Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Без игътибар юнәлткән төп мәсьәләләр – укытучыларның ни дәрәҗәдә исеме җисеменә туры килүе" - Энгель Фәттахов

Яңа ел каникулларыннан соң Татарстанның мәгариф министрлыгында район мәгариф бүлеге җитәкчеләре, милли мәгариф методистлары белән берлектә 72 татар гимназиясе директорларын чакырып киңәшмә үткәреләчәк. Бу хакта бүген журналистларга 2016 ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. “Без һәр 72 татар мәктәбен, татар гимназиясен йөреп чыктык. Урыннарга документлар белән чыгып тикшердек. Без игътибар юнәлткән төп мәсьәләләр – укытучыларның ни дәрәҗәдә исеме җисеменә туры килүе, укытучылар белем бирә торган уку әсбәплары стандартларга ни дәрәҗәдә җавап бирүе һәм татар гимназияләрендә белем алучы балаларның куелган таләпләргә ни дәрәҗәдә җавап бирүе. Хәзер 72 мәктәп буенча мәгълүмат бар. Бүгенге көндә тулысынча анализлап бетердек”, - дип белдерде Энгель Фәттахов. Ул каникулдан соң, берничә мәгариф бүлеге җитәкчесе, милли мәгариф методистлары белән берлектә, 72 мәктәп директорын чакырып киңәшмә узачагын әйтте. “Кайбер директор, укытучылар буенча сораулар күтәреләчәк. Бөтенләй ул дәрәҗәгә җавап бирмәгән җитәкчеләрнең дә булуы ачыкланды”, - дип белдерде министр. “Бу эш эзлекле рәвештә алып барылачак, чөнки 72 татар гимназиясендә милли мәгариф буенча тәртип салу кирәк, алар башка мәктәпләргә үрнәк күрсәтү мәйданчыклары булырга тиеш, дибез. Шул күзлектән алар белән турыдан-туры сөйләшеп, алар белән калыпка салынган эш алып барып, исеме җисеменә туры килерлек итеп ясап бетерергә тиешбез”, - диде Энгель Фәттахов. Министр милли мәгариф буенча беренче тапкыр концепция төзелгәнен, аны гамәлгә ашыру өчен 2025 елга кадәр “юл картасы” төзелгәнен искәртте. “Эш район башлыкларыннан тора. “Юл картасы” нигезендә һәр район үзенең юл картасын эшләде. Без киләсе елда район башлыгы җитәкчелегендә үткәреләчәк киңәшмәләрдә һәр районның милли мәгарифне үстерү буенча программасын раслаячакбыз. Аннан соң республика дәрәҗәсендә дә район башлыклары белән киңәшмә уздырырга җыенабыз. Бу юнәлештә киләчәктә эшләячәкбез”, - дип ышандырды Э.Фәттахов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев