Татар матбугаты
"Без һәрвакыт өмет белән яшәргә тиеш" - Васил Шәйхразиев
“Республикада татар теле мәсьәләсендә кабул ителгән карар безгә алга карап эшләү өчен юл күрсәтү дә”, – дип белдерде Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев кичә Дәүләт Советында журналистларга.
Ул сессиягә кадәр ата-аналар белән җыелышлар уздырылганын искәртеп: “Бүген иртән генә карадым: Чаллыда 70 процент ата-ана татар телен сайлады, дип язып чыкканнар. Республика күләмендә бөтен эшләр эшләнгән. Республикада мондый карар кабул ителү безгә алга карап эшләү өчен юл күрсәтү дә. Ошыймы, ошамыймы – карар бар. Бүген безгә шуңа таянып эшне алып барырга кирәк”, – дип белдерде.
Васил Шәйхразиев бу мәсьәләдә оптимист булуын билгеләп узды. “Бүгенге көн белән генә яшәргә язмасын. Без һәрвакыт өмет белән яшәргә тиеш. Өметсез шайтан гына була”, – диде.
Васил Шәйхразиев Милли Шураның 300ләп актив вәкиле Казанда булуын искәртте. “Мин бу мәсьәләне президиум каршында күтәрәчәкмен. Үзара аңлашачакбыз, карар буенча үз мөнәсәбәтебезне белдерәчәкбез”, – диде.
Гөлнар Гарифуллина, Татар информ
Фото: Салават Камалетдинов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев