"Без сугышның үзен инкарь итәбез" - Фәндәс Сафиуллин

Казанда Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда Татарстан Конституциясенең 24 еллыгы уңаеннан “Акыл фабрикасы” лекторие узды. Аның темасы: "Татарстан моделе турында 24 сорау: Конституция, декларация һәм килешү". Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелек тарихы музее оештырган чарада яшьләрнең Конституциягә кагылышлы сорауларына җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин җавап бирде.

“Парламент чын халыкчан иде”

Фәндәс Сафиуллин - 1990-1995 һәм 1995-1999 елларда Татарстан Республикасы парламенты депутаты, 1999-2003 елларда Дәүләт Думасы депутаты. Бу - сайлаулар ул иң ачык һәм төгәл эшләгән  вакыт дип саный ул. “Артилерия училищесында укыганда, офицерлар җыелдылар да кандадат итеп мине сайлап куйдылар. Шул җитте дә. Мин сайланганда, минем дә, башкаларынң да кесәләреннән бер тиен чыкмады. Хәзер сайланып карагыз. Миллионнарың булмаса, анда барып та булмый”, - дип сөйләде ул.

Аның фикеренчә, хәзерге парламент җыелышлары “Хватит болтать, давайте голосовать” лозунгы белән үтә. “Бу алай булырга тиеш түгел. Парламент сүзен русчага, татарчага тәрҗемә итеп була. parler – сөйләргә, ment – урын дигән сүз. Парламент күп сөйләшә торган урын булып чыга. Һәр законны, һәр матдәне иренмичә, һәрьяклап тикшереп, “чәйнәп”, тагын яңадан “чәйнәп” тикшерелергә кирәк. Ә хәзер берәү укый да, “Әй, яхшы”, диләр дә эшне бетерәләр. Хәзер бер сәгать эчендә унар закон кабул итәләр”, - диде ул.

Узган гасырның туксанынчы елларында Югары Советта 250 депутат утырган. “Безнең бер көнгә исәпләнгән сессияләр иртәннән алып төнгә кадәр өчәр көнләп бара иде. Парламентның үзендә бик көчле оппозиция бар иде. Ул чын халыкчан иде”, - диде Фәндәс Сафиуллин.

Парламентка сайланган кешеләр арасында гади табиблар, шагыйрьләр, укытучылар булган. Депутатлар аңлату эшләрен турыдан-туры халык белән очрашып алып барган. “Референдумның формулировкасы комиссияләр белән килешә-килешә булдырылды. Без анда никадәр бәхәсләшсәк тә, дошманлашмадык. Ул шәхси ачуланышуга күчмәде”, - диде Фәндәс Сафиуллин.

“Без сугышның үзен инкарь итәбез”

Очрашу вакытында Фәндәс Сафиуллин Татарстан Республикасының сугышка карата карашын да ачыклады. Татарстан Конституциясенең 15 маддәсендә "Татарстан Республикасы дәүләтләр һәм халыклар арасындагы бәхәсләрне хәл итү чарасы буларак көч куллануны һәм сугышны кире кага”, дип язылган. "Бу Татарстан халыклар, илләр арасында хәлне көч кулланмыйча хәл итү ягында дигән сүз. Без Сириядә һәм башка илләрдә булган шундый мисалларга да каршы. Ул үтәләме, юкмы, әмма без үзебезнең ниятебезне билгеләп куябыз. Бу - безнең рухыбыз. Безне сугышка өстерәп кертсәләр дә, бу без сугышка каршы дигән сүз. Мәсәлән, Швейцария нейтраль дәүләт. Ул без сугышта катнашмыйбыз ди, ә без аны, гомумән, кире кагабыз дибез. Аерма бармы? Япония Конституциясендә дә шундый ук маддә бар, ул 30 нчы маддә”, - дип аңлатты ул.

Фәндәс Сафиуллин әйтүенчә, Татарстан сугышны кире какса да, илен сакларга әзер республика. “Әгәр дә безгә чыннан да яу килә икән, илне сакларга тиешсең. Кан коелса, аннан берләшү бик авыр. Мәсәлән, мин Украина белән яңадан берләшүне бик авыр күз алдына китерәм, чөнки чөнки чик аркылы халыклар арасында кан”, - диде ул.

Фәндәс Сафиуллинга ике килештерү комияссиясендә катнашырга туры килгән. Шуларның берсе - гражданлык мәсьәләсе. “Минем ул чакта тәкъдимем болай иде. Элекке РСФСР илләрендәге барган сугышлар, коннфликтларда Татарстан нейтральлек сакларга тиеш, чөнки безнең татар милләте бөтен дөнья буенча таралган. Союздаш республикаларда безнең күп диаспораларыбыз бар. Әгәр без ул республикарга каршы күтәрелсәк, без үз милләттәшләреезгә каршы күтәреләбез дигән сүз”, - диде ул.

“Ике дәүләт телен дә белү - квалификация таләбе булырга тиеш”

Татарстан Республикасында ике тел мәсьәләсенә, татар теленең киләчәге турында сөйләгәндә ул Разил Вәлиевның ике дәүләт телен дә белүчеләргә һәм эшендә кулланучыларга хезмәт хакын 15 процентка арттырырга дигән тәкъдимен хуплавын искәртте. “Бездә бу мәсьәләгә карата давыл купты. Аны дискриминация дип атадылар. Минем үземнең санап караган булды. Трамвайлардагы кондуктор өчен 20-30 сүз белү җитә иде. “Ишекләр ачыла, ишекләр ябыла, билетлар алырга онытмагыз, инвалидларга урын бирегез”. Менә санап карагыз, ничә сүз? Шуны әйткән өчен 15 процентка арттыру әйбәтме? Ике телне белү – ул квалификация таләбе булырга тиеш. Аларга татар әдәбиятен, әдәби телен белү кирәкми бит”, - диде ул.

"Румыниядә милли азчылыклар ике тапкыр тавыш бирә"

Милли азчылыкларга яхшы мөнәсәбәт үрнәге итеп ул Венгрия һәм Румынияне китерде. "Венгриядә 20 милли азчылык. Берсенең дә милли республикасы юк, ләкин 8 баланың ата-анасыннан гариза булса, алар милли азчылык булып таныла. Румыниядә 17 милли азчылык бар. Сайлаулар вакытында алар ике тапкыр тавыш бирә ала. Берсе милли оешмасы исеменнән, берсе Румыния исеменнән", - дип аңлатты Фәндәс Сафиуллин.

"Карар татар телендә кабул ителмәгәч, аның татарчасы законлы түгел"

"Парламенттагы чыгышлар башлыча рус телендә, Сез моңа ничек карыйсыз?" - дигән сорауга Фәндәс Сафиуллин кемнең нинди телдә сөйләвеннән бигрәк, 26 ел эчендә Татарстанда бер генә карарның да татар телендә кабул ителмәвен аянычлы хәл дип атады. "Карарлар русча кабул ителеп, татарчага тәрҗемә ителде. Татарстанда кабул ителгән законнарның татарчалары берсе дә законлы түгел, чөнки алар тавышка куелмаган. Менә шул вакытта чыгышларның татарча алып барылуы әһәмиятле булыр иде”, - диде ул.

14 маддә: Татарстан читтә яшәүче татарларга ярдәм итә 

"Татарстан Конституциясендәге 14 маддәне (Татарстан Республикасы Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә - ТИ) керткәндә, ничек итеп аны гамәлгә ашырырга теләгән идегез" - дигән сорау да  бирелде. Фәндәс Сафиуллин бу маддәнең мәгънәсе тирәнрәк булуын аңлатты. “Аны Разил Вәлив һәм Туфан Миңнуллин тәкъдиме белән керттерләр. Ул без башка төбәккә баргач, артык бәйләнү булмасын өчен кирәк иде. Без милләттәшләребезгә ярдәм иткәндә, беркем бәйләнмәс өчен шулай эшләнде”, - диде ул.

"Халыкны үзеңә бору өчен, ике елга мәгълүматтан аерырга кирәк"

Фәндәс Сафиуллин халыкны үзеңә бик тиз борып була дип саный. “Халыкны ике елга мәгълүматтан аерырга гына кирәк. Башта кеше нигә моны әйттеләр, нигә моны сөйләделәр дип аптырарга мөмкин. Икенче елга ул инде аңа кирәкми башлаячак. Бездә цензура кертеп, "гласность" дигән нәрсәне бетерделәр. Халыкны без чынбарлыктан, дәүләт эшеннән аердык”, - диде ул.

"Халыкның тормышын яхшырту өчен зур ярдәм күрсәтү мөмкинлегеннән аерылдык"

Лекторийда катнашучыларның: "17 тапкыр үзгәреш кичергән Конституциядә иң зур югалту нәрсә дип саныйсыз" дигән сорауга Фәндәс Сафиуллин: "Республикабының байлыгына кагылганы иң әрнеткәне", - дип билгеләде. “Элек беренче маддә буенча бөтен Республикабызның байлыгы бары безнеке иде. Без халыкның тормышын яхшырту өчен зур ярдәм күрсәтү мөмкинлегеннән аерылдык. Иң әрнеткәне шул”, - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: