Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Берничә милләт халкы дус яшәгән Әлмәт җирлегендә "Милләтләр фестивале" узган

Әлеге фестиваль икенче ел рәттән узды, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы. Район мәгариф идарәсе Татарстан халыклары ассамблеясы белән берлектә милләтләр бәйрәме оештырды. Быелгы фестивальдә 25 мәктәп катнашырга теләк белдергән. Этникара һәм милләтара мөнәсәбәтләр мәдәниятен үстерү, укучылар арасында толерантлык булдыруны максат итеп куйган чара узган ел 4нче мәктәптә 10 команданың ачык төсләргә бай чыгышлары белән истә калган иде. Һәр мәктәп төрле милләт мәдәниятен һәм гореф-гадәтен яктыртты. Бу аш-су, халыкларның үзенчәлеген ача торган ризыклардан башлап, әле күпләргә таныш булмаган традицияләрне дә үз эченә алды. Көне буена сузылган тамашалы чыгышлардан соң әлеге фестивальгә ныклы әзерлек күрсәткән командалар да билгеле булды. Җиңүче һәм җиңелүчеләрне барлау төп максат түгел билгеле, алай да һәр командага дипломнар тапшырылды. 11нче, 7нче һәм Түбән Мактаманың 2нче урта мәктәпләре алдынгы урыннарга чыгып, шәһәрнең бер көнкүреш техникасы кибете сертификатларына ия булдылар. Милләтләр фестиваленең төп бизәге - күчеп йөрүче кубок быел 11нче мәктәпкә бирелде, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев