Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Балаларны, яшьләрне татар телен куллануга тартырга тырышырбыз" - Минск татарлары

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Минскта Беларусь Республикасындагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуында төп темаларның берсе -  татар телен саклап калу булды, дип хәбәр итте җирле “Чишмә” башкорт һәм татар мәдәнияте җәмгыятенең әгъзасы Мәдинә Касимова-Лумпова.

“Очрашу "Президент отель"нең конференция залында булды. Бездән барлыгы 50гә якын кеше катнашты. Очрашуда имамыбыз, яшьләрдән шактый кеше булды. Күбесе гаиләләре белән килгән иде”, - диде ул.

Очрашуда “Чишмә" Татар-башкорт мәдәни мирасы” халыкара иҗтимагый берләшмәсе рәисе Эльвира Левшевич татарларның Белорусия җирендә ничек яшәүләре, яшьләренең көнкүреше,  татар телен укытучы якшәмбе мәктәбе турында сөйләгән. “Бу мәктәпкә укырга балалар да, өлкәннәр дә йөри. Мин ул мәктәптә укытам һәм шуңа күрә миңа да сүз бирделәр. Мин бездәге уку-укыту эшләре турында сөйләдем. Шәхсән минем уку-укыту проблемаларына килгәндә, безнең заманча китапларыбыз юк. Беренче адымнарыннан ук балаларны кызыксындыру өчен матур китаплар, күрсәтеп аңлату өчен махсус җиһазлар кирәк. Эшнең нәтиҗәсе булсынга миңа хәзергә бөтен мәгълүматны интернеттан алып эшләргә туры килә”, - дип аңлатты Мәдинә Касимова-Лумпова.

Президент белән очрашуда Гродно һәм Витебск шәһәрләреннән килгән татарлар да чыгыш ясаган. Үзләренең тормышлары, проблемалары турында сөйләгәннәр. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәрбер сорауга карата җавап биргән. “Аерым алганда, Президентыбыз безнең мөрәҗәгатькә ярдәм булыр дип вәгъдә итте”, - ди Мәдинә Касимова-Лумпова.

ТР Президентына бүләк итеп балалар чыгыш ясаган, шигырьләрен укыган, президентка үзләре ясаган кул эшләрен бүләк иткәннәр. Кызлар ансамбле җырлар башкарган. “Президентыбызга да бу чыгыш бик ошады. Соңрак аны Instagram га да кертермен диде”, - дип өстәде Мәдинә Касимова-Лумпова.

Беларусь Республикасындагы татарлар очрашуга кечкенә генә күргәзмә дә әзерләгән. Биредә алар кул эшләре, паннолар урнаштырган. Килгән кунакларны милли ашлар белән сыйлаган. “Без өчпочмагын да, кош телен дә, чәк-чәген дә булдырабыз”, - ди Мәдинә Касимова-Лумпова.

“Мин Белоруссиядә менә инде 40 ел яшим һәм милләтне бүгенге төп проблемаларның берсен катнаш никахларда күрәм. Шуннан иң әһәмиятле сорау калкып чыга. Ничек татар телен сакларга? Ничек балаларыбызга туган телебезне тапшырырга? Очрашуда күбрәк шул проблемага басым ясалды”, - ди ул..

“Без, нигездә, энтузиазмда гына эшлибез. Мин һөнәрем буенча табиб. 2012 елда мин “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укып чыктым. Шуңа күрә чагыштырмача татар телем яхшы. Үзебездән без балаларны, яшьләрне татар телен куллануга тартырга тырышырбыз. Шуңа күрә Татарстаннан бу эштә ярдәм көтеп калабыз”, - диде Мәдинә Касимова-Лумпова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев