Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бердәм сайлау көнендә оештырылган концертны 150 мең кеше тамаша кылган

Казан Эчке эшләр идарәсе мәгълүматлары буенча, Kazan Arena стадионында бердәм сайлау көнендә 150 мең кеше булган. Бу хакта "эшлекле дүшәмбе"дә Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин җиткерде.

“Казан Эчке эшләр идарәсе мәгълүматлары буенча, Kazan Arena стадионында көн дәвамында шәһәр халкы, сайлаучылардан 150 мең кеше булган. Биредә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Концерт программасы төгәлләнеп килгәндә коеп яңгыр яуганда да  мәйдан тулы иде. Премьер-министр, Президент Администрациясе җитәкчесе белән без дә бәйрәмдә булдык, кешеләр зонтлар астында концерт карады, китүче булмады», – дип билгеләп үтте Метшин.

Исегезгә төшерәбез: 18 сентябрь көнне Россия Дәүләт Думасына бердәм депутатлар сайлау көнендә барлык сайлаучылар өчен дә Kazan Arena стадионында Сергей Лазарев һәм Игорь Николаев катнашында зур концерт оештырылган иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев