Татарстан язучылар берлегендә әдәби тәнкыйть секциясе утырышында яшь шагыйрәләр иҗаты турында фикерләштеләр. Бу очрашуда “Яшь язучылар берлеге” төзү идеясе дә яңгырады һәм... шуннан бәхәс чыкты. "Татар-информ" корреспонденты секция утырышын күзәтте.
Очрашу башланыр алдыннан Татарстан язучылар берлеге бинасының “түгәрәк өстәл”ләр уза торган зур гына бүлмәсендә биш кыз утыра иде. Аларны күргәч, бүлмәгә ялгышып кердем дип торам, соңыннан исә “Әллүки” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халисә Ширмәнне күргәч аңлап алдым – монда “Әллүкичеләр” җыелган икән. Сынау үтергә килгән кызлар да таныш – Ләйлә Хәбибуллина, Гелүсә Шиһапова һәм Гүзәл Закирова. Алар инде үз укучыларын да табырга өлгерде, төрле шигъри конкурсларда да бик теләп катнашалар, мактаулы урыннарны да һәрдаим алып тора. Шулвакытта минем башка бер сорау туды: “егетләр кайда соң?”. Рүзәл Мөхәммәтшин, Булат Ибраһимов, Алмаз Мансуровлардан соң әдәбияткә килүче егетләр бөтенләй юк мәллә ул? Хәер, без бит монда Ләйлә, Гелүсә һәм Гүзәлнең иҗатын тәнкыйтьләргә җыелдык, шуңа егетләр бу гүзәл затлар янында бер читтә торып торсын әле.


“Сезгә ите – безгә сөяге”
Татарстан язучылар берлеге вәкилләре кызларның иҗатына карата булган фикерләрен әйтер алдыннан сүз Халисә Ширмәнгә бирелде. Остаз, элекке вакытларда шәкертләрне мәдрәсәгә биргән кебек, укучыларын “Сезгә ите – безгә сөяге” дип, тәнкыйтьчеләр кулына тапшырды. Яшь шагыйрәләргә ул: - Алга таба үсү өчен сезгә фикер ишетү кирәк, шуңа күрә һәрбер сүзгә колак салып утырыгыз. “Миңа бу кирәкми, минем үземнеке”, дигән сүзләр булмасын иде. Кызлар иҗатта тоткарланып калсыннар, алга таба да китапларын чыгарсыннар, иҗатларын дәвам итсеннәр иде, - диде.
Өч шагыйрә дә иҗатка нәкъ менә “Әллүки” түгәрәгендә кереп киткән. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында эшләп килүче бу түгәрәккә 10-15 студент йөри. Алар төрле шәхесләр белән очраша, иҗатларына булган фикерләре белән уртаклаша, тәҗрибә туплый.Фикер алышуга күчкәнче, яшь язучылар тәнкыйтьчеләрне үзләре һәм иҗатлары белән таныштырып китте. Кызлар үзләренең каушаулары, куркулары барлыгын, әмма тәҗрибәле тәнкыйтьчеләрнең үткен сүзләренә әзер булуларын белдерде. Бу вакытта кызларның кулларында, тавышларында калтырану, ә күзләрендә очкын сизелде.
"КФУда егетләр җитми, шуңа сездә назга, сөюгә тансыккан күңел халәте"
Беренче тәнкыйть сүзен әйтү мөмкинчелеген үзенә шушы тәнкыйть остаханәсен алып баручы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов алды. Ул кызлар белән КФУда укытканнан бирле таныш инде.
"Мәхәббәт ялыктырды, төрлелек кирәк"
"Габдулла Тукай премиясе лауреаты яшь язучыларга яңадан-яңа образлар эзләргә киңәш итте”, - диде Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла. - Кызларның өчесендә дә “стихия” бар. Сезнең иҗатта мәхәббәт темасы урын алуы да табигый, чөнки әле сез тормыш тәҗрибәләре, тетрәнүләр кичермәгән. Сезнең мәхәббәт кичерешләрегезне дә, эчке монологларыгызны да аңлыйм, әмма күңел азрак төрлелекне таләп итә. Алайса син укыйсың: үлчәмнәр дә үзгәрә, әмма һәрвакыт бер әсәрне укыган кебек. Шигырьгә тормышчан үзенчәлекле детальләр кертеп җибәрәсең икән, укучы аны эләктереп ала. Бер үк әйбер ялыктыра, шуңа сюжетлы әсәрләрне дә күрәсе килә.
"Үземдә Йолдыз Миңнуллина белән охшашлыкны сизмим"
Яшь шагыйрә Гүзәл Закирова "Татар-информ" хәбәрчесенә хис-кичерешләрен сөйләде.
"Мин, “Яшь язучылар берлеге” оештыруга юл куймыйм!"
Утырышта “Идел” яшьләр журналы баш редакторы Радик Сабиров “Яшь язучылар берлеге” булдыру идеясе белән чыкты: - Бу идея күптән булгандыр инде - "Идел"гә килгәннән бирле бераз шашып йөрим. “Яшь язучылар берлеге” дигән формаль гына булса да оешма кирәк һәм аны “Идел” журналы астында җыя башларга мөмкин. Бездә “Иделем Акчарлагы”, “Әллүки”, “Калеб” кебек клублар бар, әмма алар ничектер бергә тупланмаган, җыелмаган. “Идел”гә әсәрләрен яшьләр бирми, без аларны сорап алабыз. Олы буын элеккеге гадәт белән, яшьләр журналы булса да, әсәрләрен бирә. Ул “Вконтакте” да гына калу гадәтеме, куркумы, гонорар юк дип уйлаумы - анысын аңлата алмыйм”, - диде Радик Сабиров.

Яшь шагыйрәләр иҗаты
Гөлүсә Шиһапова *** Тәрәзәгә чиртә яңгыр тырнагы, Эреп төшәргә тора пыяла. Күңелгә яңгыр түгел, җил кагыйлмый. Төн төсенә киемем буялган. Ә сез – диңгез, дәрья чәе. Зәңгәр кием киемгә бәйләнгән. Ирек көймәсендә бәйрәм гөрли, Тик качасым килә бәйрәмнән. Кояш учагы төшеп сүнде, Алсулатып кара диңгезне. Минем сорау дулкынга бәрелә: “Йөрәгем, җаным сезгә тигезме?” Тәрәзәгә чиртә төн бармагы, “Син кая юл тоттың?” дисез дә... Каршы алыгыз! Мин китәргә әзер... Мин китәргә әзер Диңгезгә... Ләйлә Хәбибуллина *** Агылалар шаулы урамнардан тимер атлар, төсле утлар, читләр, ятлар. Һәр көн үткән киң юлларны күптән ятлап, вак-вак атлап, я йөгереп, мең егылып, күтәрелеп, җилкәләргә мең бәрелеп, я эләгеп карашларга, әллә нинди тарафларда адашкалап, барам. Нидер күзләп. Чит карашлар арасыннан бердәнберен, бер синекен эзләп. Барам. Син калдырган эздән. Туң карларны ера-ера тездән. Язам тиздән я шигырьләр, я акылдан (!). Ә ахырдан... Төнге күккә якты яккан тәрәзәләр, төне буе дивар каккан ут күршеләр... Һәм кешеләр, чит кешеләр, ят кешеләр агылалар. Гүзәл Закирова *** Чиксез куркам сиңа күз тиюдән, Фани дөнья – ерткыч, күзе – каты. Мин бит күрдем: синең яктылыкта Дөнья сүзе куркып сүнеп калды. Мин бит беләм: бар кешелек җырын Тынлык белән тигезләсәк, кызык өчен Һәм нибары синең Сүзне кабатласак, Шигырь,бәгърем, елар иде, тоеп көчен. Ул, мөгаен, шашар иде ахыр чиктә, Аңлап сиңа лаек түгеллеген. Инде күрәм: елмаюлы китеп бара, Кулларына кысып тоткан үлемтеген. Синең сүзне дога урынына Мин генәме икән ятлап йөрткән? Аңа ияреп мин дә китәм, ахры, Арындырып җанны артык йөктән. Шулай дөрестер дә: сиңа багышлавым, Илаһлыкны пычратуым сыман. Урам, күңел тутырып котыра буран, Күпкә өстен көчне тоеп сынам. Һәм сыналам... Үзем һаман куркам: Дөньялыкның күзе тимәсен дип. Бу фанилык – шулкадәрле шартлы. Син – хак! Сөйлә тик син, Сөйлә Тик Син....jpg)





