Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Без бер-беребездән һич ким түгел (Корылтай нинди яклары белән истә калды?)

Үткән шимбәдә милли киемле делегатлар этно­мәдәни үсеш, үзара тату яшәү, җәмгыятьтә үз урыныңны табу мәсьә­ләләре турында гәп куертты. Татарстан халыклары корылтаенда тагын бер әһәмиятле вакыйга булды: ре­зо­лю­­ция­гә Шартнамәне озайту турында пункт кертелде. Корылтай тагын нинди яклары белән истә калды соң? Татарстан халыклары корылтае 1992, 2007 елларда уз­ган иде инде. Әлеге чара үзгәреш чорында республикада милләтара мөнәсә­бәт­ләрне җайга салуга ярдәм итте. Форумның өченчесе дә та­рихи әһәмияткә ия. Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәй­миев әнә шулай диде һәм күп­милләтле хәрәкәт башында торучыларга рәхмәтен җит­керде. Беренче Президент бу форумның тәүгесе кат­лаулы вакытта үтте дип ис­кә алды һәм аңлаулары, яр­дәм итү­ләре өчен Борис Ель­цинга, Владимир Путинга рәхмәтле икәнлеген җиткер­де: – Беренче корылтайдан соң 1994 елда Россия һәм Татарстан арасында вәкаләт­ләр бүлешү турында Шарт­намәгә имза салынды. Икенче корылтайдан соң икенче ки­ле­шү кабул ителде. Шарт­намә­нең республиканың үсе­шенә зур этәргеч көч бирүен исәпкә алып, аның яшәр­гә хакы бар, дип әйтә ала­быз. Шартнамә, дәү­ләт­нең федератив нигезен ныгытучы конституцион нор­ма буларак, үзгәреш­ләрсез озайтыла ала. Әлеге документның әһә­миятен Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров та ассызыклады. Сүз уңаен­нан, ул форумда татарча чыгыш ясаучы бердәнбер кеше булды. Шагыйрь чыгышында Россия Президентына мөрә­җәгать итеп, татарларга һәм татарстанлыларга ышанырга була, дип белдерде. ”Россиянең үзенчәлеге һәм көче – халыкларның та­ту яшәвендә, бердәмле­ген­дә”, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: – Бу милләт, динара һәм диндәге эчке мөнәсәбәтләр кискенләшкән заманда аеруча әһәмиятле, – диде ул. Президент чыгышында дини һәм милли хисләрне сәясиләш­терергә омтылучылар барлыгын да искәртте. Ләкин без дәүләтнең көчле булуын һәм милләтләрнең үсешен телибез, диде ул. Нәкъ менә шуңа Россия Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов Путинның әлеге корылтайга зур әһәмият бирүен билге­ләп үтте. Иң тәэсирле чыгышны Дагстан башлыгы Рамазан Абдулатипов ясады. Аның татарларны бөек халык, Рос­сиянең бизәге, дигән сүзлә­рен алкышлар белән бүлде­рә-бүлдерә тыңладылар: – Россияне татарлар кебек бизәгән халык тагын бармы икән? Гомер бакый илнең интеллектуаль, спорт, мәдә­ни элитасын татарлар тәш­кил итте. Шуңа күрә алар Мәс­кәүгә Кавказ халкына караганда да якынрак булды. Ләкин кавказлылар да бире­шергә җыенмый, – диде ул. Оста оратор хуҗаны мактап, үзен дә күләгәдә калдырмады. Ул, тау халкы белән дош­манлашырга ярамый – алар сине йөз ел эзәрлек­ләя­чәк, дип кисәтте. Шул ук вакытта, кавказлыларны дус ит­сәң, синең өчен ул гомерен бирәчәк, дип тә тынычландырды. Татарлар да шулай итә, чөнки татар сүзенең килеп чыгышын өйрәнсәк, алар да тау халкы булып чыга, диде Дагстан башлыгы. Аның бу сүзләрен шаяру дип кабул итсәләр дә, тарихи вакыйгаларны тирән ихтирам белән искә алуын тын алмыйча тыңладылар. Баксаң, Аб­дулатипов 1994 елда Татарстанга мөстәкыйльлек алырга ярдәм иткән икән. Ул вакытта үзенең парламентта, республика җәмгыятьне реформалаштыру буенча хәтта Россиядән алда бара, дип чыгыш ясаганын һәм шул чыгыштан соң карарга нибары дүрт кеше генә каршы тавыш бирүен искәртте. – Шуннан соң миңа Шәй­миев башлык бүләк итте, ә Мәскәүгә кайтып җиткәч, башыма “менеп төштеләр”. “Мин моны үземнең эшемне күрсәтер өчен сөйләмим, шу­шы вакыйганың әһәмия­тен ассызыклап үтәсем килә. Мин­тимер Шәймиевнең һәм Борис Ельцинның зирәклеге бәрабәренә килешү төзел­де”, – диде ул. Дагстанлы­лар­ның татар халкын якын итүлә­рен башлык гамәлдә дә рас­ла­ды. Ул Минтимер Шәй­ми­е­вкә “Дагстан Республикасы ал­дындагы казанышлары өчен” орден тапшырды. Бүгенге нәтиҗәләргә ире­шү өчен барлык халык белән дә уртак тел табарга, бу эшкә иҗтимагый оешмаларны да, республиканың аб­руйлы шәхесләрен дә җә­леп итәргә халыклар ассамблеясын төзергә кирәк иде, дип нәтиҗә ясады соңыннан Президент Рөстәм Миңнеха­нов: – Корылтай төрле мил­ләт­ләрне бергә туплау һәм аларның фикерен ишетү өчен кирәк иде. Шул чакта гына без алга баруны дәвам итә алачакбыз. Алга китеш зур. Моннан 25-30 ел элек, чит илгә чыккач, бөтен нәр­сәгә шакката идек. Хәзер безне бернәрсә белән дә шаккатырып булмый. Бездә анда булган бар нәрсә дә бар, хәзер үзебезгә тагын да кыюрак бурычлар куябыз. Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Владимир Ва­силь­ев исә дуслыкның әһә­мия­тенә тукталды: – Татарстан дуслык ат­мос­ферасында яши. Бу исә үзенә Россиянең генә түгел, чит илләрнең дә игътибарын җәлеп итә. Корылтайда Сербия студенты да чыгыш ясады. Ул үз ватанына шушы зур йорттагы кебек татулыкның җитмә­гәнен әйтте. Менә шушы мохитне сакларга кирәк безгә.
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев