Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бердәм Россия"нең күп тавыш җыюы – Путинга мөнәсәбәтнең чагылышы" - Наил Мөхәрәмов

Россия Үзәк сайлау комиссиясе 99 процент бюллетеньнәрне эшкәрткәннән соң РФ Дәүләт Думасына сайлауда “Бердәм Россия”нең 54,17% тавыш җыюын игълан итте. КПРФ - 13,37 процент, ЛДПР - 13,18 процент, “Гадел Россия” (Справедливая Россия) - 6,21 процент.

2011 елгы сайлауда “Бердәм Россия” 49,32 процент, КПРФ – 19,19 процент, “Гадел Россия” – 13,24 процент, ЛДПР – 11,67 процент тавыш җыйган иде.

Сәясәтчеләр Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләренә карата фикерләрен "Татар-информ" агентлыгы журналисты белән уртаклаштылар.

Профессор, Сәяси фәннәр докторы, Казан Дәүләт энергетика университетының социология, политология һәм хокук кафедрасы мөдире Наил Мөхәрәмов:

Сайлауга кадәр белгечләр икътисади кыенлыклар, тормышның катлаулы булуыннан чыгып “Бердәм Россия” 40 процент тирәсе җыярга тиеш дигәннәр иде. Чынлыкта ул күбрәк тавыш җыйды. Бер мандатлы округларда барысын да җыеп алган дияргә була – 225 округтан 203е ул бик күп дигән сүз. Бу нәтиҗә көтелмәгән булып чыкты.

КПРФның нәтиҗәләре кимүен дә сәясәтчеләр алдан фаразлый алмады.

Минемчә, “Бердәм Россия”нең күп тавыш җыюы – Путинга мөнәсәбәтнең чагылышы. Беренче чиратта бу Путинга тавыш бирү, шәхсән аңа ышаныч белдерү.

“Бердәм Россия”нең элек тә позицияләре нык иде, әмма Думада конституцион күпчелек юк иде. Элекке сайлауда җәмгыятьтә сәяси каршылык бар иде. Аннан соң Украинадагы мәгълүм вакыйгалар булды, башкалары, халык сәяси тотрыклылыкны, Путинны яклап тавыш бирде. Партияләргә түгел, Путинга тавыш бирде.

Татарстанда Путин дәрәҗәсенә безнең Президент Миңнехановның дәрәҗәсе кушылып көчәя. Исемлектә беренче урында Миңнеханов, халык аңа башка партия вәкилләренә караганда күбрәк ышана. Аннары “Бердәм Россия” башкаларга караганда активрак кампания алып барды. Алар оешканрак, тәҗрибәлерәк. “Татарстан командасы” дигән сүзләр халыкның күңеленә хуш килде.

Мине иң гаҗәпләндергәне – Думага үтмәгән партияләр арасында иң күп тавышны “Коммунисты России” җыйды. “Яблоко”, “Пенсионерлар” арасында, ун партия арасында иң күбе “Коммунисты России”. Мин моны һич көтмәгән идем. Алар шулкадәр тавыш җыяр дип уйламаган идем.

Сәяси фәннәр докторы, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин:

Бу сайлауның көтелмәгән нәтиҗәләре булды дип әйтеп булмый. Һәрвакыттагыча 4 партия үз урынын алды. Беркадәр үзгәреш дип ЛДПР белән КПРФ аермасы күп булмавын гына әйтеп була. Либераль партияләр биш процентлы барьерны үтә алмавы да көтелгән хәл – монда алар беркемне дә гаепли алмыйлар, үзләре генә гаепле. Россиядә аларның йогынтылары юк дәрәҗәсендә түбән.

КПРФның электоратын “Коммунисты России” җыя. Татарстанда бу партия өченче урында бара. КПРФ сайлаучыларының кимүен аларның күпчелегенең өлкән яшьтәгеләр булуы белән дә аңлатып була. Алар совет чорында яшәгән һәм шул системаны дөрес дип уйлаучылар. Әлбәттә, алар кими бара, шуңа күрә коммунистик идеологияне аңлаучылар да кими. КПРФның үзенең дә гаебе бар – аларның идеологиясе социаль-демократик идеологиягә якын килә. КПРФ ачык итеп коммунистлар шушы позициядә дип әйтә алмый. Алар идеологияләрен үзгәртәләр һәм бу электоратны киметә. Аларны сайлаучылар алга таба кимер дип уйлыйм.

Татарстан Россиядән принципиаль аерыла, бездә ике партия генә үтте. ЛДПР һәм “Гадел Россия” узмавы көтелмәгән дип әйтеп булмый. ЛДПР Татарстанга, ислам диненә тискәре мөнәсәбәтләрен әйтеп килә, ә “Гадел Россия” Татарстанда үз йөзен күрсәтә алмады.

Бездә катнашучылар алдан көтелгәнчә күп, Россиядә алдан көтелгәнчә аз.

Дума сәяси портреты үзгәрми, шуңа да нинди дә булса үзгәрешләр булыр дип әйтеп булмый.

Тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов:

Сайлауга ясаган күзәтүдән чыгып, аңа тотылган акчаның бик аз булуын әйтеп була. Былтыргы Президент сайлавына караганда быелгы сайлауга тотылган акча күбрәк булырга тиеш иде, чынлыкта исә Дума сайлавына былтыргы кадәр күләмдә генә акча тотылды. Моннан чыгып, “Бердәм Россия” ниндидер кискен конкуренция көтмәгән дип әйтергә була. Россиядә халыкның сайлауга аз килүен, кешеләрнең сайлауга, Думага ышанычы түбән белән аңлатырга була.

Кызганыч, “уң” партияләрдән хәтта бер мандатлы округлардан да беркем узмады. Әмма моны көтелгән хәл дип әйтеп була. Тормыш авырланганда кешеләр өчен социаль проблемаларны хәл итәчәкләрен пропагандалаган сул партияләр җиңә. ЛДПР да быел “сул” пропаганда алып барды. Бүгенге хакимиятне тәнкыйтьләүгә караганда кешеләргә пенсия, торак-коммуналь хуҗалык проблемаларын хәл итүне вәгъдә бирү күбрәк тәэсир итә.

Татарстанга килгәндә, бездә сайлаучылар гадәттәгечә күп. Моны партия башында Рөстәм Миңнеханов булуы белән аңлатып була. Сайлаучылар бүгенге җитәкчелек өчен тавыш бирде.

Татарстаннан Думага узган кешеләрнең лоббистлык тәҗрибәсе зур Бу партия исемлегендәге дә, бер мандатлы округлардан сайланган депутатларга да карый. Бюджет дефицит булганда, аларның федераль үзәктән максатлаштырылган программаларга акча җәлеп итү бурычлары бермә бер арта.

Татарстандагы салымнарның 73,5 проценты федераль үзәккә китә. Россиядәге законнарны үзгәртү, регионнарда җыелган салымның күбрәк өлешен урында калдыру кебек масштаблы бурычларны алар хәл итә алмаслар дип уйлыйм. Аларның бу эшне хәл итәргә тәҗрибәләре булмаудан түгел – гадел булмаган финанс-бюджет системасы хакында хәтта сөйләшү дә тыелган темага әйләнде дияргә була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев