Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бәяләр арта, сыйфат түбәнгә тәгәри

Ашаган түгел, тураган белә, дигән мәкальне бераз төрлеләндерсәң, ашаган түгел, җитештерүче белә, дип әйтергә була. Продукциянең сыйфаты көнүзәк мәсьәләләрнең берсенә әверелеп бара. Товарга бәяләр артуын арта, ә менә сыйфаты түбәнгә тәгәри. Начар сыйфатлы ризык, ялган продукциянең иң күбе сөт ризыкларына туры килә. Бу Роспотребнадзор хисапларында күренә.   Федераль хезмәт уздырган тик­шерүләрдән соң 2017 елның 9 аенда 3,9 процент сөт һәм сөт ризыкларының фальсификат продукция икәнлеге ачыкланган. “9 ай эчендә про­дукциянең сыйфатын ачык­лау максатыннан сөт һәм сөт ризыкларына 38 мең проба уздырылды. Аларның 6,6 проценты норматив та­ләп­ләргә туры килмәсә, 3,9 процентының фальсификат ризык булуы ачыкланды”, – диелә хәбәрдә. Роспотребнадзор уздырган тикшерү­ләрдән соң 106 тонна сыйфатсыз сөт һәм сөт ризыгы сатудан алынган, намуссыз җи­тештерүчеләр, гомумән алганда, 65 миллион сум штрафка тартылган. Кызганычка, товарларга бәяләр кимеми. Казан ки­бет­ләрендәге бәяләрне карадык һәм аларның җәйге белән көзге хакларын чагыштырдык. Мәсәлән, тавык ботлары килограммы җәй көне 143 сум 55 тиен торса, көзгә ул 159 сум 50 тиенгә әйләнде. “Злато” үсемлек мае июль-ав­густта 100 сум 50 тиен торса, хәзер ул – 121 сум 62 тиен. Ши­кәр комы көзгә таба арзанайды бераз. Җәй аның килограммы 49 сум 8 тиен булса, хәзер – 32-35 сум тирәсе. Йомырка белән дә шул ук хәл. Июнь аенда йомырканың дистәсе 40 сум торса, июльдә – 51-52 сум, августта – 48-49 сум, ә сен­тябрьдә аның бәясе 46-47 сум булды. “Казан” ик­мәгенең бәясе үзгәреш­сез калды, ул – 26 сум 4 тиен.  
Ватаным Татарстан
Фото: Яндекс

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев