Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

«Бермәнчек бакчасы» керәшен православие мәдәнияте фестивале

10 сентябрьдә Свияжск тарихи-мәдәни тыюлыгында «Бермәнчек бакчасы» I Республика керәшеннәр православие мәдәнияте фестивале узачак.

«Бермәнчек бакчасы» I Республика керәшеннәр православие мәдәнияте фестивален Татарстан Мәдәният министрлыгы, республика иҗтимагый керәшеннәр оешмасы ярдәмендә «Бермәнчек» Татарстан керәшеннәр фольклор ансамбле үткәрә.

Фестивальнең төп максаты − балалар һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүдә катнашу, аларны музыка-шигъри кыйммәткә, дини һәм этник сәнгатькә, декоратив-ясалма иҗатка, шулай ук Татарстан Республикасы керәшеннәрнең чиркәү, шигърият, тел традицияләрен саклауга һәм үстерүгә җәлеп итү.

Фестиваль программасына үзешчән сәнгать ансамбльләре, православие темасына шигырьләр-җырлар конкурсы, кул эшләре күргәзмәсе кертелгән.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев