Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Берничә телне белү – конкурентлы өстенлек"

Берничә телне белү – көндәшлектә өстенлек. Бу хакта кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында белдерде. Рөстәм Миңнеханов өзлексез белем бирүнең нәтиҗәле чылбырын төзү әһәмиятенә, бүген әле аның камиллектән ерак булуына басым ясады. “Мәгариф аша дөнья үзгәрә”, - дип ул мәктәпкәчә белем учреждениеләрендә үк тел әзерлегенә игътибар бирелергә тиешлеген әйтте. “Берничә телне белү – конкурентлы өстенлек”, - диде Президент. Бу сүзләрне алкышлар белән хупладылар. Президент мәктәпләрдә белем бирү дәрәҗәсенә игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклады. Аның әйтүенчә, бу хезмәткәрләрнең нинди көч куеп эшләвендә түгел, ә чыгарылыш укучысына ихтыяҗда, аның белгеч буларак уңышлы булуында чагылыш табарга тиеш. Р.Миңнеханов мәгариф системасының сыйфатлы үзгәрешләр нигезендә педагогның профессионализмы, аның заманча таләпләргә җавап бирергә омтылышы ятарга тиеш дип саный. Президент Мәгариф һәм фән министрлыгына укытучыларның квалификациясен күтәрү формаларын камилләштерергә йөкләмә бирде. Муниципаль берәмлек башлыкларына мәктәпләрдә белем бирү сыйфаты күзәтелеп барырга тиешлеген әйтте һәм моның ничек башкарылганы ата-аналарга аңлаешлы булырга тиешлеген ассызыклады.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев