Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бердәмлек" иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире, танылган татар журналисты Рәфгать Әһлиуллин вафат

76нчы яшендә безнең арабыздан Самара өлкәсе татарларының“Бердәмлек” иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире, танылган татар журналисты Рәфгать Әһлиуллин бакыйлыкка күчте. Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин 1943 елның 7 сентябрендә Самара өлкәсе Камышлы районының Дәүләткол авылнда туа. Ул үз тормышын авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләргә уйлаган булса да, күңелендә журналистикага булган мәхәббәт киләчәктә әлеге һөнәрне гомерлек юлдашы итә. Сиксәненче еллар ахырында Самара өлкәсендәге “Туган тел” татар җәмгыяте оеша башлагач та Рәфгать Әһлиуллин аның башлап йөрүчеләр сафында була. Ә инде 1990 елда татар газетасын ачу бәхетенә ирешкәч, “Бердәмлек”нең бүгенге көнгә кадәр алыштыргысыз баш мөхәррире булып хезмәт итә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели.
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев