Татар матбугаты
"Без дә искиткеч җырлар гына иҗат итәбез, димәс идем" - бәйсез музыкант Рәдиф Кашапов
Татар альтернатив музыкасы ничек яши, татарның ирекле, бәйсез музыкантлары кемнәр алар, аларны кемнәр тыңлый? “Татар-информ” төрле буын альтернатив музыка тарафдарларын бер мәйданга – матбугат конференциясенә җыйды. Мәгълүмат агентлыгының кунаклары - Yummy Music беренче татар ирекле музыка лейблын башлап җибәргән музыкант, рэпер Ильяс Гафаров һәм бүгенге альтернатив музыканың актив вәкиле Рәдиф Кашапов, заманында шактый популяр булган “Алканат” рок төркеме лидеры Илназ Гәрәев, беренче татар радиосының беренче татар диджее Нур Алиев, берничә дистә ел элек үз чорының альтернатив музыкасы вәкиле Рөстәм Сәрвәров иде.
Матбугат конференциясе Yummy Music беренче татар ирекле музыка лейблының туган көне уңаеннан оештырыласы концерт алдыннан үткәрелде.
Матбугат конференциядә катнашучылар альтернатив музыка термины белән килешмичә, аны бәйсез, яки ирекле музыка дип атау яклы. Моны Ильяс Гафаров: “Дөньякүләм музыкаль индустриядә ул шулай кабул ителгән. Зур мейнстрим музыкага альтернатива буларак, соңгы 10-15 елда бәйсез музыкантлар үсеп чыкты”, - дип аңлата.
Зур мейнстрим музыка дигәнебез – бүгенге эстрада музыкасы. Илназ Гәрәев поп-музыканы кулланучыларны - сиксән процент, ә калган егерме процентның музыканың төрле төрләрен тыңлаучылар дип билгеләп үтте. Ул шушы “егерме процент”ны рухи үсеше һәм аң дәрәҗәсе югары булучылар ди.
Бөтендөнья татар яшләре форумы лидерларының берсе, бәйсез музыкант Рәдиф Кашапов бу фикергә каршы килеп: “Альтернатив музыканы мейнстримга каршы куябыз. Ягъни, алар начар да, без әйбәт. Дөрес түгел! Без дә искиткеч җырлар гына иҗат итәбез, димәс идем. “Теге якта” да матур җырлар барлыкка килде, - диде. - Янәсе, без көчле альтернативщиклар һәм алар - пыскып торган эстрада. Дөресен әйткәндә, эстрада безнең барлыкны сизми дә. Чөнки аларның эшләре бик яхшы бара”. Рәдиф фикеренчә, кешеләр альтернатив музыканың барлыгын да белми.
Ильяс Гафаров традицион мәгълүмат чараларында үз аудиториясен тапмаган альтернатив музыканың әкренләп интернетка күчә баруын билгеләп үтте.
Рөстәм Сәрвәров үзләренең заманында башкалар сәхнәгә алып чыкмаган темага җырлауларын искә төшерде: “Без сәхнәдә тел турында җырладык, тәмәке, аракы сүзләре кергән җырларны да менгездек. Ул вакытта андый җырлар худсоветтан да үтмәгәндер инде”, - диде ул. Бүгенге көндә альтернатив музыкага караш яхшы булмавын, аларның радио-телевидениедән яңгырмавын әйтте.”Телевидениедә табын җырлары гына яңгырый”, - диде туксанынчы елларның альтернативщигы.
Нур Алиев татар музыкасын Европада башкаручы Азат Гыйльметдинов, Тәлгать Хәсәновларның Казанда кирәк булмаганлыгын билгеләп үтте: “Аларны Европа илләрендә тыңлыйлар, Азат һәм аның музыкантлары “Әдрән диңгез”не Европа фестивальләрендә башкарып дөньяны таң калдыра. Тәлгать Хәсәновның эшләгән әйберләре искитмәле. Аларның мәйданнары -кечкенә клублар һәм йөз кешелек аудитория. Казанда Илназ Тарханов дигән егет бар, аны дөньяда Cramp исеме белән беләләр. Crampның треклары дөньяның иң кәттә диджейларының плей-листларына кергән. Илназның Европада альбомы чыкты, Европа диджейлары кайнар кабул иттеләр, ул дөньякүләм билгеле вокалистлар белән эшли. Менә шундый егетләрне Казанда беркем белми, масс-медиалар кызыксынмый, татар җырчылары да Илназ Тархановның кем икәнен белми”, - диде. Нур Алиев “Үзгәреш җиле” фестивалендә шушындый егетләр булырга тиешлеген ассызыклады.
Илназ Гәрәевнең исә ул егетләрнең беркайчан да популяр була алмаячагына иманы камил: “Интеллектуаль яктан, рухи яктан үскән кешеләр беркемгә дә кирәкми. Халык өчен массакүләм культура бар”, - ди ул.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев