Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бер китабым да басылып чыкмаган килеш, рәсми рәвештә язучы булып куйдым" - Равил Сабыр

«Беркайчан да берни дә сорамагыз! Беркайчан да һәм берни дә, һәм бигрәк тә үзегездән көчлерәкләрдән. Үзләре барысын да китереп бирерләр!» Булгаковның «Мастер и Маргарита» романында иблис туеннан соң Воланд Маргаритага шулай ди. Минем рәсми төстә язучы итеп танылуым, ягъни Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы итеп сайлануым – бөек язучының бу сүзләре хак булуына тагын бер дәлил.
2007 елның декабрендә Татарстан Язучылар берлегенең ул чактагы рәисе Илфак Ибраһимов шылтыратты: – Сәлам, Равил! – Исәнмесез. – Карале, синең шушы араларда Казанга киләсең юкмы? – Алай бик ашыгыч эшләр юк югын, тик бер урап кайтсаң да комачауламас иде. – Алай булгач, килеп чык әле син, Равил! Сөйләшәсе сүз бар иде. – Нәрсә турында? – Килгәч, килгәч! Көтәм, яме? Казанда Илфак әфәнде керү белән турыга ярып салды. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Вахит Имамов башка эшкә күчәргә исәпләп йөри икән.– Исемлекне алып, бөтен булган әгъзаларны тикшереп чыктык. Әйдә, син алын әле бу эшкә, – ди рәис. – Риза булсаң, бүгеннән Язучылар союзына алу эшен башлыйбыз. Бүген как раз драматургия секциясе утырышы була. Каршы килмәсәң, синең иҗатыңны тикшерәчәкләр. – Кемнәр була соң анда? – дим, аптырап. Санап китте бу. Араларында пьесаларымны укыган кешеләр булуы шикле. Әйттем шигемне. – Юк өчен борчылма, алар синең иҗатны белә, – диде Илфак әфәнде. Кердем секция утырышына. Данил Салихов «Хәят»не караган булып чыкты: – Егетләр, безнең татар драматургиясенә бик үзенчәлекле, беркемне дә кабатламый торган, үз стиле, үз алымнары белән эш итә торган бик талантлы каләм иясе килә. Мин моны шатланып әйтәм. Аның «Хәят»е – татар халкының иң күркәм, иң матур якларын бүгенге тамашачыга бик шәп итеп күрсәтә торган спектакль. Рәдиф Сәгъди «Земфирәкәй, сылуым, аппагым»ны күргән икән. Тик ул нишләптер пьеса турында түгел, спектакльне куйган режиссер турында сөйләде. Хәбир Ибраһимов драматик әсәрләремне укымаганы һәм күрмәгәне турында «честно признался». Ләкин ул «Бисәпит» хикәясе турында сөйләде. (Карале, малай, «Идел»дә басылганына 15 ел үткән, ә ул әле хәтерли!) Ләбиб Лерон башка хикәяләр турында җылы сүзләр әйтте, Вакыйф Нуриев «Татарстан яшьләре»ндә басылган журналистик язмалар турындагы фикерен яңгыратты. Драматургия секциясе җитәкчесе Мансур Гыйләҗев ни мәкаләләрне, ни хикәяләрне, ни пьесаларны укымаган, спектакльне күрмәгән бердәнбер кеше иде. Ул, гомумән, утырышка Равил Сабырҗан дигән кешенең шигырьләр җыентыгын тотып килгән иде. Тик ул да әйтер сүз тапты: – Егетләр, әгәр кеше үзе язган пьеса белән профессиональ режиссерны кызыксындырып аны сәхнәләштерүгә ирешкән икән, димәк, ул драматург инде. Монда башка сүз әйтеп торуның кирәге дә юк. Кыскасы, бертавыштан мине Язучылар союзына әгъза итеп алырга тәкъдим итәргә, дип «карар кылдылар». Хуш. Өч-дүрт рекомендация кирәк булачак, диделәр. Берсен үзем язармын, диде шундук Вахит Имамов. Аның тәкъдимнамәсендә мондый юллар да бар иде. «Равил Сабыр үзенең тәүге әсәрләре белән республика газеталарында һәм журналларында моннан ун ел чамасы элек үк күренә башлаган иде. Әдәбият сөючеләр аның аеруча «Гасыр романы» дип тамгаланган эксперимент язмада биш авторның берсе булып катнашуына игътибар итте. Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лероннар катнашкан ул язма чын роман булудан шактый ерак торса да, япь-яшь егетләрнең әдәбият мәйданын яңа алымнар белән сынап караулары, яңа жанр юнәлешендә эзләнүләре барыбер дә кызык, тынгысызлык һәм әдәби талант чагылышы иде». Күптәнге дусларым Ркаил Зәйдулла белән Ләбиб Лерон да рекомендация яздылар. Өч рекомендация җитә дисәләр дә, мин Туфан абый Миңнуллинга да мөрәҗәгать итәргә булдым. Бик сирәк бирә ул рекомендацияләрне, диделәр. Миңа тагын да кызыграк булып китте. Миңа бирер микән? Монда шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, Туфан абый миңа аталарча бик җылы мөнәсәбәттә иде. Кайчан шылтыратсам да (гадәттә мин аңа журналист вазифаларын үтәп шылтырата торган идем), сорауларыма бик тәфсилләп җавап бирә иде. Дүрт пьесамны укып чыкты, үз фикерләрен, киңәшләрен әйтте. «Абага алмасы ачы була» пьесасын мин аның киңәше белән яңадан эшләдем. Туфан абыйның номерын җыеп, гозеремне әйттем. Озак кына дәшми торды да бу: «Ярар инде, драматург та булгач, язып бирми булмас. Тик үпкәләмәссең инде, бездән дә шәбрәк яза дип рекомендация бирә алмыйм», – диде. Болай дип язган: «Равил Сабыр атлы язучының Татарстан Язучылар берлегенә әгъза булып керәсе килә икән. Килә икән, керсен, дип әйтү ягында мин. Инде аның шактый гына хикәяләре матбугатта чыккан. Әмма мин аны драматург буларак тәкъдим итәм. Билгеле, аның пьесалары театрларда яңа куела башлады. Бер пьесасы («Хәят») Чаллы драма театрында куелды. Әйтүләренә караганда, зур уңыш белән бара. Мин аның өч-дүрт әсәрен (пьесалар) укыдым. Жанрның серләрен белә. Алла боерса, драматург чыгачак. Тик күп сүзлелектән дәваланырга кирәк. Уңышлар телим». Идарә утырышын 25 гыйнварга, ягъни миңа 34 яшь туларга ике көн алдарак билгеләделәр. Бардык Казанга. Идарә утырышы башланыр алдыннан дус-ишләр белән хәл-әхвәлләр, дөнья яңалыклары турында гәпләшеп алдык. Берзаман Марсель Гали килеп чыкты да, ияген югары күтәреп миңа дикъкать белән карап торганнан соң: «Син болай да биек малай, билеңне алай туры тотма, сыгылмалырак бул. Никадәр генә биек булсаң да, мондагы кайбер кешеләрдән өстәрәк булып булмый», – дип куйды. Утырыш башланды. Бераздан мине дә чакырып керттеләр. Вакыйф Нуриев автобиографиямне һәм Ләбиб Лерон язган рекомендацияне укып чыкты. Аннан соң сүзне Туфан абый алды: – Мин Равилгә рекомендацияне аванс беләнрәк бирдем инде. Ләкин бу Равил Язучылар союзына кабул итәргә лаексыз дигән сүз түгел. Аңарда драматург өчен иң кирәкле сыйфат бар: ул драматик ситуацияне кора белә. Миңа «Яңа татар пьесасы» конкурсына килгән берничә пьесаны укып чыгарга биргәннәр иде. Араларында театрның ишеге кайсы якка ачылганын да белмәгән кешеләр, пьеса яздым, дип җибәргәннәр. Равилнең пьесасын чаллылар куйды инде, әйтүләренә караганда, уңыш белән бара, тагын ике пьесасын куярга алганнар. Алла боерса, алары да куелыр. Мин Равил әле без исән чакта шәп-шәп әсәрләр язып, аларны театрларыбыз куеп, безне сөендерерләр дип ышанам. Аңарда бер генә кимчелек бар, ул барлык яшь драматургларга да хас – бик күп сүз яза! – Туфан абый, – дип сүзгә кушылды Ркаил. – Менә Чеховның «Три сестры» пьесасы куелып ятканда, аның янына шул спектакльдә Андрей Прозоровны уйнаган артист килә. Анда аның хатыны турында бер битлек озын монологы була. Антон Палыч, ди артист, бу хәтле сүзне сәхнәдән сөйләп бетереп булмый бит инде, әзрәк кыскартып булмыймы аны? Чехов, уйлап карармын, дип кайтып китә. Икенче көнне бер бит кәгазь күтәреп килә дә бу, артистка суза. Тегесе күз салса, озын монологтан бер генә җөмлә калган ди: «Жена есть жена». (Чынлыкта исә Чехов пьесасында бу репликадан соң тагын дүрт-биш җөмлә бар әле.) – Чеховны мин аны гомумән драматургка санамыйм! – дип кызып китте Туфан абый. – Ул үзе дә бит башкаларны драматургка санамаган, – дип кыстырды Марсель Галиев. Ркаил, гадәтенчә, мыек астыннан гына елмаеп, ишетелер-ишетелмәс кенә мыңгырданып: – Бөтен дөньяның исе китә бит, шуңа гына әйтүем, – дип урынына утырды. Ә Вахит Имамов торып басты: – Менә Туфан абый бик күп сүз яза, диде. Ә без күптән түгел «Мәйдан» журналының Чаллы язучылар оешмасы юбилеена багышланган санын чыгарган идек, шунда Равил үзенең бер хикәясен тәкъдим итте. Укып чыктым: бер сүзен генә түгел, хәтта өтерен дә кыскартып та, өстәп тә булмый инде менә! – Алайса, була инде! – диде Туфан абый. – Моны хәзер бертавыштан кабул итәләр, – дип Камил Кәримов күршесендә утырган Вакыйф Нуриевка фаразын әйтте. Аннары яшерен тавыш бирү булды, шундук нәтиҗәләр белән таныштырдылар: «18 бюллетень таратылды, 18 кеше тавыш бирде, 18е дә «за». Илфак Ибраһимов мине Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителүем белән тәбрик итте. Мин рәхмәт әйтеп чыгып киттем. Шулай итеп, бер китабым да басылып чыкмаган килеш, рәсми рәвештә язучы булып куйдым. Беркемнән сорамыйча, беркемгә ялынмыйча. Ә иң кызыгы шунда: бераздан Чаллы язучылар оешмасының чираттагы отчет-сайлау җыелышы булды һәм анда җитәкче итеп... кабаттан Вахит Имамов сайланды.
Равил Сабыр, Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев