Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Без хезмәттәшлеккә ачык" - Минтимер Шәймиев

Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә Франция Тышкы эшләр министрлыгының Россия белән мөнәсәбәтләрне үстерү буенча махсус вәкиле, Франциянең Ислам фонды башлыгы Жан-Пьер Шевенман белән очрашты. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Франция кунагын Татарстанның конфессияара багланышларны җайга салу тәҗрибәсе кызыксындыра.

Минтимер Шәймиев Жан-Пьер Шевенманга “Яңарыш” фондының борынгы Болгар белән Зөя шәһәрлекләрен торгызу буенча “Мәдәни мирас” мәдәни-тарихи проекты турында бәян итте. Ул шулай ук Россиядә беренче булачак һәм төзелеш эшләре алып барыла торган Ислам академиясе макетын күрсәтте һәм аның алдына куелган бурыч-максатларны атады. Беренче чиратта, “заманча дин эшлеклеләре - югары дәрәҗәле, тирән белемле, абруйлы, экстремистик агымнарга каргы торырлык галимнәр әзерләү ул”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

Франция кунагы хәбәр иткәнчә, аларның илендә дә шуңа охшаш бурычлар тора. Франциядә халыкның 8 проценты Алжир, Тунис, Марокко кебек илләрдән килгән мигрант-мөселманнар булып, анда француз исламы һәм үз территорияләрендә имамнар әзерләү үзенчәлекләре аеруча кискен тора.

“Хәзер безгә бу юнәлештә озак вакытка исәпләнгән эш алып барырга кирәк. Шуңа күрә мин сезгә килдем, безгә Татарстаннан күп нәрсәгә өйрәнәсе бар. Сезнең конфессияара һәм милләтара килешүдә шактый зур һәм күптәннән тупланган тәҗрибәгез бар, һәм ул бөтен дөньяда билгеле”, - дип билгеләп үтте Франция вәкиле Минтимер Шәймиев белән сөйләшкәндә.

Татарстан Дәүләт киңәшчесе республиканың хәзерге социаль-икътисади уңышларының Татарстанда халыкларның үзара аңлашуны һәм дуслыкны ныгыту өлкәсендә даими һәм планлы эш алып бару нәтиҗәсе булуы турында сөйләде.

Жан-Пьер Шевенман һәм Минтимер Шәймиев хезмәттәшлек юнәлешләре һәм тәҗрибә алмашу мөмкинлекләре турында сүз алып барды. “Хәзер инде күп милләтле булган Франциядә кешеләрнең үзара аңлашуын тәэмин итү – бу йөкләмә җиңелләрдән түгел, ләкин кемдер аның белән шөгыльләнергә тиеш. Без хезмәттәшлеккә ачык”, - диде очрашу ахырында Минтимер Шәймиев.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев