», «Тукай һәм без», «Тукайның балачагы»,  «Кырлайда яз», «Г.Тукай яшьлеге» һ.б.  барлыгын беләм, нишләп Тукай бүләгенә аларны тәкъдим итмәдегез? – Чыннан да андый әсәрләрем бик күп, алар белән  күргәзмәләрдә дә  танышырга мөмкин булды. Тукайның бала чагыннан алып, шагыйрь булып җитешкәнче чорны  чагылдырган картиналар иҗат иттем. Тукайга багышланган 30-40 эшем бар. Әмма Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә шагыйрьгә багышланган эшләрне генә кую дөрес, булмас, дип уйладым. Башкаларны кабатламас өченме,  Болгар чорын тәкъдим итәргә ниятләдем. Хәзер үземне ничектер өлгергән рәссам итеп күрәм. Г.Тукай исемендәге премиягә лаеклы эшләрем бар, дип саныйм. – Сез  Тукай премиясенә беренче тапкыр куеласыз. Ә Бакый Урманче исемендәгесенә озак еллар куела киләсез кебек? – Урманче премиясе булдырылганнан бирле кандидатурамны кага киләләр. Ул премия татар сәнгатен күтәрү өчен бирелергә тиеш. Ни хикмәттер, аны татарларга бирергә ашыкмыйлар. Югыйсә, Бакый Урманче – ул безнең иң зур остазыбыз. Татар рәсем сәнгате нинди булырга тиеш икәнлегенә юл күрсәткән шәхес. Ә без татар рәссамнары Бакый Урманче премиясен ала алмыйбыз, анда икенче милләт вәкилләре өлгерлек күрсәтә. Безнең кандидатура үтми,  сәнгать белгечләре дә татар сәнгатенә хәерхаһлы түгел. Шәхсән үзем бу бүләккә 15-20 ел талпынып карадым. – Мадияр абый, татар рәсем сәнгатенә  яшьләр киләме? Сезгә алмаш бармы? – Татар рәсем сәнгатенә рәссамнар аз килә. Татар рәсем сәнгате дәрәҗәсе соңгы елларда артка тәгәри башлады. Татар рухында ясаучыларны күз уңында тотып әйтүем, чөнки аларга бернинди стимул, терәк, кызыксындыру чаралары юк. Татар рәсем сәнгатенә игътибар җитми. Җыр сәнгате юнәлешендә нинди генә премияләр юк, шуңа күрә җырчылар да күп. Ә татар рәсем сәнгате ятим бала хәлендә кала бирә, рәссамнарга эшләргә стимул юк, шуңа күрә рәссамнар да бик аз. Алар үтемле товар гына ясап сатуны кулай күрә. Урманче исемендәге премиянең статусын күтәрергә кирәк. Татар рәссамнары күбрәк Чаллыда, Казанда алар аз. Татар рәсем сәнгате бөтенләй сүнмәсә ярый инде, дип кайгырам. Хөкүмәтебез татар рәссамнарын да кайгыртсын иде. Казандагы колледжда ничә еллар буе инде бер татар рәссамы чыгармыйлар. Чаллыда әле без яшь рәссамнар әзерлибез. Рәссамнар өчен конкурслар күбрәк оештырылсын иде. Яшерен-батырын түгел татар халкы күргәзмәләргә йөрергә яратмый. Безнең хезмәтләребезне алар күрми. Радио-телевидение аша тапшырулар оештырылсын иде. Иҗатыбыз турында халыкны таныштырып барсыннар иде. Рәсем сәнгате бөтенләй тукталып калды. Күңел шуңа борчыла башлады... – «Кол Гали һәм аның чоры» картиналар галереясен Болгар музеена бүләк итеп тапшырачаксыз икән. Бу патшаларча бүләк була түгелме соң? – Тукай премиясенә тәкъдим ителгән картиналарымны  махсус Болгар музеена бүләк итәр өчен иҗат иттем. Киләсе елга Казанда шәхси күргәзмәмне оештырырга өметләнәм. Күргәзмәгә «Кол Гали һәм аның чоры» картиналар сериясенә өстәп тарихи тематиканы колачлаган, татарның үткәнен чагылдырган тагы 30 лап картинаны Казанга алып килергә җыенам. Шуларның барысын да Болгар музеена бүләк итәчәкмен. Олыгая барам, 68 яшькә җиттем бит. Картиналарымның язмышын кайгыртырга кирәк. Остаханәмдә алар  күбәйде. Татар халкының тарихы турында хезмәтләрем музейларда калсын, дип исәп тотам. Аларны халыкка хозурына бүләк итәсем килә. Бездән соң килгән буын картиналарым аша тарих белән танышсыннар. Иҗат иткән әсәрләрем Татарстан сәнгать музеенда, «Хәзинә» галереясында, Казандагы Габдулла Тукай, Максим Горький исемендәге музейларда һәм башка бик күп музей-галереяларда саклана. Төркия, Италия, Алмания, Америка, Канада, Япония  кебек илләрдәге шәхси тупланмаларда да алар шактый.

Мөршидә КЫЯМОВА

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев