Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Без бу фатирны 2010 елдан бирле көттек – "Салават күпере"ндә чираттагы "өй туе" узды

Бүген “Салават күпере” торак комплексында 12-1 санлы 425 фатирлы йортны тантаналы рәвештә хуҗаларына тапшырдылар. Беренче котлау сүзен, тантананың алып баручысы, Кәрим Тинчурин театры артисты Артем Пискунов Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Мироновка бирде. “Салават күпере”ндә без сезнең белән еш очраша башладык, чөнки билгеле бер вакыт аралыгы белән яңа йортлар тапшырыла. Без комплекслы рәвештә йортларны төзү эшләре баруына һәм аларны тапшыра барылуына шатбыз. Барлык ишек аллары да да төзек, балалар мәйданчыклары бар. Бу йортта яшәүчеләр һәм төзү, фонд оешмалары “Салават күпере”ндә иң уңайлы шартлар тудыруда актив эш алып бара. Бүгенге көндә Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән беренче бушлай автобус йөри башлады. Ул “Салават күпере"ннән Юдиноның балалар хастаханәсенә кадәр барачак. Сезгә уңайлы шартлар, гаиләләрегезнең иминлеген, балалар бәхетен телим”, – дип сөйләде Сергей Миронов. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев та яңа йорт хуҗаларын өй туе белән котлады. “Барыгызны да бүгенге көн белән тәбрик итәсем килә. Төзелеш һәм тапшыру Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башкарылды. Йортлар чират буенча тапшырылып бара. Бүген без 13 нче йортны тапшырабыз. Тагын 9 йортны тапшырасы калды. Төзелеш бик яхшы барды. Бу иң аз төзелгән йортларның берсе иде”, – дип сөйләде ул. Илшат Гыймаев тантана вакытында фатирларның хуҗаларына йортның символы итеп каеннарны билгеләргә киңәш итте. Йортны төзегән вакытта төзүчеләр тирә-юньдәге комачаулаган каеннарны кисмичә, саклап калган. “Бүген без эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрә алабыз. “Народный дом”га эшне ничек итеп яхшы эшләп булганын күрсәтер өчен иң авыр хәлдәге йорт бирелде. Монда һәр төзүче җанын биреп эшләде. Бу тырышлыкны кадерләгез”, – дип сөйләде Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фондының эшләрне кабул итү һәм финанслау идарә җитәкчесе Владимир Никифоров. Бүгенге бәхетле гаиләләрнең берсе – Лилия Гобәйдуллина гаиләсе, үз фатирларын 2010 елдан бирле көткән. Чиратка язылганда аларның Әсхәт исемле балалары гына туган булса, бүгенге өй туена алар 6 кешелек гаилә буларак килде. Йортка кергәндә кызыл тасманы кисү мөмкинлеге дә шушы гаиләгә бирелде. “Без чиратка 2010 елда язылдык. Без бүген дулкынлану да, бәхет тә тоябыз. Без элек алтыбыз иске фатирыбызда тордык. Бүген безнең 3 бүлмәле яңа, матур фатирыбыз булды. Без бик тә канәгать. Мин әлегә ялда, баламны үстерәм. Киләчәктә монда эшлисем килә. Финанс авырлыклар булган очраклар булса да, социаль ипотека программасы эшли”, – дип белдерде “Татар-информ” хәбәрчесенә Лилия Гобәйдуллина. Йортка ишекләр ачылгач, чараның мөхтәрәм кунаклары 15 нче катка яшь пар янына менделәр. Яңа фатир белән танышканнан соң Марат сөйгәне Ләйсәнгә тәкъдим ясады. Марат Минһаҗев – татар теле укытучысы. Мәхәббәтен дә ул татар телендә 4 юллык шигырь укып аңлатты. “Без укытучылар, табиблар өчен Президент программасы барын белә идек. Чиратка 2014 елда язылдык һәм бүген яңа, матур фатирлы булдык. Мин үзем татар теле укытучысы, ә сөйгәнем Ләйсән музыка теле укытучысы”, – диде ул. Маратның булачак кәләше Ләйсән, бүген аның иң бәхетле көннәренең берсе булуын әйтте. “Бүген безнең өчен икеләтә бәйрәм. Минем өчен бу көтелмәгән һәм шатлыклы вакыйга булды”, – диде Ләйсән Борһанова. Исегезгә төшерәбез, “Салават күпере” торак комплексында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды заказы буенча коммерцияле булмаган “Народный дом” оешмасы эшли.

“Татар-информ”

Автор: Алмаз Шиһабетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев