"Без муниципаль дәрәҗә абруен күтәрдек дип саныйм" - Рөстәм Миңнеханов

Тулаем алганда, 2016 елда начар эшләмәдек – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясенең XI съездында шулай дип белдерде. Казанның "Корстон" комплексында узган съезд эшендә республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия муниципаль берәмлекләре гомумроссия конгрессы президенты Виктор Кидяев, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы Аппараты әгъзалары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Съездга республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге башлыклары җыелды. Төп доклад белән ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров чыгыш ясады. Ул 2016 ел дәвамында республиканың муниципаль хакимиятендә башкарылган эшләр турында сөйләп үтте. Социаль-икътисади үсеш буенча озак вакытка исәпләнгән чаралар планына, урыннарда кече һәм урта бизнес үсеше, муниципаль бюджетларның керем өлешен арттыру, авыл җирлекләре башлыклары еш алмашыну һәм башка мәсьәләләргә тукталды. Алга таба утырышта Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Лениногорск районы Сарабиккол авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина, ревизия, мандат, санау комиссияләре рәисләре чыгыш ясады. Рөстәм Миңнеханов чыгышының башында элекке елларда җитәкчелек иткән ветераннарга рәхмәтле булуын белдерде. “Алар нигез салган эшләр – безнең иминлек нигезе. Без дә олы буын тарафыннан тәрбияләнгән кешеләр. Үзебез дә республика иминлеге өчен эшли алырлык белгечләр тәрбияли алырбыз дип ышанам”, - диде ул. “Без муниципаль дәрәҗә абруен күтәрдек дип саныйм. Муниципаль хакимият мәсьәләләре турында сөйләшерлек формасын да таптык. Фикер алышулар кысаларында теге яки бу карарлар кабул ителер дип уйлыйм. Бүген дә күпме документ җыелды, аларны өйрәнергә кирәк булачак. Кайчак үзебез закон язабыз да, ничек үтисен белмибез – ахмаклык бит бу. Андый очракларны төзәтергә кирәк. Булган проблемаларны хәл итү формасын табарга тырышып киләбез. Шул ук үзара салым да шуңа йөз тота. Референдум карар кабул итә икән, без аның карарын үтәргә тиеш. Без үзебез формалаштырган мохиттә яшибез дип саныйм. Әгәр авыл җирлеге референдум нигезендә карар кабул итә икән, закон нигезендә ул мәсьәләләрне җайга салырга кирәк”, – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Рөстәм Миңнеханов: Безнең иминлек икътисадтан тора Алга таба Президент республика икътисады һәм сәнәгатендә ирешелгән казанышлар, киләчәккә планнар турында сөйләде. “Иң мөһиме – безнең иминлек икътисадтан тора. Барлык проект, программалар да куәтле икътисад, сәнәгать, инфраструктура булмаса гамәлгә ашмаячак”, - дип искәртте ул. Рөстәм Миңнеханов тулаем төбәк продукты күләме буенча, алдагы ел белән чагыштырганда, үсеш 2,5 процент дәрәҗәсендә фаразлануын әйтте. Авыл хуҗалыгында җитештерүчәнлек 5,2 процентка, нефть сәнәгате 4,3 процентка үсәр дип көтелә. Республика җитәкчесе Татарстанның барлык күрсәткечләр буенча лидер булуын билгеләп узды. Төп капиталга кертелгән инвестицияләр, торак кертү, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, берәмле сәүдә буенча ул алдынгы сафларда. Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО” , “ТАИФ” компанияләре планнарына тукталды. “ТАНЕКО” оешмасының мазут бүленми торган җитештерүгә юнәлдерелгән проект башлап җибәргәнен, акрынайтылган кокслауга күчү турында искәртте. “Тулаем алганда, без республикада 22-23 млн тонна нефть эшкәртә алачакбыз”, - дип белдерде ул һәм быел республикада барлыгы 36 млн т нефть чыгарылуы фаразлануын әйтте. Аның әйтүенчә, чыгарылган "кара алтын"ның күпчелек өлеше "Татнефть" оешмасына караса да, 7 млн тоннасы кече нефть компанияләре тырышлыгы нәтиҗәсе булачак. “Түбән Кама нефтехим” компаниясе тарафыннан этилен җитештерү буенча производство төзелүен әйтте. “Казаноргсинтез” заводында производство күләмнәрен икеләтә арттыру ниятләнә. “Шундый планнар бар. Якын арада бу проект турында киңрәк әйтелер”, - диде Президент. Татарстанда 26 инновацион кластер булуын билгеләп үтеп: “Кама инновацион кластеры – перспективалыларының берсе. Барлык проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, якындагы 6-7 елда товар продукциясе күләме 3 тапкыр артачак. Шушы мәйданчыкта җитештереләчәк продукция 2 трлн сумнан да ким булмаячак”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Республика җитәкчесе чыгышында “Алабуга” махсус икътисади зонасы, Иннополис, “Аммоний” һәм башка проектларга да тукталды. Авыл хуҗалыгы: узган ел белән чагыштырганда, үсеш 5,2 процент тәшкил итә Авыл хуҗалыгына килгәндә, Президент әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда үсеш 5,2 процент тәшкил итә. “Сөт җитештерү буенча без беренче, ит җитештерү буенча дүртенче, ашлык җыю буенча тугызынчы урында торабыз. Ит җитештерүне арттыру буенча планнар бар”, - диде ул. Рөстәм Миңнеханов Казан, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләрдә ярминкәләр оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Шәһәр халкын сыйфатлы һәм арзан продукция белән тәэмин иткән өчен аларны алкышлар белән рәхмәтләүне сорады. Республика программалары дәвам иттереләчәк Президент республикада 30 дан артык программа гамәлгә ашырылуын искәртте. Быел 2,4 млн кв. м торак төзелүен, күп функцияле 45 авыл клубы, 188 спорт мәйданчыгы, 60 ФАП, 40 ветеринария пункты сафка бастырылганынын, полициянең участок вәкилләре өчен 18 административ комплекс төзелгәнен, урамнарны яктырту, су белән тәэминат буенча күләмле эш башкарылганын санап узды. Р. Миңнеханов ел саен 800 дән артык күп фатирлы йорт ремонтлануын, 95 мәктәпкә капиталь ремонт уздырылганын, 56 балалар бакчасы төзелгәнен әйтте. Шулай ук киләсе елда Татарстанда модульле чаңгы базалары төзелеше, бакчачылык ширкәтләре инфраструктурасын үстерү, авыл җирлекләре биналары төзелеше, архив биналарын төзекләндерү кебек программалар барлыкка киләчәген билгеләп узды. “Быелгы барлык программалар дәвам иттереләчәк”, - диде ул. "Юллар буенча зур эш башкарыла" “Юллар буенча, әлбәттә, зур эш башкарыла. Федераль акчаны да кушып, 30 млрд сумга якын акчаны без юлларга юнәлттек. Кама аркылы күпернең икенче чираты төзелеше тәмамланды. Яшел Үзәндә тимер юл аша ике чыгу юлын төзедек”, - диде Миңнеханов. "Мәгариф сыйфаты аерым контрольдә булырга тиеш" Президент мәгариф сыйфаты аерым контрольдә булырга тиешлегенә басым ясады. “10 предметтан Бердәм дәүләт имтиханы буенча уртача балл югарырак. Тик алар урыны-урыны белән кискен аерыла, менә бу безне борчый. Каядыр ул югары дәрәҗә, ә каядыр, киресенчә, түбәнрәк. Ресурс үзәкләре мәсьәләсендә җитди эшлибез”, - диде ул. Президент республикадан 2019 елда узачак “Ворлдскиллс” чемпионатында призлы урыннарга дәгъва кыла алырлык яшь осталарыбыз булуын да билгеләде. "Без медицина ярдәме күрсәтүнең өч баскычлы структурасын төзедек" “Сәламәтлек саклау буенча эш дәвам итә. Иң мөһиме – без медицина ярдәме күрсәтүнең өч баскычлы структурасын төзедек. Быел инфаркт буенча күрсәткечләр 9,5 процентка ким. Демография буенча уңай динамика бар. 6 нчы ел рәттән ел саен 10 мең балага күбрәк туа. Округта без лидер, илдә 20 лектә”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Тик, аның әйтүенчә, нигездә, бу Казан, Чаллы һәм тагын ун районга кагыла. “Калган 33 районда яшь гаиләләр авылларда төпләнеп калсын өчен шартлар тудырырга кирәк. Яшь гаиләләләргә авылларда җир бирү эшендә дә җитешсезлекләр бар икән”, - диде ул. "Авыл ул – безнең нигез"Халыкны авылда тотып калу өчен безгә беркем шартлар тудырмаячак. Авыл ул – безнең нигез. Әлбәттә, эш урыннары, лаеклы хезмәт хакы, һәм шәһәрдә генә түгел, авыл районнарында да әйләнә- тирә мохитне кайгырту кирәк. Халык тарафыннан парк, скверлар, су саклау зоналары программасы позитив кабул ителә дип саныйм. Бу программа дәвам иттереләчәк”, - диде ул. “Сайлауларны лаеклы, оешкан төстә үткәрдек. Татарстан тагын бер кат үзенең оешканлыгын күрсәтте. Без халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып эшләргә тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов. “Тулаем алганда, елны начар эшләмәдек”, - дип, ул муниципалитет башлыкларына рәхмәтен җиткерде. “Дөресен генә әйткәндә, төп тормыш сездә ага, авырлыклар да сездә. Халык белән турыдан-туры сез очрашасыз. Муниципаль дәрәҗәнең әһәмиятен аңлап бетермәүчеләр бик нык ялгыша. Шуңа күрә республика һәм федераль дәрәҗәдә дә муниципаль хакимияткә ярдәм чаралары күпкә күбрәк булырга тиеш. Без моны аңлыйбыз. Үзебез дә шуның аша үттек. Безгә беркем китереп бирми, барысы да безнең кулда. Әйдәгез, киләсе елда да дус булып, мактауга лаеклы төстә эшлик”, - дип белдерде республика Президенты. Аның бу сүзләрен зал көчле алкышлар белән хуплады. Президент чыгышын тәмамлап, дәүләт бүләкләрен тапшырды. Россия Президенты Указы нигезендә, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин “Дуслык” ордены белән бүләкләнде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: