Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бер гасыр гомер...

Татарстанның Апас районы Чүрибураш авылында яшәүче Фәһимә әби Баһаветдинова бер гасыр гомер кичереп, 103нче яше белән бара.
Соңгы биш елда йөзьяшәр әбиләр белән көн саен очрашмасам да, шактый күрешергә туры килде. Дөрес, аларның инде күбесе урын өстендә ята, кайберләре өй тирәсендә хәрәкәтләнсә дә, хәтере булмаудан зарлана. Апас районының Чүрибураш авылында яшәүче Фәһимә әби Баһаветдинованың хәтеренә шаккатмалы! Туган көнен генә түгел, тормыш юлында булган вакыйгаларын да хәтерли ул. Алай гына да түгел, 15 онык, 20 оныкчыгының да исемнәрен шартлатып әйтә.

“Әти үлгән көнне туган бала мин”

-         1905 елның 23 июнендә туганмын. Шул көнне әтинең сугыштан үлем хәбәре килгән. Әни гел әйтә иде, мин чоланда елый-елый бәби табып ятам, ишегалдында әтиеңнең үлем хәбәре килгән хатын укыйлар. Шул хатны укыган Гайшәбикә тавышы колагымда гомерем буе чыңлап торды дип үлгәнче сөйли иде. Әтине авылдашыбыз Сафиулла абый җирләп калдырган. Ул сугыштан исән кайтты. Мине күргән саен кочаклап алып елый иде,  - дип хәтер йомгагын сүтә башлады йөзьяшәр әби. Миннән алданрак туган абыйлар яшьли вафат булган. Әнигә мин бер юаныч инде. Элек бит гаиләгә килгән киленне кире җибәрү гадәте булмаган, әнигә әтинең энесен өйләндерделәр. Габделһади исемле энем туды. Әмма ул сугышта концлагерьгә төшеп, качып кайтканда, 5 чакрым озынлыктагы елганы йөзеп чыгып салкын тидерә. Авылга кайтып, өч кенә ай яшәде, вафат булды.

“Яратышып кавыштык”

Фатыйма әбинең балачагы да, яшьлеге дә авыр елларга туры килә. Әмма ничек кенә булмасын, гомеренең иң тәмле чагы дип ул бала үстергән вакытларын атады. Парлы тормыш ни дисәң дә, парлы тормыш шул. - Безнең заманда егетләрне пирчәткә урынына алыштыру гадәте юк иде бит. Миңневәли белән яратышып кавыштык. Башка егетләрне якын да китермәде яныма, чат ябышты. Өй салалар иде. “Өйнең соңгы идән тактасын җәюгә өйләнәм сиңа”, - диде. Матур гомер иттек. 7 балага тормыш бирдек. Кызганыч, 3 балам дөньяда юк инде, - дип елап алды әбекәй.

“Яхшы укыдым, әни каршы төште”

Алда әйткәнемчә, әбинең хәтеренә күзләр тимәсен. Тормыш дисбесендәге бер генә вакыйганы да күз уңыннан ычкындырмады ул. -         6 яшемнән укырга кердем. Иптәшләрем миннән зурлар иде. Тәтә (әтисенең әнисе) мулла бабайга сабакка алырга алып керде. “Яшь бит әле, Гөлҗамал абыстай” дип каршы да төшеп караган иде мулла. Әмма мин шулай укып киттем. Ул заманнарда дин аксыды бит. Аннары инде җәдитчә укуга күчтек. Башлангыч сыйныфларны яхшы билгеләренә тәмамладым. Урта мәктәп Буада иде ул заманда. Әни укытмады. Дус кызымның әтисе: “Үзем йөртәм, барсыннар”, - дип, әнине үгетләргә дә килгән иде. “Җибәрмим, аннары укый-укый китә ул, авылда калмый. Мин бер баласыз да калыйммыни?” - диде.

“Алты яшемнән токмач бастым”

Йөз яшьлек әбекәй балачакларын аерым бер сагыну белән искә алды. -         8 яшемдә камыр куя башладым, 6 яшемдә токмач бастым, - ди ул. - Күрше кызлары белән уйнарга чыгабыз, алар миннән 3-4 яшькә олырак. Уен арасында ничек итеп токмач басканнарын сөйлиләр. Шулай бервакыт аларны тыңлагач, миндә уен кайгысы калмады. Йөгереп кайттым да: “Тәтә, токмач басам!” дидем. “Кызым, баса алмассың, көчең җитмәс”, - дип каршы төшмәкче була. Күрше кызларыннан гарьләндем бит, он чиләген чак күтәреп алып кердем. Миңнеҗиһан да баса, Миңнекамал, Мәрьямбану да токмач кискән, әнә. Мин алардан калышырга тиешмени? Шулай итеп беренче тапкыр токмач бастым. Әни белән энем үләннән кайтышка, тәтә аларны: “Фәһимә токмач басты”, - дип каршы алды. Әйтерсең әллә ни зур эш эшләгән. Безнең өйдә бәйрәм булды ул. Токмач бәйрәме. Аны мактый-мактый ашадылар. Шул көннән ашарга пешерү минем төп вазыйфам булып калды.

“90 яшенә кадәр аш-су әзерләү әни өстендә булды”

Әйтеп үткәнемчә, Фәһимә әби 7 бала тәрбияләп үстергән. Әбекәй төп йорттакилене Миләүшә ханым тәрбиясендә яши. -         1976 елда килен булып төштем, - ди ул. -  Мин килгәндә әни 60 яшьтә генә әле. Йортта аның каенанасы да исән иде. Ул 98 яшендә генә вафат булды.  Шулай итеп, ике каенана белән яшәп киттек. 20 ел Апаска йөреп эшләдем. Әни ярдәме булмаса, мин алай йөри аламмы? Балалар да, өй дә аның өстендә булды. Кайсын бакчага, кайсын мәктәпкә озатты. Бик тату яшәдек. 12 ел элек, 50 яшендә ирем үлеп китте. Шулвакытта да: “Елама, кызым, сабыр бул”, дип юатып, көч бирде миңа. Ул үзе бик сабыр кеше. Әни 90 яшенә кадәр аш-су әзерләп торды. Кайтуымны тәрәзәдән карап тора иде. “Төнлә мунчага үзең генә кермә” дип, минем белән иптәшкә дә бара иде хәтта. Гомер юлын үтәндә, савыт-саба шалтырамый тормагандыр, әмма без аны зурга җибәрмәдек. Әни бик акыллы хатын булды. Хәзер бер-беребезгә иптәш булып, Аллаһы Тәгалә биргән гомерне яшәп ятабыз, - ди ул.

“Әтиегезгә әйтәм”, дигән сүз – иң көчле чыбыркы булды”

Әбекәйнең төпчек кызы район үзәгендә көн күрсә дә, ике арага тузан кундырмый икән. Әнисе турындагы хатирәләре белән ул да уртаклашты. - Әни авылда иң акыллы хатыннардан саналды. Әтиебез дә бик акыллы булды. Без гомер буе әтидән куркып яшәдек. Әмма  олыгаеп беткәч кенә аңладык, әтинең усаллыгы түгел, әнинең тактикасы көчле булган икән. “Әтиегезгә әйтәм” , - дигән сүздән дә зур чыбыркы юк иде безнең өчен. Хәтеремә бер вакыйга бик тә уелып калган. Мәктәпкә, чыгарылыш кичәсенә, савыт-сабалар алып бардым. Гөнаһ шомлыгы, алып кайтканда ваттым бит шуларны. И, әнидән эләкте инде. Әти яныма килде дә: “Нигә елыйсың?” - ди. Шулай-шулай дип сөйләп бирдем. “Ник аның янында әрләвен көтеп басып тордың соң?” – ди әти. Ә бит без гел әти әрли дип куркып тора идек. Әти 90 яшендә дөнья куйды. Соңгы көннәренә кадәр әни тәрбияләде, - дитөпчек кызы Альмира апа.  

“Әбиләр дә, каенанам да озын гомерле”

103 яше белән баручы Фәһимә әби өч тапкыр үлем белән очраша. Дулаган ат астында да таптала, тау битендә үлеп ятучы сыерны коткарырга барам дип, ул тәгәрәп төшеп, аның астында да кала, суга да бата. Тик язмыштан узмыш юк, Ходай аны озын гомер белән бүләкләгән. -         Үзегезгә ничә яшь икәнен беләсезме? – дип сорыйм аннан. -         Яшь бар, җаным.  Озакламый өч тула. Йөзен кырыйга атып торам, - дип көлдерде ул.   - Ике як дәү әниләр дә 94 яшьтә үлде. Каенанам да озын гомерле булды. Озак яшәүнең  серен исә белми әби. “Яшәдек тә яшәдек инде”, генә дип куйды. “Бар хезмәт үзебезгә булды. Әти булмаса да, әни гомергә сыер, ат асрады, ир-ат эшеннән дә курыкмадык”.

“Яшим әле!”

Әби үз гомерендә бер генә тапкырхастаханәдә яткан. Сукыр эчәгесенә операция ясатып.  Салкын тиеп чирләвен хәтерләми якыннары. Башка авырулары юк. Сөбханалла, баш-йөрәк авыртудан да зарланмый. - Тәрбиям бик зур. Озак яшәргә туры килде. Картлыгыма күрә сәламәтлегем дә ярый, - ди үзе. Дөрес, кайбер төннәрдә йоклый алмый икән. “Элек тә йокыга һәвәс түгел идем, хәзер эшләмәгәч, арымагач, көндез черем итеп тә алгач, каян чыксын ул йокы дип юатам үземне”, - ди. Әбекәй тамагына яхшы ашый. Бигрәк тә өй токмачы белән бәрәңгене ярата икән. -         Ябыктым инде, ит калмады. Сөяк тә тире менә. Миләүшә мине симертергә теләп, аш-суның ниндиен генә әзерләми, алдыма әле берсен, әле икенчесен китереп куя. Картайгач, ашау белән генә түгел икән инде. Әмма яшим әле, яшим! Мондый киленем, балаларым, оныкларым, “зур әни” дип сагынып сарылучы оныкчыкларым булганда үлем турында уйлау гөнаһ, - ди ул. Әбекәй белән 105 яшьлек юбилеена кадәр дип саубуллаштык.  

Апас районында 5000 артык пенсионер бар

Апас районының өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Светлана Салаватуллина сүзләренчә, районда 5758 пенсионер исәпләнә. Шуларның 185е 90 яшь чиген узган. Шулай ук биредә 21 сугыш  ветераны һәм 2 Ленинград блокадасын кичкән кеше яши. 1501 ялгыз яшәүче өлкәннәр билгеле. Аларның 201енә 33 социаль хезмәткәр хезмәт күрсәтә. Район башлыгы Рәшит Заһидуллинның пенсия яшендәге кешеләргә хөрмәте зур. Чүрибураш авыл җирлегенә караган ике авылда 152 кеше лаеклы ялда, - диде авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов. – 90 яшьтән узган 7 авылдашыбыз бар. Шуларның икесе сугышта катнашкан. Иң озын гомерле әби Казанда яши ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, республикада 100 яшь чиген узган 169 өлкән кеше бар. Аның 18е ир-ат, 151е хатын-кыз. Иң карт ир-ат Игорь Протопоповка 108 яшь, ул Яшел Үзән районында яши. Иң өлкән хатын-кыз, Казанда яшәүче Мәрьям Закировага 107 яшь. Татарстанда уртача гомер озынлыгы арткан. 2012 елда ул 71,8 яшь булса, 2017 елда исә 73,6 яшьне тәшкил итә. Статистика фаразларына карасаң, 2030 елга Татарстанда өлкәннәр саны 18 процентка артачак. Бу Россиядәге демографик процесслар белән аңлатыла.
 
Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев