Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Без бүген Тукай җирлегендә Арча данын яклыйбыз" - Алсу Сәлахиева

Арча районының Яңа Кырлай авылында “Тукай FEST” заман яшьләре иҗат фестивале старт алды. Аны дүрт район - Арча, Саба, Кукмара, Биектау төбәкләре КВН командалары башлап җибәрде дип "Арча хәбәрләре" газетасы аның үзенчәлекләрен сурәтли.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин, бу чара Арча районына, Тукай яшәгән төбәккә, күрше районнарның игътибарын юнәлтү, туризмны алга җибәрү, тәҗрибә уртаклашуны максат итә, диде. “Күрше районнар белән без элек–электән дустанә мөнәсәбәттә яшибез, бер–беребезне күп нәрсә берләштерә. Истәлекле урыннар да һәр районда бар. Аларга игътибарны юнәлтү өчен нәрсә эшләргә, ничек бер–беребезгә ярдәм итәргә була? Безне яшьләрнең идеяләре, фикерләре кызыксындыра. “Тукай FEST” бүгенге чара белән генә тәмамланмый, ул даими үткәрелеп киләчәк. Катнашучылар саны да арта барыр дип уйлыйм. Сез биредә талантыгызны күрсәтеп кенә калмыйсыз, яңа танышлар да табасыз, элемтәләр урнаштырасыз”, - дип мөрәҗәгать итте яшьләргә Арча хакимияте вәкиле.

Чыннан да, күрше районнар яшьләре арасында Тукай яшәгән төбәккә беренче тапкыр килгәннәре дә бар. “Мин Кукмара агрокөллиятендә укыйм, – диде Рамазан Мотыйгуллин. – Габдулла Тукай музей комплексында, Сәгъди карт йортында беренче тапкыр булуыбыз. Безгә бик ошады. Үзебезгә күп мәгълүмат тупладык”.

Укытучы Чулпан Галиәхмәтова: “Без Биектау районының Ямаширмә авылыннан. “Авыл каймаклары” дигән укытучылар һәм 10нчы сыйныф укучыларын берләштергән КВН командасын туплап алып килдек. Махсус шушы уңайдан оешкан команда бу. Беренче чыгышыбыз гына әле. Аны Тукай яшәгән төбәктә башлап җибәрүебез белән чиксез горурланабыз”, – диде.

Кунакларны Габдулла Тукай музей комплексы янында Тукай әсәрләре геройлары көтеп торганнар. Шуңа турыдан–туры музейга барып керү җиңелләрдән булмады. Башта каяндыр агачлар арасыннан егет һәм кызларның өннәрен алып Шүрәле килеп чыкты. Кешеләргә ияләшкән булып чыкты ул, берәүне дә кытыкламады. Бары тик бүкәнгә бер сугуда кадак кагарга кушты. Аннан җибәрде тагын. Бераздан Бүре атылып чыкты. Кәҗә белән Сарыктан качуы икән. Аларын да күрдек. Учак янында рәхәтләнеп ботка пешереп утыралар. Оста да булып чыктылар, боткадан авыз иткәнче, борчак белән подноска сүз язарга куштылар. Җиңүчегә Кәҗә медале тапшырырга да онытмадылар. Кунакларның сәяхәтләре моның белән генә дә тәмамланмады әле. Су анасының тарагын эзләп табарга туры килде...

Бер караганда, бу чара балалар өчен кебек. Әмма яшьләр, хәтта өлкәннәр кайчак үзләре үк сабыйларга әверелеп бетә. Бу юлы да шулай булды. Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган интерактив аларга шулкадәр ошады, үзләре дә шул әкият геройлары белән бергә уйнады, көлде, мәш килеп тарак эзләде, кадак какты, Татар кызы биргән сорауларга җаваплар эзләде. Музейда, Сәгъди карт йортында да аларга бик ошады.

Кунакларга 1974 елда төшерелгән “Тукай” фильмын да күрсәтәбез. Искиткеч фильм, безгә аны “Сетевая компания” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Илшат Фәрдиев бүләк итте, диде музей җитәкчесе Дамир Абдуллин.

Ә Яңа Кырлай мәдәният йортында фойеда егетләр һәм кызларга осталык дәресләре күрсәттеләр. Лесхоз мәктәбеннән Гөлүсә Садыйкованың каен тузыннан, Зөлфия Кочурованың төрле төстәге бастырылган йоннан, киездән чәчәкләр, хәтта картиналар, Арчаның 1нче мәктәбе укучысы Камилла Прахованың исле сабыннар эшләвен кызыксынып күзәттеләр, үзләре дә ясап карадылар, кулларына кына белән вакытлыча рәсем төшерергә дә онытмадылар.

Ниһаять, КВН башланды. Командалар үзләре белән таныштырдылар, өйт эшен күрсәттеләр, сорауларга җаваплар бирделәр.

Арча командасыннан Алсу Сәлахиева: “Без бүген Тукай җирлегендә Арча данын яклыйбыз. Көндәшләр көчле. Үзебезгә һәм аларга уңышлар телибез”, – дигән иде. Чыннан да, шулай булып чыкты. Командалар яхшы әзерлек белән килгән иде. Гран–при һәм күчмә кубок Кукмарага китте. Ә беренче урынны Арчалар яулады. Икенче, өченче урыннарда - Биектаулар һәм Саба командалары. Һәр катнашучыга сертификат һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев