Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бердәм Россия" Дәүләт Думасына кандидатлар исемлеген Рөстәм Миңнеханов җитәкләүгә аңлатма бирде

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре бүген "Партия лигасы" дискуссия клубының чираттагы утырышын үткәрде. Чарада Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" партиясе исемлеге башында ТР Президентын күрсәтүгә дә аңлатма бирделәр. "Социологик сораштырулар күрсәткәнчә, бүген сайлаулар булса, Татарстанда "Бердәм Россия" җиңәр иде. Съезд исемлеккә беренче итеп Рөстәм Миңнехановны кертергә карар иткәч, без шунда ук дәртләнеп киттек", - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. "Узган ел без ТР Президенты өчен тавыш бирдек. Сайлау нәтиҗәләре халыкның төбәк җитәкчелегенең нәтиҗәле сәясәтен уңай бәяләвен күрсәтте. Хәзер Дәүләт Думасына баручылар Татарстан мәнфәгатьләрен якларга тиешле кешеләр, бу безнең җитәкчеләр командасы, Татарстан командасы. Монда бернинди начар әйбер дә юк. Алар нәкъ менә Татарстан командасында булырга, илгә, республикага файда китерерлек кешеләр булырга тиеш", - диде "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев