Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бердәм булыйк, безнең көчебез бердәмлектә" - Рөстәм Миңнеханов

Кичә  «Алабуга» махсус икътисади зонасында уздырылган татар эшмәкәрләре җыенында Татарстан Президенты тел мәсьәләсен күтәрде. «Мин татар телен саклауның мөһимлеге турында әйтми кала алмыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов утырышта чыгыш ясаучылар арасында татар телендә сөйләүне авырсынып, русча сөйләүчеләр дә булуына кызганычын белдереп. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган XII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында Татарстаннан, Россиянең 37 төбәгеннән, 13 илдән 200 делегат катнашты. «Татар телен без сакламасак, өйдә, гаиләдә сөйләшмәсәк, кем саклар? Татарларның 30 проценты республикадан читтә яши, анда алар беркемгә дә кирәкми. Әгәр без, татарлар, телне үзебез сакламасак, бетәчәкбез. Бердәм булыйк, безнең көчебез бердәмлектә», - диде Рөстәм Миңнеханов. Үрнәк мисал итеп ул утырышта катнашкан Кытай татары, яшь эшмәкәр Әхмәтҗан Галиевне китерде. «Нишләп ул Татарстаннан ерак яшәп тә татар телен яхшырак белә? Кытайда татарлар телне саклый, ә без сакламыйбыз. Дөрес сөйләшмим дип кыенсынсаң да, татарча сөйләшергә кирәк. Бу оят түгел. Ун тапкыр хаталы әйтерсең, унберенчесендә дөрес итеп сөйләшерсең. Бу миңа да кагыла, барыгызга да кагыла», - диде Татарстан Президенты. Рөстәм Миңнеханов ана телен саклау өчен татарларга өйдә сөйләшергә, интернет мөмкинлекләрен файдаланырга һәм мәчетләрдә татар телен өйрәтүгә зур игътибар бирергә кирәк, дип киңәш итте. Алга таба татар теле дәреслекләрен камилләштерү өстендә эш алып барылачагын да искәртте. «Хәзерге дәреслекләр бик катлаулы. Аларны уңайлы һәм кызыклы итеп төзү таләп ителә», - диде Рөстәм Миңнеханов. «Бүген татар теле нигә кирәк, дигән сүзләр ишетелгәли. Тел белү - байлык, ул тормышта да, эштә дә кирәк. Татар телен белгән кеше бөтен төрки халыклар белән тәрҗемәчесез аралаша ала. Минем үземә дә татар теле башка төрки халыклар белән аралашырга ярдәм итә», - диде Рөстәм Миңнеханов.  
Лилия Гаделшина, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев