Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бер елдан Татарстан елына 22-23 миллион тонна нефть эшкәртәчәк - Рөстәм Миңнеханов

Татарстанда 2016 елның беренче яртыеллыгында, башлангыч мәгълүматлар буенча, 17,288 млн тонна нефть табылган. Бу узган елгыдан 4,1 процентка артыграк. Ә Россия буенча үсеш 2,1 процент тәшкил иткән. Бүген бу хакта Татарстан нефть саммитында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Шул исәптән, "Татнефть" 13,7 млн тонна нефть суыртып алган. Миңнеханов төп үсеш драйверы дип югары үзлелекле нефть табуны атады. Яртыеллык нәтиҗәләрен ул уңай дип бәяләде. "Безнең запасларны суыртып алу торган саен катлаулылана, әмма заманча технологияләр нефть табу күләмен саклап кына калмыйча, арттырырга да мөмкинлек бирә", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. "Иң мөһиме - бүгенге көндә без елына 15-15 млн тонна нефть эшкәртәбез. Ә бер елдан соң әлеге күрсәткечне 22-23 млн-га җиткерергә ниятлибез һәм нефть эшкәртү калдыкларын кабат эшкәртү - безнең беренче чираттагы бурыч", - диде Татарстан Президенты. Шул ук вакытта республика икътисадының нигезе булып, аның сүзләренчә, нефть табу калачак. Р.Миңнеханов белдергәнчә, узган атнада "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводында эшләтеп җибәрүне җайга салу режимында акрынайтылган кокслау җайланмасыннан беренче партия продукция алынган (әлеге җайланма эшләтеп җибәрелгәннән соң нефтьне тирәнтен эшкәртү 95 процентка җитәчәк - Т-И искәрмәсе). Рөстәм Миңнеханов моны "Татнефть"нең РФ Хөкүмәте алдындагы нефть эшкәртүне модернизацияләү һәм яңа эшкәртүче производстволарны файдалануга тапшыру буенча йөкләмәләрен тотрыклы рәвештә үтәү дәлиле дип атады. Түбән Каманың тагын бер заводы - "ТАИФ-НК" ел азагына кадәр нефтьне тирәнтен эшкәртү җайланмасын файдалануга тапшырырга җыена, диде ТР Президенты.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев