Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бер телдә" дип исемләнгән иҗади бәйге игълан ителде

"Яшьләр институты" Автоном коммерцияле булмаган оешма Россия Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә бүлеп биргән грантыннан файдаланып, яшьләр арасында "Бер телдә" дигән иҗади конкурс (видео-, фото- һәм графика) үткәрә. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Конкурсның максаты – яшьләр көндәлек тормышта очраша торган конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге проблемаларны ачыклау, җәмәгатьчелек игътибарын дини һәм милләтара низагларга җәлеп итү, диелгән әлеге хәбәрдә. Конкурс биш номинациядә үткәрелә. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үз эшләрен 15 мартка кадәр youth.inst.rt@gmail.com электрон почтасына җибәрә ала. Тулырак мәгълүматны http//vk.com/youth_inst сылтамасы буенча кереп белергә мөмкин. 15-30 март көннәрендә конкурсның жюри әгъзалары иң яхшы эшләрне сайлап алачак. Ә иң яхшы эш авторлары апрель аенда бүләкләнәчәк.
Тата-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев