Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Без чит ил товарларын үзебезнеке белән алыштыру вазгыятен тамырдан үзгәртергә әзер булырга тиеш" - Денис Мантуров

Саратовта Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле карамагындагы Совет утырышында Россиядә чит ил товарларын үзебезнеке белән алыштыру барышын уңай бәяләде. Ул сәнәгатьтә импорт өлеше кими дип билгеләп үтте. "Еллык максатчан күрсәткечләр сәнәгатьнең күпчелек секторында үтәлә. Бу дәүләт ярдәме чараларыннан тыш төрле фактлар һәм девальвация нәтиҗәсе. Әмма бу йогынты мәңгелек түгел. Бүген рубль ныгуын күрәсез. Бу безгә бирелгән вакыт аралыгы, без чит ил товарларын үзебезнеке белән алыштыру вазгыятен тамырдан үзгәртергә әзер булырга тиеш", - диде Мантуров.

РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Идел буе федераль округында сәнәгать сәясәте мәсьәләләрен буенча федераль үзәкнең төбәк белән үзара элемтәсен координацияләүче совет, шулай ук Хәрби-сәнәгать комиссиясе һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән бергә оборона-сәнәгать комплексы эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрү һәм үстерү мәсьәләләре буенча Совет эшләвен сөйләде.

"Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы чараларын тормышка ашыручы округның 155 предприятисенең 102 се ярдәм буларак 8 млрд сумнан артык акча алды. Гомумән, 2015 елда ИФО предприятиеләренә 28,3 млрд сум акча бүлеп бирелгән" - диде Бабич.

Тулы вәкаләтле вәкил мәгълүматлары буенча сәнәгать, авыл хуҗалыгы, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары 2015 елда 34,5 млрд сум акча алган, 2016 елда ул 33 млрд сумнан артыр дип көтелә.

Бабич сүзләренчә, хәзер хакимиятнең федераль һәм төбәк органнарының чит ил товарларын үзебезнеке белән алыштыру буенча ике яклы элемтәсен һәм көчләрен координацияләү өчен дәүләт мәгълүмат системасы булдырыла.

Эш нәтиҗәләре буенча Россия Хөкүмәтенә, федераль министрлыкларга һәм ведомстволарга, шулай ук төбәк хакимиятләренә төгәл тәкъдимнәр әзерләнгән.

Совет утырышында Татарстаннан Премьер-министр Илдар Халиков һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор матбугат хезмәте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев