Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Беренче луноход пилоты Вячаслав Довгань Яшел Үзән шәһәре укучылары белән очрашты

Россиядә “луноход” белән өч кенә кеше идарә итү хокукына ия. Вячеслав Довгань аларның берсе. Бу көннәрдә ул Яшел Үзәндә 3 гимназия һәм Васильев кадет интернат-мәктәп укучылары белән очрашты. Бу хакта "Зеленодольская правда" газетасы сайтында хәбәр урнаштырылган.

79 яшьлек генерал-майор үзе белән һәрвакыт видеофильмнар, кызыклы презентацияләр алып килә. Укучылар космосны үзләштерү тарихы турында бик кызыксынып тыңлай, сораулар бирә.

“Яшел Үзәндә мин беренче тапкыр 1976 елда булдым. Ул вакытта мин академик Н.И.Бурденко исемендәге госпитальдә медицина техникасы буенча баш инженер булып эшли идем. Эш буенча Васильев пыяла заводына кердем. Анда искиткеч кешеләр, үз һөнәренең  остлары хезмәт итә иде. Эшләнмәләре югары сыйфатлы иде. Алар безгә утка чыдамлы пыяладан чәйнек тә бүләк иткәннәр иде. Бүген мин яшьлек елларыма кайттым. Җитештерү цехларында булып, үзем өчен күп кенә яңалык ачтым”, - дип башлады Вячеслав Довгань сүзен.

Космосны үзләштерү тарихы турында хәзер генерал-майор ачыктан-ачык сөйли ала. Ә берничә дистә еллар элек космонавтларның исемнәре дә сер иде. Совет космонавтикасы казанышлары репортажларында «Луноход-1» экипажы турында “нәфис зәңгәр костюмнарда җыйнак егетләр” дип кенә атала, исемнәр әйтелми иде. Башлыча Вячеслав Довгань нинди миссиягә әзерләнүен дә белмәдем, дип искә төшерә.

“45 кешене сайлап алдылар, шул исәптән без Симферопольдән 8 кеше идек. Барыбызга да командировкага барасыз дип хәбәр иттеләр. Махсус медкомисссияне һәм төрле тестларны узганнан соң, бары тик 14 кеше калды. Безне Мәскәүдә Команда-исәпләү системалары пункт үзәге җитәкчелеге белән таныштырып, команда туплауның максатларын аңлаттылар. Бу транспорт чарасы белән дистанцион идарә итү булган икән. Луноход турында сүз бармады. Транспорт йөртүче булырга 7 кеше теләк белдерде. Алар арасында мин дә бар идем”, -дип искә төшерә космонавт.

Довгань луноход белән читтән торып идарә иткән. Чынлыкта экипаж җирдә калган. Лунаход йөртүче, һәр адымын алдан исәпләп 400 мең км ераклыктагы техникага сигналлар җибәреп торган. Сурәте 20 секундка соңарып килгәнгә, хаталы адым бөтен операцияне бозарга мөмкин булган. Яңгырлар диңгезендә (Море дождей) тукталып, “Луноход-1” не11 ай дәвамында йөрткәннәр. Аппарат ярдәме белән башкарылган уникаль эшләрне (ай туфрагын алу) беркем дә кабатлый алмаган. Беренче космик “электромобиль” белән идарә итү дәвамында Вячеслав Георгиевич Довгань айда 10 чакрымнан артык юл узып, айның 25 мең фотографиясен ясаган.

Халыкара астрономия берлеге карары нигезендә, айдагы бер кратер аның исемен йөртә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев