Татар матбугаты
Бер кашык дегет...
Республика матбугат басмаларында әледән-әле Казанда һәм башка шәһәрләрдә урам исемнәре, төрле министрлыкларның һәм оешмаларның татарча дөрес язылмавы турында язмалар, фоторәсемнәр урнаштырыла. Бу дөрес тә. Татар теле – дәүләт теле икән, татар телендә һәр җөмлә һәрчак, һәркайда дөрес язылырга тиеш. Урам исемнәре – бер хәл, яратып каралучы “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесе аша бөтен дөньяга, татар телен бозып, гарип җөмләләр таралуын ничек аңларга?
Мин монда “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесенең “Сиңа миннән сәлам” тапшыруын күздә тотам. Гаделлек өчен шуны әйтергә кирәк: бу – бик уңышлы тапшыру. Әлеге тапшыру аша телевизор караучылар үзләренең туганнарын, якыннарын төрле юбилейлар белән котлый, җыр сорый. Редакциягә килгән хатларны укуга әдәбият-сәнгать әһелләрен, сәясәтчеләрне, мәгариф тармагы хезмәткәрләрен җәлеп итү дә тапшыруның абруен күтәрә. Чөнки алар хатлар гына укып калмыйлар, үзләренең эш-планнары белән дә таныштыралар, борчыган мәсьәләләрне күтәрәләр.Ләкин шушы матур тапшыруга бер кашык дегет салына, дип исәплим. Мин монда тапшыру вакытында телевизор экраннарында язылган бары тик рус хәрефләреннән генә төзелгән татарча гарип җөмләләрне күз алдымда тотам. Кешеләр үзләренең якыннарын саф татар телендә котларга тели, ә ул аларга еш кына мәгънәсе бозылып, ямьсез сүзләр буларак барып җитә. Бу тапшыруда “һәм“ сүзе “хам” йә “хэм”гә әйләнә. “Җан“ сүзе урынына “жан“ пәйда була. Бу тапшыруда телебезне бозып язылган җөмләләрне бик күп китерергә мөмкин. Шуларның кайберләренә тукталмый мөмкин түгел.
“Гаила бэхэте телим“, “туган кэнен белэн тэбриклим“, “ана салам җибэрэм“... “Күңелдән“ сүзе “кунелдэн“, “яшәүче“ сүзе “яшэуче“, “шәһәр“ сүзе “шэхэр“, “бәйрәм“ сүзе “бэйрэм“, “түбән“ сүзе “тубэн“, “тәбрик“ сүзе “табрик“ йә булмаса “тэбрик“кә әйләнә дә куя. Бер тапшыруда экранда “этине котлыйм“ дигән сүзләр пәйда булды. Аңламассың, әллә этен, әллә әтисен котлый. Телебезгә болай да һөҗүм барган чорда бөтен дөнья татарларына телевидение аша татар телендә шундый гарип җөмләләр җибәрелә. Без еш кына, туган телебезне саклауда Мәскәү комачаулый, дибез. Бу очракта Мәскәүне һич гаепләп булмый ич! Телевизор караучыларның котлау җөмләләрен саф татар телендә экранда пәйда булуына ничек ирешергә соң? Мин монда чыннан на кайбер техник кыенлыклар бардыр дип уйлыйм. Чөнки котлау сүзләре кәрәзле телефон аша җибәрелә, ә анда татар хәрефләре юк. Ничек җибәрелгән – шулай экранга да чыга. Ләкин бүгенге техника заманында ул гарип җөмләләрне төзәтеп, саф татар телендә чыгарырга мөмкиндер дип беләм. Һич югында телевизор караучыларның гарип җөмләләрдән торган котлауларын алып баручы матур итеп саф татарча укып бирә ала. Иң мөһиме – телебезне мәсхәрәләүче җөмләләрне телевидение экраныннан алып ташларга кирәк.
Алдарак, котлауларның саф татар телендә язылуы өчен кайбер техник кыенлыкларны җиңәргә кирәк, дигән фикер җиткергән идем. Шушы урында моннан 40 еллар чамасы элек “Социалистик Татарстан” газетасында “Тик алты хәреф” дигән мәкалә бастыруым искә төште. Ул елларда һәр колхоз-совхоз үзәгендә стена газеталары чыгып килә иде. Алар колхоз идарәсе һәм партия оешмасы органы саналды. Анда хуҗалыкның уңышлары, алда торган бурычлар турында язылды, алдынгы игенчеләр, терлекчеләр макталды, ялкаулар, тәртип бозучылар тәнкыйть ителде. “Социалистик Татарстан” газетасы журналисты буларак, мин командировкалар вакытында әлеге стена газеталарын бик теләп укыйм, кайчак үземә кирәкле фактлар да ала идем. Ләкин текстлар рус шрифтлы машинкаларда басылганлыктан, анда да, югарыда күрсәтеп кителгәнчә, татар сүзләре бозылып языла иде. Мин бу хакта бер колхозның партия оешмасы секретарена да әйттем.
– Бу хәл үзебезне дә борчый. Нишлисең, татар хәрефле машинкалар юк бит, – диде. Казанга кайткач, бу проблеманы җентекләп өйрәндем. Татар телендә чыгучы бөтен газета, журналлар редакцияләре, шул исәптән район һәм шәһәр газеталары редакцияләре, радио һәм телевидение дә рус шрифтлы машинкалар сатып ала иде. Аннары халыкка көнкүреш хезмәте мастерскоенда аларга татар шрифтлары куела. Шуны да әйтим: татар шрифтлары, Уфадагы заводта эшләнеп, Казанга кайтарылды. Димәк, теләк булганда машинкаларны татарча язарга “өйрәтеп” була бит! “Социалистик Татарстан”да басылган мәкаләм шул турыда иде, анда мин стена газеталарында телебезнең бозылуы, хуҗалыклардагы машинкаларга татар хәрефләре куярга кирәклеген күтәреп чыктым. Әлеге мәкалә басылган көнне иртәнге сәгать уннарда баш редактор Шәмси ага Хамматов чакырып алды. Алдында – газетаның яңа саны.
– Утыр, иптәш Әһлиуллин. Хәзер генә синең мәкаләң турында Верховный Совет Президиумы председателе Батыев шалтыратты, – диде.
Йөрәк жу итеп китте. Салих ага Батыевның газетаны укып баруы, кайбер төгәлсезлекләр булса, баш редакторга шалтыратуы яхшы мәгълүм иде.
– Нәрсә, берәр хата киткәнме?
Шәмси ага елмаеп куйды.
– Киресенчә, ошаткан, проблеманы дөрес күтәрәсез, – диде. Һәм җитәкче киләчәктә машинкаларга татар хәрефләре куйдыру белән Верховный Совет Президиумы Аппараты шөгыльләнәчәген хәбәр иткән.Соңыннан шунысы билгеле булды: Салих ага Батыев кушуы буенча, иң элек һәр районда ничә машинка булуы ачыкланган, аннары халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгына кирәкле күләмдә татар хәрефләре кайтарырга кушылган. Озакламый хуҗалыклардагы стена газеталары да саф татар җөмләләре белән чыга башлады.Шулай итеп, татар теле дәүләт теле булмаган чорда да республика җитәкчелеге телебезнең сафлыгы турында кайгыртты.
17 августта телевидениенең “Таяну ноктасы” тапшыруы туган телебезне саклау һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. Әдәбият-сәнгать әһелләре, журналистлар, сәясәтчеләр телебезне саклау проблемаларын күтәрделәр, бәхәсләштеләр. Сүз дә юк, бик кирәкле тапшыру. Бу тапшыруны искә алуның сәбәбе шунда: алып баручы Венера Иванова әлеге тапшыруны: “Һәркайда дөрес язарга, дөрес сөйләргә өйрәнсәк иде”, – дигән теләк белән төгәлләде. Амин! Шулай була күрсен!
P.S. Язма авторы М.А.Әһлиуллин 1992 елда Татарстанның Яңа Конституция проектын әзерләү комиссиясе әгъзасы иде.
Мөнир Әһлиуллин, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев