Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Илебезнең халыклар берлеге булуын телим" - Максим Шевченко

Урта гасырлар тарихы – үткән тарих, аның вакыйгаларын бүгенге заманга, 20 нче, 21 нче гасырларга күчереп кую кирәкми. Угра елгасындагы сугыш Мәскәү дәүләтен бердәмлеккә китергән, Алтын Урдага бәйле булып яшәүдән коткарган вакыйга.
Россиянең танылган сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко үзенең автор колонкасында “1480 нче елда Угра елгасында Бөек торуның җиңү белән тәмамлану көне” Калуга өлкәсендә рәсми бәйрәм буларак раслануына карата үз фикерләре белән уртаклаша. Урта гасырлар тарихы бүгенге көнгә – 20-нче, 21 нче гасырга күчереп куела алмый. Угра елгасында тору – феодаль сугыш була. Мәскәү кенәзе Иван III Алтын Урда ханы Әхмәтнең вассалы буларак, үз сюзеренына каршы сугыш игълан итә, һәм бу сугышта җиңеп чыга. Бу сугыштан соң Мәскәү дәүләте Алтын Урдага бәйле булып яшәүдән котыла. Мин барлык татар активистларына әйтә алам: татарлар Угра елгасының ике ягында да булган. Иван гаскәрендә татарлар бик күп була. Бу милләтләр арасындагы яки татарлар белән руслар арасындагы сугыш түгел. Әхмәт хан гаскәрендә дә мөгаен татарлар гына түгел, ялланып сугышучы Европа хәрбиләре, Кавказ кешеләре дә булгандыр. Шуңа да мин бүгенге көндә кайберәүләрнең күңелен бимазалап торган курку-өркү тойгыларын тарихи вакыйгаларга күчереп куюны бөтенләй дөрес түгел дип саныйм. Уграда тору, һичшиксез, бердәм һәм көчле рус дәүләте яралуга китерде, бу рус дәүләте тарихи процесста җиңеп чыгып, бүгенге хәленәчә килеп җитте, һәм Татарстан хәзер нәкъ менә шушы дәүләтнең бер өлеше булып тора. Без һич тә бу вакыйгалар белән көрәшергә тиеш түгел, аларда бернинди дә татарофобия юк. Проблема анда түгел. Эш бездә тарихны бер төрле, бердәм, килешеп кабул ителгән аңлату булмауда. Бездә бит төшерелгән кинофильмнарда да татарлар һәм төрки халыклар рус халкының дошманы итеп күрсәтелә, шушы темага китаплар языла. Бездә феодаль Урта гасырлар тарихы шул дәвер контекстында гына карала ала дигән пропаганда рәсми рәвештә алып барылмый. Чыннан да, ул вакыйгаларны һич тә бүгенге көн мөнәсәбәтләре контекстында карарга ярамый. Бу шулай ук Куликово орышына да кагыла. Анысында Мәскәү кенәзе Дмитрий Донской, Туктамыш хан үтенече буенча, Мамай ханның гаскәрен тар-мар итә. Бу объектив тарихи процесс була. Мамай - Алтын Урда тәхетенә хакы булмаган килеш, Чынгыз нәселеннән булган Туктамышка каршы чыга. Ә Дмитрий Иван улы Донской, Туктамышның феодаль өстенлеген танып, Алтын Урдада хакимлек итәргә хокукы булган ханга ярдәм итә, дөреслек урнаштыра.

Аруна” нәшрияты чыгарган “Туктамыш хан” китабы тышлыгыннан рәсем

Монда хәтта “феодаллык” дигән сүзне куллану да бик үк дөрес түгел, чөнки Алтын Урдада Европа төрендәге феодализм булмый. Бездә патша үзенә буйсынган эре феодалларга феодлар (җир биләмәләре – ТИ) бирми. Җир феодалның үзенеке. Мәсәлән, Мәскәү кенәзенең кенәзлеккә килүе Алтын Урда ханы аңа җир бүләк иткәнгә түгел. Чынгызханнан ук килгән гадәт буенча, Мәскәү кенәзе Алтын Урда ханынының үз өстеннән баш булуын таныган да, ханнан кенәзлек итәргә, сәяси гамәлләр башкарырга рөхсәт бирүче ярлык алган. Ә җир – Мәскәү кенәзлеге биләмәләре – Алтын Урда ханыныкы булмаган. Шуңа да без тарихка һәм аның төрлечә аңлатмаларына бик анык һәм төгәл мөнәсәбәттә булырга тиеш. Монда минем татар активистларын, һәм русларныкын да, кисәтәсем килә – тарихны һич кенә дә бүгенге сәяси дулкынлануларның бер өлешенә әверелдерергә ярамый. Ә инде нәкъ менә Угра елгасы буенда торуга килсәк, Иван III гаскәрендә катнашкан татарлар бердәм һәм куәтле, күпмилләтле рус дәүләте барлыкка килүгә ярдәм иткән.

Иван III, “Патша титулярнигыннан” портрет (XVII гасыр)

Килешәм, дәүләт тышкы дошманнарын җиңүне бәйрәм итcә яхшырак. Ләкин Уграда тору - Россия тарихында үтә дә әһәмиятле вакыйга. Без бит французларны аларның корольләре Бургундия герцогын җиңгән көнне бәйрәм иткәннәре өчен гаепләмибез. Андый әйбер дә булырга мөмкин, Франция тарихында андый вакыйгалар булган, алар аны билгеләп үтми генә. Бу бары тик ил тарихын, аның тарихи процессларын тамырдан борып җибәргән бик әһәмиятле тарихи вакыйга. Һәм моның бер начарлыгы да юк.
Ә Угра елгасында торуда, сүз уңаеннан әйткәндә, сугыш та булмаган. Искә төшереп китим, Әхмәт хан үзе борылып киткән, бернинди сугыш-орыш та булмаган, анда ниндидер “татарларны тар-мар итү” юк. Җитмәсә, татарлар ике гаскәрдә дә булган. Әле билгесез – бәлки Иван III сугышчылары арасында аларның саны Әхмәт хан гаскәрендәгегә караганда да күбрәк булгандыр.

Уграда тору. 1480 ел. Лицевой елъязмалары җыелмасыннан миниатюра

Шуңа күрә, минем фикеремчә, аерым бер төбәк өчен әһәмиятле вакыйгаларны рәсми билгеләп үтү – бу субъектларның үз карамагында, аларның моны хәл итәргә хокуклары бар.
Казанның алынуы, Казан ханлыгының бәйсезлеген югалтуы да татар халкы өчен, һичшиксез, халык тарихында бер билге булырлык зур вакыйга дип саныйм. Минемчә, бу кайгылы көнне Татарстанда гына түгел, гомумән бар җирдә дә билгеләп үтәргә ярар иде. Казан ханлыгы Мәскәү белән сугышта җиңелә, чөнки ул Кырым белән, ногайлар белән килешүгә килә алмый. Ул хаталы сәясәт алып бара, шуңа җиңелә дә. Бу татарларның руслардан җиңелүе түгел, ә Казанның Мәскәүдән җиңелүе була.
Уналтынчы гасырның шул вакыйгаларыннан нәтиҗә чыгару дөресрәк булыр. Казанның бирелүе сәбәбе – Кырым ханнары династиясе Гәрәйләрнең үзаллы сәясәт алып баруында. Алар, чынлыкта, Казанны ярдәменнән мәхрүм итә. Ногайлар, чынлыкта, Иван IV ягына чыга. Казан ханлыгы ялгыз кала – элек аның яклы булганнар Мәскәү кенәзлеге ягына күчә. Явыз Иван гаскәрендә татарлар һәм гомумән мөселманнар бихисап була. Чөнки сәясәттә бөтенесе белән талашып бетеп, берүзең калырга ярамый. Иван IV Казан ханлыгының ул вакыттагы сәяси җитәкчелегенә караганда сәясәт ягыннан да, хәрби һәм икътисадый яктан да өстенрәк булып чыга. Ул күренекле сәясәтче була. Франциядә Людовик XI дә шундый – Бургундия герцогы Карл VII белән көрәштә ул швейцариялеләргә акча түләп, чынлыкта Бургундияне сугышта ота. Шуннан соң бердәм Франция барлыкка килә. Мин үзебезнең Урта Гасыр вакыйгаларына да нәкъ менә Людовик XI нең Карл VII белән көрәшенә караган кебек карыйм. Шуңа күрә монда бернинди дә фаҗига күрмим. Бу безнең бердәм дәүләтебезнең сәяси тарихындагы иң әһәмиятле вакыйга.
Ә инде бердәм илнең киләчәктә нинди буласы – икенче эш. Мин аның Калуга дәүләте һәм татар дәүләтенә бүлгәләнүен һич тә теләмим.
Мин, үз илен-ватанын тугрылык белән яратучы кеше буларак, моның шулай булуын бер дә теләмим. Мин илебезнең халыклар берлеге булуын телим – Калуга өлкәсе халкы белән Татарстан халкы, башка төбәкләр халкы. Әйе, һәр халыкның үз тарихы, тарихны үзенчә күзаллавы бар. Тик беркемне дә тезгә сугып сындырырга кирәкми – Татарстан халкын да, Калуга халкын да.
Бу хәлләрнең нечкәлекләренә төшенеп тормастан, бу нисбәттән тавыш куптарганнар белән һич тә килешмим. Калуга өлкәсенә Уграга килеп, катнашсалар да бер дә начар булмас иде.
Англиядә Алсу һәм Ак гөлчәчәк сугышы бар. Мөгаен, әле хәзер дә Ланкастерларга яки Йоркларга теләктәшлек итүчеләр бардыр. Тик алар бит бу сугышны гәүдәләндергән биниһая зур инсталляцияләр ясыйлар. Ә бит бу сугыш Англия өчен коточкыч фаҗига булган, ул берничә дистә ел дәвам иткән. Тик алар бүгенге заманда яши һәм тарихи үпкәләрне үткәннән сөйрәп чыгарып, өстерәп бармыйлар. Киресенчә, костюмнар киеп, сугыш вакыйгаларын торгызган күренешләр куялар. Җитмәсә, Уграда торуны күрсәтерлек җирлек тә юк – ахыр чиктә Әхмәт хан елганы кичеп чыгып, Иван III гә һөҗүм итәргә базмый. Чын орыш булмый кала.
Кыйнаштан соң йодрыклар белән селтәнмиләр, бу очракта бигрәк тә – монда бит чынлыкта сугыш та булмый.

Автор: Максим ШЕВЧЕНКО
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев