Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Без кешедән киммени? (Раил Садриев белән ӘҢГӘМӘ)

Буа театры режиссеры Раил Садриев гаҗәпләндерергә ярата. Аның театр оештыруы гына да үзе бер вакыйга булды һәм шау-шу уятты. Быел ул әлеге театрга 100 ел дип игълан итте һәм моны тарихи документлар белән расларга да җыена. Ышанган кеше ышанды, ышанмаганы юк. Театр исә төрле сүзләргә игътибар итмичә, бер гасырлык юбилеен “Пирамида” күңел ачу үзәгендә билгеләп үтәчәк. Буа театры кайчан оешкан һәм моңа нинди дәлилләр бар? Район җирлеге театрлары нинди проб­лемалар белән очраша, аларны ничек хәл итәргә – бу хакта Раил Садриев сөйләде. – Буа театрын академия театрының яшьтәше дип  тәкъ­­дим иттегез. Билгеле, күпчелек моның белән ки­леш­мәде. Теат­рның яше нинди документларга таянып билге­ләнде?   – Камал, Тинчурин, Әлмәт театр­лары оешканнан бирле туктамыйча эшләгәннәр. Буада театр исә бер күтәрелгән, бер сүрелгән. 1905-1906 елларда укытучы Әкрам Мифтахетдинов Буада шә­кертләр белән театр түгәрәге оештыра. Бу якларда дин бик көчле булганга, каршы чыкканнар. Алар­ның беренче спек­такль­ләре “Казанга сәяхәт” була. Түгәрәк 1913 елга кадәр эшли һәм шул елларда патшага татар театры оештыруга рөхсәт сорап прошение языла. Февраль инкыйлабыннан соң вакытлы хө­күмәт җитәкчесе Керенский театр ачуга рөхсәт бирә. Моңа, бәлкем, аның тумышы белән Сембер губерниясеннән булуы да этәргеч ясагандыр. Ни дисәң дә, Буа өязе шушы губер­ниягә караган бит. Шулай итеп, театр 1917 елның 4 маенда беренче спектаклен уйнаган. Динчеләр бу вакыйгага теше-тырнагы белән каршы булганга, уен вакытында театрны атлы казаклар саклап торган. Дөрес, бу вакытта аның бинасы булмый. Ул чакта биналы театрлар булмаган да инде. “Сәйяр” труппасы да бинасыз, төрле җирләргә йөреп спектакль уйнаган бит.  Буа театры турында документлар бар, алар Буа тарихын барлаганда килеп чыкты. Озакламый театр турында да китап нәшер ителәчәк. Бары тик Әкрам Мифтахетдинов турында гына мәгълүмат сай. Калган фактлар “1906 –1926 елларда татар театры” дигән китапта теркәлгән булган инде. Буа – икмәкле җир булгач, монда төрле чакта күп кенә шә­хесләр эшләп киткән. Мәсәлән, Салих Сәйдәшев белән Фәйзи Биккинин бүгенгәчә эшләүче сәнгать мәктәбен оештырып калдыра. Гөлсем Камская, Газиз Айдарский, Камал I, Шакир Шамильский би­редә театр эшен җан­лан­дырып җибәрәләр. Ә инде Габдулла Кариев труппасыннан Зөләйха апа Богданова Буада төпләнеп калгач, театрда даими труппа оеша. Бари Тарханов  исә 1924 – 1926 елларда реальное училище би­насының икенче катына сәхнә коруга ирешә. Зө­ләйха апа илленче елларга кадәр эшли, ул киткәннән соң, театр эшчәнлеге сүрелә. Безнең театр 2002 елда яңадан туа. Ул чакта миңа Динә белән Рафаэль Ла­тыйповлар, әйдә, театр түгәрәге оештырып җибәрик әле, дип мө­рәҗәгать итте. 2003 елда без “Идел-йорт” фестивалендә халык театры буларак чыгыш ясадык һәм беренче урынны алдык. 2007 елда исә биналы булып, профессиональ статусын алдык. Эшне яңадан башлаганда безнең профессиональ артистларыбыз юк иде диярлек. Быел исә режиссер Фәрит Бик­чәнтәев курсыннан өч кешене эшкә алдык, театр училищесында исә махсус бер төркемне укытып чыгардык. Бүген без оештырган лабо­раторияләр, фес­тивальләргә Казан, Питер, Мәскәү тәнкыйть­челәре кайта икән, димәк театр­ның яше белән дә килеш­теләр, театрны да кабул иттеләр дияргә мөмкин. – Быел “Бердәм Россия” партиясе театрларга матди яктан ярдәм күрсәтте. Ләкин бу исем­леккә бөтен театрлар да эләк­мәде. Эләккәннәре нишләптер татар әсәрләренә бик алынмады. Сез­гә бирелгән матди яр­дәм­нең күләме күпме булды һәм нинди спектакльләр чыгардыгыз? – Партия бер генә театрга да русча спектакль куярга дип күрсәтмә бирмәгәндер. Һәрхәлдә безнең иҗат эшенә тыкшынучы булмады. Ә инде ниндидер коллектив рус яисә дөнья дра­ма­тургиясенә мөрәҗәгать итә икән, моның сәбәбе бик гади: алар киләчәктә әлеге постановка белән фести­валь­ләрдә катнашырга планлаштыра. Партия акчасына без бер-ике генә түгел, биш спектакль чыгардык. Ренат Харис әсәре буенча “Афәрин, артист!” (реж. – Азат Зарипов) дигәнен әзерли башлаган идек, ләкин акча таба алмаганга туктап калдык, хәзер аны эшләп бетердек. Уфада Тәврис Хәкимов дигән адвокат бар, ул язган “Адвокат” (реж. – Зиннур Сөләйманов) спектаклен сәх­нәләштердек.  Владимир Жереб­цовның “Дуракуены” (Зиннур Сө­ләйманов), Валерий Шергинның “Концлагерьчылар” (реж. – Тимур Кулов), Марсель Сәлимҗанов туганы, режиссер Дамир Сәлим­җанов­ның “Кияү­дәге ирсез хатын” дигән спектакльләрен дә чыгардык. Шунысын да искәртик: акча һәрбер театрга бертигез бүленде. Һәр­беребез 4 миллион 818 мең сум күләмендә акчага ия булдык. Дөрес, исемлектән Әтнә театры төшеп калган иде, ләкин Татарстан Хөкүмәте аңа шул ук күләмдә акча бүлеп бирде. Шулай итеп алты театр акчалы булды. Болар – Минзәлә, Бөгелмә, Түбән Кама, Әлмәт, Әтнә, Буа театрлары. Моннан тыш Яшел Үзән, Кама Аланы­ның мәдәният йорты театр коллективларына да ярдәм күрсә­телде, дөрес азрак суммада. Мондый ярдәм кирәк иде.  Хикмәт нәр­сәдә? Театрга бер сезонда дүрт спектакль чыгару бурычы куела. Бу – дәүләт заказы дип атала. Бер спектакльгә тигән акчаны бүлә башласак, режиссерга без 30 мең сум сум акча түли алабыз. Осталар исә 200-300 мең сумга эшли. Болай түләсәк, спектакль чыгарырга 37 мең сум акча кала. Моңа бер-ике костюм тектерәсең дә, декорация корырга акчаң калмый. – Спектакльләр чыгардыгыз да ди, театрга халык йөри­ме соң? – Бу – кискен пробле­маларның берсе. Халык спек­такль­гә караганда эстрада концертларына күбрәк йөри башлады. Дөрес, кемнәрдер заманга җайлашып, тамашачысын саклый алды, кемнәрдер зур югалтуларга дучар булды. Берзаман көнкүреш проблемаларын хәл итеп, спектакльләрдә катнашмый башлаган идем, күрәм, тамашачыны югалта башладык. Чөнки халыкка күбрәк уен-көлке кирәк. Авылларны да шул сәбәп аркасында  югалттык. Анда бүген эстрада кирәк. Икенче яктан, авыл йортында хәзер һәр бүлмәдә диярлек телевизор эшләп тора, интернет бар. Шуңа күрә ул каядыр  концерт-спектакльләргә барырга ашкынып тормый. Акча түләп бара икән, ул шаккатырлык продукт өмет итә. Буага әйләнеп кайтсак, 22 мең кешеле шәһәрдә репертуарлы театр булып кына көн күреп булмый. Шушы 22 меңнең 63 проценты татар дип алсак, аның да концерт-спектакльгә йөрсә, бер меңе йөридер. Шуңа күрә без үз җирлегебездә аена 1-2 спектакль чыгарабыз, калган гомеребез юлда үтә. Бу арада Казахстанда, аннан Мәскәү, Ленинград өлкәлә­рендә булдык. Башкортстанга, Чуашстан якларында йөреп кайтырга ниятлибез. – Халыкны театрга ияләш­терер өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк соң? – Мода булдырырга кирәк. Буада бу эш башланды. Мода булсын өчен, театрның йөзе булуы кирәк. Бүген шаккатырмыйча гына үзе­ңә игътибарны җәлеп итә алмый­сың. Димәк, гадәти, классик куелыш кына ярдәм итмәячәк. Бу җә­һәттән куелыш формаларын үз­гәртмичә мөмкин түгел. Башта мондый үзгәрешләргә үзем дә каршы идем. Лабораторияләрдә катнаша, Буада да шундый театраль форумнар үткәрә башлагач, яңа процессның әһәмиятенә тө­шендем. Миңа кызык бу. Менә кара: быел “Идел-Буа-Урал: аралашу киңлеге” дигән фестиваль оештырып җибәрдек. Монда Казахстан, Коми, Мари Иле, Удмуртия театр­лары һәм Татарстанның өч коллективы катнашты. Һәм без бу чараны бюджет булмаган килеш, фәкать cатылган билетлар хисабына үткәрә алдык. Чөнки бу  – вакыйга, Буа халкы өчен яңалык иде. Әлеге фестиваль Буаның йөзен булдырачак. Мисал өчен: Франциянең Авиньон каласы бары тик театр фестивале хисабына гына яши. Безгә моңа ирешер өчен нәрсә комачаулый? Тимер юл Буа аша уза, 35 чак­рым ерак­лыкта пристань, Ульян аэропортына 80 чакрым, федераль трасса районның уртасыннан узып китә. Буа авиньоны – бүген бик кирәк нәрсә. Чөнки шушы җирлек милли театрлар кисешкән урынга әйләнә ала. Моны театр тәнкыйть­чесе Александр Вислов  әйтте. Шушы фикерне куәтләп, без инде ки­ләсе елга фестивальгә Улан-Батор, Сербия, Молдова, Казахстан, Швейцария, Германия театрларын чакырдык. Бу инде Буа театрына мода формалаштыру була. Һәм бу мода формалаштырганда, үзебез дә үзгә­рәбез. Фестивальне Сергей Безруков театры ачып җибәрә икән, без ул чарадан да түбәнрәген әзерли алмыйбыз инде. – Килгән кунаклар театр бинасы белән генә чикләнә алмый. Аларга нинди истәлекле урыннар күрсәтергә җые­на­сыз? – Буа күзгә күренеп төзекләнә, купшылана бара. Анда кунаклар чакырырга оят түгел. Татарстан белән таныштыру җәһәтеннән, Тә­теш белән алдан сөйләшеп куелган. Анда тарихи ядкәрләр шактый. Тәтештән кул сузымында гына ЮНЕСКОның тарихи мирас исемлегенә кергән Болгар музей-тыюлыгы җәйрәп ята. Буаның үзенең дә тарихи урыннары бар аның. Әйтик, күп кеше Буа райо­нының Ямбулат авылы тирә­сендә  Россиянең иң зур Карлинский дип аталган метеорит кратеры барлыгын белми дә.
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев