Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Без хәзер ни өчендер үзебездән читтә яшәгән татар язучыларының кадерен белмибез" - Ренат Мөхәммәдиев

“Без үзебезне күп миллионлы халык дип мактанырга яратабыз. Ләкин читтәге татарларны һәрвакыт читкәрәк тибәреп, үзебезгә юл ачырга өйрәнгәнбез”, диде Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы Ренат Мөхәммәдиев язучы Рауль Мир-Хәйдәровның 75 яшьлек юбилеенда. Язучының иҗат кичәсе Казанда Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында үткәрелде. Рауль Мирхәйдәров белән якын дуслар булып аралашып яшәгән язучы аның белән беренче очрашуын искә төшерде. “Сиксәненче еллар башында “Пицунда” ял йортына бер юллама табыштырдым. Шушында нишләргә белмичә аптырап йөргән вакытта күрәм – капка төбенә зур ыгна такси килеп туктады. Такси артыннан янә бер УАЗ кебегрәк йөк таксие килеп туктады. Миңа бу сәер тоелды. Башта бер кеше чыкты, аннары – җиде-сигез чемодан. Шаккатып карап торам. Зәки Нури, Әмирхан Еники бар иде анда – алар белән исәнләшкәч, минем белән дә күреште бу кеше. Ул кереп киткәч, кем булуын сорадым. “Бу – Рауль Мирхәйдәров, Ташкенттан”, диделәр. Шуннан игътибар итеп йөрим: көнгә өч тапкыр ашарга төшәбез, Рауль төшкән саен өр-яңа костюм киеп төшә. Өч төрле кием, өч төрле бантик. Без авылда үскән татар малайлары, эшкә барганда да, сәхнәгә менгәндә дә бер чалбардан йөргән малайлар өчен бу сәер тоелды. Рауль Мирхәйдәров бөтен татар-башкорт язучыларны, күренекле рус язучыларын җыеп атна саен мәҗлес үткәрә...” “Менә, бүген сәхнәдәге рәсеменә карыйм да, соңгы кырык елда мин аны һаман да шундый итеп хәтерлим. Мин аннан ничек үзен шул кадәр дәрәҗәле тотуы турында сораганым да бар. Рауль бит бик зур кыенлыклар күреп үскән кеше, - дип дәвам итте Ренат Мөхәммәдиев. - “Мин бит татар кешесе. Безне күреп татар турында фикер тудыралар”, дигән иде ул. Аның үз-үзен тотышы шушылай эшләргә кирәк, шушылай язарга кирәк, шушылай итеп киенергә кирәк, шушылай яшәргә дип әйтеп тора. Ул татарның дәрәҗәсен күтәреп яшәгән кеше! Ул үзе өчен түгел, милләтен күтәрү өчен яшәгән кеше!” Рауль Мир-Хәйдәров һәрвакыт Казанга килеп, Казан язучылары белән очрашып яшәгән язучы. Ренат Мөхәммәдиев Зәки Нури, Гариф Ахунов, Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов кебек олуг язучыларның аны олылап искә алуларын билгеләп узды. “Ләкин без хәзер ни өчендер үзебездән читтә яшәгән татар язучыларының кадерен белмибез. Бүгенге көндә мин дә Мәскәүдә бөтен Россиядәге һәм чит илдәге татар язучылары белән аралашып яшәмәсәм, моны мин дә аңлар дәрәҗәдә түгел идем. Халкыбызның бит 20, ә бәлки, 15 проценты гына Татарстанда яши. Шулкадәр күп талантлы кешеләребез читтә яши. Равил ага Фәйзуллин хәтта алар арасында фамилияләрен яшергәннәре дә бар дип әйтеп узды. Аларның татар язучысы, татар шәхесе булып, татарга мөнәсәбәтне җиңеп, үзләрен күрсәтергә көче җитми. Ә Рауль - көчле кеше, ул шушы авырлыкларны җиңеп, һәр җирдә “Мин – татар язучысы” дип үзен күрсәтеп яшәгән кеше. Ә ни өчен соң әле шушы язучы бүгенге көнгә кадәр Татарстанның иң зур мөнбәренә менмәгән, бүләкләрен алмаган?! Читтә яши чөнки. Чын мәгънәсендә татар халкының дәрәҗәсен күрсәтә белүендә мин Рауль әфәндене күпләр өчен үрнәк булырга тиешле зур шәхес дип саныйм. Аны татарның мәртәбәле язучысы итеп кабул ителүенә куанып утырам”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев