"Без халкыбызның телен, динен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырышырга тиешбез" - Бакир Акҗегетов

Бөтен Россиядән татар эшмәкәрләренең бер-берсе белән танышуы, төрле төбәкләр белән үзара хезмәттәшлек төзүгә шартлар тудыруы нисбәтеннән “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының әһәмияте зур. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Бакир Акҗегетов белдерде. Әңгәмәдәш Пенза өлкәсендә 100 меңнән артык татар яшәвен, 52 татар авылы булуын әйтте. “Без Россия төбәкләрендә халкыбызның телен, динен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калырга тырышырга тиешбез. Дөресен генә әйткәндә, шушы эшләрне алып бару өчен акча кирәк. Газета, сайт, китаплар чыгарырга да акча кирәк. Пенза өлкәсе татарлары тарихы тирән, ләкин ул өйрәнелеп бетмәгән. Гадел Кутуй, Габдрахман Әпсәләмов, Шәриф Камал, Муса Бигиев, Заһир Бигиев, Кәрим Тинчурин, Хәсән Шаһбан һәм башка шәхесләр Пензадан чыккан. Менә аларның тарихын, әсәрләрен өйрәнү өчен дә акча кирәк. Ә акча белән эшмәкәрләр генә булыша ала. Мәчетләр дә хәзер башлыча эшмәкәрләр ярдәме белән төзелә. Татарлар бит алар тырыш халык, соңгы елларда мөмкинлекләр дә барлыкка килгәч, күп кенә яхшы эшмәкәрләр пәйда булды. Барчасы да татар күңелле, татарча сөйлиләр, татарча укый-язалар. Милли эшләрне дә алар белән бергә алып барабыз”, - дип белдерде Бакир Акҗегетов. Әңгәмәдәш бу форумның әһәмиятен билгеләп үтеп, аның төрле төбәктәге эшмәкәрләрнең үзара хезмәттәшлеге өчен мөмкинлек бирүен билгеләп узды. “Татарстаннан безнең эшмәкәрләргә бу үзенә күрә ярдәм. Монда ел да рәхәтләнеп киләбез. Бу юлы 10 квота бирелде. Ә, гомумән алганда, 20-25 эшмәкәр килергә әзер тора. Кайсы үпкәләп тә кала. Берсе дә, “без бармыйбыз, эшебез күп” сәбәбе белән бармыйбыз дими. Бу форум – бик кирәкле чара”, - диде Бакир Акҗегетов. Әңгәмәдәш мисал китереп, Пензада татарлар ачкан “Дамате” компанияләр төркеме булуын әйтте. “Бу күркә ите җитештерүче бик эре мегаполис. Аны Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры һәм башкалар да килеп карады – Татарстанда әле мондый әйбер юк. Быелдан башлап, ул продукция Татарстанга да, чит илләргә дә озатыла. Хәләле дә, хәләл булмаганы да бар”, - диде ул. Бакир Акҗегетов үзе дә бизнес белән шөгыльләнүе турында әйтте. Аның кунакханә, ресторан бизнесы, ике сәүдә комплексы бар. Белинский районындагы бердәнбер татар авылы Качкаруда 350 татар токымлы ат тота. “Ул кайчандыр Чембар өязе булган. Ул татарның чалбар сүзеннән, шулай итеп, кая гына баксаң да, татар тарихы чыга”, - диде ул. Бакир әфәнде атларны Пенза татарларына гына түгел, башка җирдәге татарларга да сатуы турында белдерде. “Чын татар токымлы атлар үстерсеннәр”, - ди ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: