Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Беренче булып урып-җыюны тәмамлаган районнан Президентка күмәч!

Әтнә муниципаль районы бөртекле культуралар уңышын тулысынча җыеп алды.
Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә. Әлеге куанычлы вакыйга белән бәйле рәвештә, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов Рөстәм Миңнехановка быелгы ашлык оныннан пешерелгән икмәк тапшырды.Татарстан Хөкүмәте йортында узган традицион республикакүләм киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю эшләре башланганнан бирле республика кырларында 1160 мең гектарда яки 78 процент мәйдандагы ашлык суктырылган дип белдерде. Бөртеклеләрнең тулаем күләме исә 3260 мең тонна тәшкил итә. Беренче булып урып-җыю кампаниясен төгәлләгән әтнәлеләрдән соң Саба, Азнакай, Чистай, Алексеевск муниципаль районнары да финишка якынлаша. Чыганак: Интертат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев