Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә татар теленнән диктанкт яздылар

Татар телен популярлаштыру, хатасыз язу, әдәби телне кулланучылар даирәсен киңәйтү максатыннан “Татарча диктант” акциясе оештырылды. Читтә торучы татарлар өчен мондый чарага җыелу туган як белән очрашу шикелле тоелды. Россия Федерациясе эчендә татарча диктантны Санкт-Петербургтан алып Алтайга кадәр язсалар, чарага катнашкан тугыз ил арасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дә бар иде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Әмирлекләрнең Шарҗә шәһәрендә Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәреннән өзек язылды. Диктант текстын Исмәгыйль Шәңгәрәев укыды. Ул - җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр, 11 бала атасы, татарларның “олы әтисе”, мондагы милләттәшләребез казанын кайнатучы кеше. Гаиләсе белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә ун ел элек күченеп килгәч, беренче эш итеп, Шарҗә шәһәрендә “Казан” дигән ресторан ача. Диктант оештыру урыны да нәкъ шунда иде. "Гарәп Әмирлекләренең берләшүенә быел 46 ел тула. Илдә рәсми яшәүчеләр саны 10 млн тирәсе, татарлар саны бүгенге көндә якынча 500 ләп кеше. Ил чагыштырмача яшь булу сәбәпле, аларны Гарәп Әмирлекләренең җирле кешесе дип әйтеп булмый. Барыбыз да Татарстан, Башкортстан, Пермь, Оренбург, Екатеринбург, Чиләбе якларыннан күченеп килгән кешеләр", - ди Ленария Мөслим. Диктантта барлыгы 30 кеше катнашты. Иң яшь диктант язучы Казаннан Гарәп Әмирлекләренә ял итәргә килгән Гисматуллиннар гаиләсеннән 4 яшьлек Ислам булган. “Без гаиләбез белән ял итәргә килдек. Киң масшатблы "Татарча диктант" акциясе уздырылу турында Казанда ишеткән идем, барырга да ниятләп йөри идем, менә ялыбыз шушы датага туры килде. Гарәп җирлегендә “Казан” рестораны - бик гаҗәеп күренеш. Эченә керсәк, татарча диктант язып утыралар. Әлбәттә, битараф кала алмыйча, язарга булдык!” – дип аңлатып китте Венера Гисматуллина. Исегезгә төшерик, "Татарча диктант" 25 ноябрьдә берьюлы 9 илдә, Россиянең 20 төбәгендә уздырылды.    
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев