Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бер сәгатькә әбиләр" проекты

Якын арада Уфада яңа хезмәт барлыкка киләчәк. Өченче буын халык университеты эшләүче һәм мәшгуль ата-аналар өчен ихтыяҗ булган "Бер сәгатькә әбиләр" проектын тәкъдим итә. Пенсионерлар баланы мәктәптән алырга, ашатырга һәм өй эше эшләргә ярдәм итәчәк. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

"Бүгенгә 20 кеше укулар уза. Дәресләр барлык юнәлешләр буенча - балалар психологиясеннән алып юридик белемгә кадәр оештырылган. Без укучылар тормышы өчен җаваплылыкны үз өстебезгә алабыз, безнең укучылар арасында нигездә укытучылар һәм медицина хезмәткәрләре. Алар барлык өлкәдә дә белемле булырга тиеш", - дип билгеләп үтте "Башкортстан Республикасы Өченче буын халык университеты" Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Рафик Хәйдәров. - "Бер сәгатькә әбиләр" саны ихтыяҗга карап арттырылачак.

Мәктәптән балаларны алгач, пенсионерлар аларны Халык университетына алып киләчәк. Биредә төшке аш, ял итү һәм өй эшен хәзерләү өчен махсус бүлмәләр каралган. Халык университеты әгъзалары түгәрәкләр алып барырга да ниятли. Шулай ук балаларны өйләренә дә кайтара алалар.

Оештыручылар бу проектка җитди карый. Ике як арасында ата-аналар курыкмыйча балаларын өлкән яшьтәге хатын-кызларга тапшырулары турында килешү төзеләчәк.

Рафик Хәйдаров сүзләренчә, пенсионерларга хезмәт хакы хезмәт, эшчәнлек төренә һәм күпме көч куюларына карап түләнәчәк. Ул якынча көнгә 200-300 сум, ә аена 7-8 мең чамасы тәшкил итәр дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев