"Без бөтен кешелек дөньясы өчен үрнәк була алабыз" - Камил хәзрәт Сәмигуллин

Бүген Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында "Идеологик каршы торуларга Коръәни һәм дөньяви караш: Якын Көнчыгышта псевдоислам структураларын җимерүнең геосәяси нәтиҗәләре" II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Чараның рәсми ачылу өлешендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. “Бүген дөнья цивилизациясе террорчылык, экстремизм, кешеләрнең хокуклары бозылу күренешләре белән очрашты. Дөнья күләмендә террорчылык, качаклар, дөньяви һәм дини карашлы кешеләрнең каршы килүләре, сәяси көчләрнең хакимият культын тагын да көчәйтүе — болар барысы да гадәти булган сәяси төзелешнең формасына йогынты ясый. Шулай ук заманча дөньяда дини темаларга дискуссияләр тудыруга этәргеч бирә”, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин конференциядә катнашучыларны сәламләп. Аның фикеренчә, XXI гасырда традицион диннәрнең роле тагын да арта. Чыгышында ул Гарвард университеты галиме Сэмюэл Хантингтонның фаразларын китерде. “Ул ислам, иудаизм, проваслав һәм будда цивилизацияләрен киләчәктә хакимлек итәчәк диннәр дип атый. Мин Америка галиме белән килешмим. Минем фикеремчә, дөньяны диннәргә бүлү аларның каршылыгына, хәтта үзара бәхәсләргә китерергә мөмкин”, – диде мөфти һәм Россиядә мондый проблемалар булмавын, барлык диннәрнең дә үзарә дус һәм тату икәнен билгеләп үтте. “Цивилизациянең нигезен тәшкил иткән диннәрнең тату яшәве – Россиянең төп үзенчәлеге булып тора. Мисал өчен, Россия Фәннәр академиясе мәгълүматлары буенча, Россия, Көнбатыш күзаллаулары белән бер яссылыкта була алмаган, үзенчәлекле цивилизация. Күп милләтле һәм күп конфессияле дәүләттә халыклар бердәмлеге – иң кыйммәтесе. Ислам телләр, расалар, конфессияләрнең күплеген объектив чынбарлык буларак карый”, – диде мөфти үзенең чыгышында. Исламда цивилизацияләрне өйрәнү буенча уртак фән юкка гына булдырылмаган, дип аңлата Камил хәзрәт Сәмигуллин. Диния нәзарәте рәисе Россия фәннәр академиясе мәгълүматларын китерде. Аның сүзләренчә, Россиядә яшәүче 58 процент христиан һәм мөселман илне ташлап китү яхшы гамәл түгел дигән фикердә. Шул ук вакытта, христианнарның 87 проценты һәм мөселманнарның 91 проценты кешеләрнең дини хисләрен мәсхәрә итү аклаланырга мөмкин түгел, дип саный. “Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: Россиянең дингә ышана торган вәкилләре – җәмгыятьнең ватанпәрвәр һәм сабыр өлеше. Башка сүз белән әйткәндә, алар дәүләтнең терәге һәм көчле факторы. Россиялеләрнең 30 проценты дини оешмалар кешеләрнең дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча эшләргә тиеш, дип саный. Калган 70 проценты, шул исәптән атеистларны да санап, дини оешмалар иҗтимагый тормышта мөһим, социаль роль уйный һәм дәүләт органнары белән хезмәттәшлек итәргә тиеш дигән фикердә”, – диде Камил хәзрәт. Моны ул Россия дәүләте ислам һәм христиан диннәренең меңәр еллык тарихы булуы белән дә аңлата. “Без бөтен кешелек дөньясы өчен үрнәк була алабыз”, – диде мөфти.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: