Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Без - бер ил, без - бер халык"!

Бу атнада дөньяның барлык почмакларында Халыкара тынычлык һәм татулык көнен билгеләп үтәчәкләр. Казанда бу уңайдан 14-18 сентябрь көннәрендә бер төркем чаралар көтелә. Тынычлык һәм татулык көнен билгеләп үтүгә Казан инде дүртенче тапкыр кушыла.   Терроризм һәм экстремизмга юл куймау, яшьләр арасында киң кулланылышта булган социаль челтәрләр аша әлеге куркыныч идеологияләрнең таралуын чикләү – әлеге бәйрәмнең төп максаты. “Без – бер ил, без – бер халык” форумының асылы да нәкъ менә милләт һәм динара татулыкны алга сөреп, соңгы араларда бөтен дөньяны дер селкеткән террорчылык күренешенә каршы торуга юнәлдерелгән. Бу юлы әлеге чараның төп катнашучылары яшь укытучылар булачак. Тарих һәм җәмгыять белеме мөгаллимнәре төрле мастер-классларда катнашып, алдынгы җәмәгать эшлеклеләре белән аралашып, мәктәпләрендә татулык дәресләре уздыру өчен методик киңәшләр алачак. Алга таба, өйрәнгәннәрен ни рәвешле практикада кулланылуын ачыклау максатында, яшь остазлар арасында махсус бәйге дә оештырырга ниятлиләр. – Без форумга 120ләп кешене чакырырга ниятлибез. Форум нәтиҗәсе буенча, алдагы ярты елда, 5-7 мең яшь татарстанлы терроризм һәм экстремизм күренешләре турында бераз күбрәк белә һәм без яшәгән илдә, республикада тынычлык саклау мөһимлеген яхшырак аңлый башлар, дип өметләнәбез, – дип белдерде «Татарстан Республикасы иҗади яшьләре академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасының проектлар җитәкчесе. Халыкара тынычлык һәм татулык көне кысаларында оештырылган «ОБЪЕКТИВные люди» фотокроссы, «Мы – это мир» квестында катнашу да күпләргә бик мавыктыргыч булыр. Яшьләргә үзләрен күрсәтергә, уйлап тапкан иҗтимагый проектлары белән таныштырырга мөмкинлек биреләчәк. Иң яхшылары, дип табылганнарны алга таба тормышка ашыру перспективасы да күздә тотыла. 17 сентябрь көнне төп бәйрәм чараларын уздыру ниятләнә. Башкалабызның “Мир” кинотеатрында Татарстанның балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә мультфильм күрсәтәчәкләр. Кремль Яр буенда спорт мәйданчыгы җәеләчәк. Брейк-данс бии белгән 18 яшькәчә яшьләрне биредә узачак фестивальдә катнашырга чакыралар. Горький исемендәге ял һәм мәдәният паркында популяр музыкаль төркемнәр һәм студентлар иҗади коллективлары катнашында 4 сәгатьлек концерт программасы гөрлиячәк. Дистәгә якын кызыклы акция дә  оештыру планлаштырыла.  «Дустыма хат», «Мин дөньяны сурәтлим», «Мин Россиядә яшим» кебек акцияләр арасыннан һәркем үзенең күңеленә ятышлысын таба алачак. Конкурслар, бүләкләр, шатлыклы йөзләр күп булачак, килегез!

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев