"Без кризиска убылмадык" - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов

Сочида XV халыкара инвестицион форумның беренче көне, гадәт буенча, Саклык банкының эшлекле иртәнге ашы белән башланды. Илнең шушы эре банкы президенты Герман Греф әлеге очрашуның модераторы булды. Биредә бюджет сәясәте һәм җирле хакимиятләрнең гамәлләре төбәкләрнең һәм тулаем илнең икътисади үсешенә ярдәм итә алуы турында сүз булды.

Федераль үзәкнең төбәкләрне эре проектларда тигез хокуклы нигездә катнашуга этәрүе губернаторлар арасында күп кенә ризасызлык тудырды. Төбәкләрнең кайберләрендә эш барып чыкмый. Махсус икътисади зоналар, алдан билгеләнгән үсеш территорияләре, технопарклар торгыза алмаганнарга Герман Греф уңышлырак төбәкләрнең казанышларын тыңлап карарга киңәш итте. Үрнәк эзләп ерак барасы түгел – Татарстан барысының да күз алдында.

“Рөстәм Нургалиевич, бүген Татарстан инде ике тапкыр телгә алынды. Кемдер сезнең тәҗрибәне өйрәнергә кирәклеген әйтә, кемдер көнләшә. Сезнең карашыгыз кызыклы булыр иде”, - дип мөрәҗәгать итте Герман Греф Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка.

Республика лидеры чыгышын төгәл саннар белән нигезләде: “Махсус зоналар буенча эшне без бергә башлаган идек. Безнең инде 48 резидентыбыз бар, тагын 5есе буенча якын арада ачыклык кертеләчәк. Ивесторлар тарафыннан 160 млрд сум кертү турында белдерелгән иде, 100 млрд сумы эшкә җигелде, ул чакта доллар бераз башкачарак иде. Безнең махсус икътисади зоналарда 22 завод эшли, шушы көннәрдә тагын 2не ачабыз. Федераль бюджет кертелгән инвестицияләрен 2017 елда ук кире кайтарыр дип уйлыйм”.

Күптән түгел керешкән башлангыч - алдан билгеләнгән үсеш территорияләрен үстерү дә шулай ук уңышлылык ягыннан кимен куймый. “Безнең проблемалы шәһәребез – Яр Чаллы бар. Ул “КАМАЗ” белән тыгыз бәйләнгән. Әгәр башка җитештерү тармакларын үстермәсәк, һәр кризис шушы шәһәрдә кайтаваз булачак. Күп кенә компанияләрне җәлеп итәбез һәм хәзер үсеш алырбыз дип уйлыйм”, - дип басым ясап әйтте Татарстан Президенты.

Илнең салым сәясәте кебек дәүләт инструментына карата Рөстәм Миңнехановның теләге бер: “Безнең өчен уен шартлары аңлаешлы булуы мөһим. Татарстанны алсак, 2011 елдан хәзерге вакытка кадәр республиканың салым өлеше 10 млрд сумга кимеде һәм чыгым өлеше 18 млрд сумга артты. Салымнарның 1 процентын һәм тагын нефтьтән бирү – Татарстан өчен бу елына 6 млрд сум югалту дигән сүз. Андый карарлар кабул ителмәсә әйбәтрәк булыр иде. Андый карарлар кирәктер, мөгаен, ләкин төбәк нәрсә көтәсен төгәл аңларга тиеш дип уйлыйм”.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, республика ирешелгәннәргә тукталып калырга җыенмый. “Без күбрәккә ирешү өчен тырышачакбыз. Соңгы вакытта икътисади үсеш күләме 4 процентны узды. Ягъни без кризиска убылмадык. Әмма хәзер үсешкә ия булмыйбыз икән, алга таба безнең берни килеп чыкмаячак. Булган институтларыбыз эшли, ләкин без күбрәкне планлаштырабыз. Тагын 19 млрд сумга заявка әзерлибез”, - дип белдерде Татарстан Президенты.

Герман Греф теманы дәвам иттереп: “Татарстан Республикасы үрнәге, кайбер башка төбәкләр мисалы кебек, төбәк идарәсе роленың никадәр мөһим икәнен күрсәтә. Федераль үзәк тәкъдим иткән барлык программалар да Татарстанда “чәчәк атты” – махсус икътисади зоналар да, алдан билгеләнгән үсеш территорияләре дә, технопарклар да. Төбәкнең имиджын җитди күтәргән халыкара ярышлар үткәрелде. Хәзер бөтен җирдә Иннополис турында сөйлиләр. Республика традицион сәнәгатьтән инновацияләргә вакытында атлады. Бу –  җирле идарәчелекнең күп нәрсә эшли алуына үрнәк мисал”.

Саклык банкы президенты шулай ук, төбәкләргә федераль акчаларны да, читтән инвестицияләрне дә җәлеп итү мөмкинлекләрен эзләү белән активрак шөгыльләнергә кирәк, дип, әлеге мәсьәләгә игътибарны юнәлтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: