Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бетмибез" дигән фикер сеңәргә тиеш һәркемгә" - Факил Сафин

Соңгы вакытта җаваплы иптәшләр безнең аңга “Яшибез!” дигән фикерне түгел, “Бетәбез!” дигәнен сеңдерә башладылар. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышында шулай дип чыгыш ясады. “Язучылар берлегенең эшенә карата фикер-тәкъдимнәр кертсәк, “Менә, башка төбәкләрдә, бездәге сыман, Язучылар берлеге юк, әле безне дә бетереп куярлар. Булганына шөкер итегез”, - дигәнне еш ишетәбез. Китап чыгару турында сүз кузгатсаң, “Тагын бер-ике елдан финанслау бетәчәк, үзегез акча юллап китап чыгарырсыз”, - диләр. Инде колаклар күнегеп бара – татар бетә, матбугат бетә, тел бетә, Татарстан бетә, бетә, бетә... “Бетмибез” дигән фикер сеңәргә тиеш һәркемгә”, - диде ул. “Татарстан – язучыларның тыйнак мәнфәнатьләрен кайгыртырлык күп төрле мөмкинлекләргә ия республика, дип ышанып әйтәм”, - диде Факил Сафин.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев