Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Без - җансыз тукымага җан өрүчеләр" - Дизайнер Наҗия Галимова (фото, видео)

Дизайнер Наҗия Галимованың остаханәсендә киштә-киштә китап күрермен дип һич кенә дә уйламаган идем. Пөхтәләп тезелгән китапларның эчтәлеге дә төрле. Фәлсәфиләреннән алып, дин, тегү-чигү һ.б. темаларны колачлаган дөньяви әсәрләргә кадәр бар. «Мин китаплар укырга бик яратам, – ди Наҗия Галимова. – Тарихи китаплар булса эреп китәм инде. Менә бу стенада әүвәлге открыткалар, фотолар урын алган. Әнә, карагыз, әбиләребез чорында нинди баш киемнәре, зәвык белән тегелгән нинди күлмәкләр киеп йөргәннәр. Болар һәммәсе минем иҗатыма илһам бирә дә инде».
«Кулларыннан гөлләр тама» диләр аның кебекләр турында. Удмуртиянең Можга шәһәрендә туып үскән Наҗия балачагында рәссам булырга хыяллана, әмма хыялы тормышка ашмый кала. Шуңа да карамастан, Наҗия үзен бик бәхетле хис итә, чөнки ул бу дөньяда башкаларга кирәкле булуын аңлап яши. Модельер, дизайнер ише сүзләр татар мохитендә соңгы ун елда гына киң кулланышка керә башлады шикелле. Бу өлкәдә үзебезнең татар кызларының да җиң сызганып эшли башлавы күңелне сөендерә. Милли киемнәр тегү белән дан казанган «Эбиволь» оешмасында чирканчык алган кыз бүген инде Казанда үз маркасын булдырган. Әлбәттә, беренче адымнарны ясавы җиңел булмагандыр, шулай да Наҗия – кыю йөрәкле, максатчан һәм үҗәт кыз. Башкарасы гамәлен ярты юлда ташлый торганнардан түгел... Кечкенә чагыннан әбисенең догаларын тыңлап үскән, яхшыны яманнан аерырга өйрәнгән кыз Казанның  «Мөхәммәдия»  мәдрәсәсендә белем ала. Казан дәүләт технология университетының дизайн факультетында һөнәр үзләштергәндә үк инде бу тормышта нәрсәгә сәләтле икәнен анык билгеләп куя. Максатчан, үҗәт, шуның өстенә тырыш һәм сәләтле Наҗия тирә-юньдәге кешеләрне сөендерергә, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итә алганына шөкерана кыла.  

КЕШЕЛӘРНЕ ЯРАТАМ

«Һәр кешенең һөнәре булырга тиеш. Һөнәр адәм баласын ипиле итә бит ул. Мин дизайнер булгач, хатын-кызларыбызны киендерәм булып чыга бит. Хатын-кызлар – Җир йөзенең гүзәл затлары, алар һәрвакыт үзләрен матур, горур, әдәпле йөртергә тиеш. Мәдрәсәдә укыганда укытучы булырга әзерләнсәм дә, университетта белем алганда балачагымда хыялланган рәсем сәнгате юнәлешенә басым ясадым. Параллель рәвештә техникумда тегү һәм кисү һөнәрен дә үзләштердем. Мин кешеләрне яратам. Менә шушы сыйфатым башкаларның эчке дөньясын, ни уйлауларын ачарга ярдәм итә торгандыр. Минем фикеремчә, дизайнер өч мәсләккә нигезләнә: беренчесе – рәссамлык, икенчесе – психология, өченчесе – мөгаллимлек. Менә болар барысы да бер кешедә тупланса, кыю рәвештә дизайнер була аласың. Безнең бурыч – моннан биш елдан соң нәрсә булачагын да тоемлау. Киләчәктә безне ниндирәк тормыш көтәчәк – болар барысы да дизайнер өчен зур әһәмияткә ия. Без бит җансыз тукымага җан өрүчеләр. Минем янга күлмәк үрнәген билгеләргә килгән кешенең бар хисләрен җыеп, шушы тукымага салам. Теге яки бу кешегә атап теккән күлмәк хуҗаның тиресе шикелле бит инде ул. Ягъни ул күңел байлыгының дәвамын ачып бирергә сәләтле булырга тиеш. Шуңа күрә эшемдә төгәллек, игътибарлылык – бик кирәкле сыйфатлар».     Хатын-кыз матур күлмәкләр киеп йөрергә яратылган. Ә күп очракта без үзебезгә нәрсә кирәген дә анык кына аңлап бетерә алмыйбыз, ятларны әйткән дә юк. Нәкъ менә кешенең үзе белә алмаган серле дөньясын Наҗия берничә минут эчендә ачып сала. Ул һәр клиентын үзенчә якын итә, сөйләшә, аралаша, кибетләрдә көннәр буе йөреп тукыма сайлаганда да сабыр гына киңәшләрен бирә. Дөнья модасы, чит ил тенденцияләре белән танышып барырга, милли, дини юнәлештән дә һәрчак хәбәрдар булырга тырыша. Дизайнер кыз мода өлкәсендә үз стилен, үз юнәлешен булдырырга омтыла. Чөнки һәр иҗатчы өчен бу – иң катлаулы, ләкин мөһим нәрсә. Кайберәүләр Наҗияне никахлар өчен  мөселман киемнәре генә тегә дип белә. Әмма ул – универсал, теләсә кемне «ханбикә» итә ала. Сабыйлар белән дә, 86 яшьлек ханымнар белән дә уртак тел таба белә. «Беләсезме, никах күлмәгенә заказ биргәндә, кәләшкә ияреп кияү генә түгел, ә аларның әти-әниләре, әби-бабалары килгән очраклар да бар. Алар барысы да үз фикерләрен, үз тәкъдимнәрен җиткерергә тырыша. Тормышларындагы иң истәлекле, куанычлы мизгелләрендә катнаша алуыма үзем дә куана-куана эшлим. Алда әйткәнемчә, остаханәмә килеп кергән мизгелдән үк, клиентымның образы пәйда була. Тукыма сайлаудан башлап, соңгы бизәгенә кадәр шул образ күңелемдә тора... Ә инде киңрәк аудиториягә эшлим икән, тенденцияләрне барлыйм. Ул очракта да зәвык һәм серлелек саклана. Шулай эшләгән очракта гына уңышка ирешеп була. Сер түгел, кул эшләренә сорау элек тә булды, хәзер дә бар, киләчәктә дә булачак. Башкаларны да иҗатым, эшем аша илһамландыра, шатландыра алам икән – бу бит үзе зур бәхет!» Наҗия Галимова  дизайнер булып алты ел эшли, шул вакыт эчендә  Najiya Galimova брендын булдырырга өлгергән. «Күп очракта миңа мөрәҗәгать итүче туташлар нинди күлмәк кияргә теләгәннәрен анык кына әйтә дә алмый. Әңгәмә кора башлыйбыз, җентекләп сораштырам. Балачакта нәрсә турында хыялландыгыз, нинди төсләр яратасыз, дим. Менә шунда клиентларым ачыла башлый... Кемдер кечкенә вакытта җете кызыл күлмәк кияргә кызыккан, кемдер күк төслесен дигәндәй... Бу очракта, чыннан да, психолог та булырга кирәк. Күлмәк тектерергә килгән кызга ярдәм итәсем килә, чөнки монда хыял да мөһим роль уйный бит. Балачактагы мизгелләр ташкыны бәреп чыга. Хыялны нинди яшьтә булсаң да тормышка ашырырга кирәк. Хәзер күп кенә  модельерлар баш киеменә дә зур игътибар бирә. Әлеге тенденцияне уңай дип саныйм.  Монда этник мохит тә роль уйный. Хәзер бит милли асылыбызга кайту модада».   Najiya Galimova маркалы кием кигән кызларга күз ташласак, аларның башларында еш кына тюрбан күрербез. Модельер бу төр баш киеменә аерым туктала. Гомумән, ниндидер образ тудырырырга алынасың икән, аны ахырына кадәр төгәлләү мәслихәт. Һиндстан мәдәнияте белән танышканда Наҗия тюрбанга игътибар иткән була. Әлеге үзенчәлекле баш киемен татар-мөселман җирлегендә дә уңышлы гына файдалануга кертеп җибәрә ул. Кешенең баш киеменә карап, аның тулы характерын ачыклап була, дигән фикердә тора дизайнер кызыбыз. «Моннан ун еллар элек Казан халкы бөтенләй зәвыксыз киенә иде, дип уйлыйм. Һәрхәлдә, мин канәгать түгел идем. Ә хәзер күзгә күренеп үзгәрә. Европага йөз тотсалар да, милли үзенчәлекне дә сакларга тырышалар. Шунысы куандыра. Тыйнаклык дигән сыйфат саклана. Төрле стильдәге, ачык төстәге кием кисәләр дә, зәвык беренче урынга чыга... Иң мөһиме, дөньяга ачык булырга, үз-үзеңә бикләнмәскә кирәк. Бу дөньяда кеше үзен иркен тотарга тиеш. Хатын-кызлар – бигрәк тә, алар шатлык-куаныч өләшүчеләр бит...»

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев