"Без Европа һәм рус теленнән терминнар алу белән мавыгабыз" - Гөлшат Галиуллина

Терминологиядә төп проблемаларның берсе – ул татар теленең табигый закончалыгына туры килгән, шуның нигезендә үскән һәм килеп чыгышы ягыннан төрки-татар чыгышлы терминология аз булуда. Бүген без Европа һәм рус теленнән терминнар алу белән мавыгабыз. Шуңа да телдә табигыйлек юкка чыгып, ясалмалылык барлыкка килә. Казан федераль университетының татар теле белеме кафедрасы җитәкчесе Гөлшат Галиуллина бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә шундый фикерен җиткерде. Матбугат очрашуы татар теле терминологиясе мәсьәләләренә багышланган иде. “Телебезгә нигезләнеп барлыкка килгән терминнар аз”, – диде Гөлшат Галиуллина. Гыйлем.татар порталының баш мөхәррире Айдар Шәйхин фикеренчә, терминнар, беренче чиратта, телнең үзендә ясала. “Мисал өчен, микробиолог татар телендә фәнни хезмәт язган икән, ул анда терминологиясен калдыра ала. Төп проблема исә фәнни хезмәтләрнең язылмавында. Тик бу мәсьәләне чишәргә кирәк, чөнки без инде булган терминнарны кулланырга мәҗбүрбез”, – ди Айдар Шәйхин. Аның фикеренчә, әле күп кенә терминнар сүзлекләргә кертелмәгән һәм аларның татарча вариантларын төзү ихтыяҗы тора. “Аларны адекват дәрәҗәдә татарчалаштыру мөмкин. Монда иң мөһиме “алтын урталык”ны югалтмаска. Укучыларыбызның терминнарга әзер булмавы да бар. Без аларны акрынлап ияләштерергә мәҗбүр”, – ди портал мөхәррире. Айдар Шәйхин шулай ук терминнарның бер фәнни өлкәдән икенчесенә күчү нәтиҗәсендә яңа терминнар барлыкка килүен дә билгеләп үтте. “Әмма бу очракта күп мәгънәлелек проблемасы килеп туа”, – дип саный мөхәррир.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: