Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Беренче сыйныфка кабул итү турындагы гаризалар бирү срогы озайтылырга мөмкин

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче сыйныфка кабул итү турындагы гаризалар бирү срогын озайтырга планлаштыра. Шул хактагы закон проекты норматив хокукый актлар проектлар федераль порталында урнаштырылган дип хәбәр итә "ТАСС".

Документ буенча беркетелгән территориядә яшәүче балалар өчен беренче сыйныфка гаризалар 1 февральдән 24 апрельгә кадәр кабул ителәчәк. Беркетелгән территориядә балалары яшәми торган гражданнардан гаризалар кабул итү срогы да үзгәрәчәк. Буш урыннар булган очракта гаризалар 25 апрельдән 5 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк.

"Гражданнар мөрәҗәгате мониторингы һәм Россия субъектларында хокукый практика мониторингы гомумбелем бирү оешмаларына гражданнарны кабул итү процедурасын камилләштерү максаты белән боерыкка үзгәрешләр кертергә кирәклеген күрсәтте", - диелгән документка аңлатмада.

Хәзер Мәгариф һәм фән министрлыгы закон проекты буенча фикер алышу бара, ул 28 сентябрьдә төгәлләнәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев