Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Без барыбыз да милләтебез белән горурланырга тиеш" - Алсу

"Татар булуым белән горурланам. Без барыбыз да милләтебез белән горурланырга тиешбез", – дип белдерде Татарстанның халык артисты, Россия эстрадасы йолдызы Алсу Сафина-Абрамова Казанга Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына килгәч. Алсу съездның пленар утырышында катнашты. "Татарстанны, Казанны яратам, һәрвакыт куанып киләм. Казанның тарихи урыннары, кунакчыл халкы, бөек тарихы бар. Милләттәшләремә иминлек, үсеш, уңышлар телим", – дип белдерде ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә. Мәгълүм булганча, Казанда 2-6 августта Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды үтә. Анда Татарстан, Россия төбәкләре һәм чит илләрдән меңнән артык делегат һәм кунаклар катнаша. Съезд биш елга бер тапкыр оештырыла.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев