Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бер-беребездән башка тора алмабыз кебек" - Гүзәл Уразова

Узган атнаны Гүзәл Уразова Инстаграмына туй фотоларын элеп: "14 ел элек ничек иде, бүген дә мине шулай яратасың! Мин синең белән бәхетле, җаным", – дип язып куйган. guzel2
– Илдар белән без Казанда таныштык. Аның яңа гына Казанга килеп, “Салават” җыр театрында эшли башлаган вакыты иде. Илдарны тәүге тапкыр күргән көнне мин тамашачы булып залда гына утыра идем. Илдарның аңа кадәр минем җырларны радиодан ишеткәне булган, тик никтер, тавышым буенча, ул мине өлкәнрәк дип уйлаган. Рәсми танышуыбыз 2002нче елның октябрь аенда Чаллыда булды. Гастрольләр белән нәкъ шул шәһәргә чыктык. Кунак буларак Салават Зәки улы мине дә концертында чыгыш ясарга чакырган иде. Шул көннән Илдар белән бер-беребезнеке булырга тиеш икәнне аңладык. Булачак тормыш иптәшемнең гадидеге, сөйкемлелеге, ышанычлы булуы миңа аеруча ошады. Аның күзләреннән ташып торган мәхәббәт ялкынын күрми калу мөмкин түгел иде. Танышкан көннән бирле без гел бергә. Күп дигәндә, 6-7 сәгать кенә күрешми торгабыз. Эштә дә, ашта да бергә... Бер-беребездән башка тора алмабыз кебек. Туйга кадәр озак очрашып йөрмәдек. 2 айдан соң Илдар миңа тәкъдим ясады. Тиз арада никах укыттык һәм 2003нче елның август аенда Әлшәй районында урнашкан Чехов исемендәге шифаханәдә туебызны бәйрәм иттек. Бәйрәмебез искитмәле узды! Дөньяның бар почмагыннан туганнарыбыз, дусларыбыз җыелды һәм туй өч көн дәвам итте. Әйтергә кирәк, безнең туй башка кешеләрнеке кебек җомга, шимбә булмады, ә атна уртасында – чәршәмбе көнне үк башланды. guzel3 14 ел инде һәр көнебез – мәхәббәт көне. Илдар – ул романтик, күңелемне күрер өчен сәбәп көтеп утырмый. Ул миңа һәрчак "җаным", "бәбәем" дип кенә дәшә. "Гүзәл!" – дисә, ачулану сүзе кебек, шундук сискәнеп китәм.
Азалия Исмәгыйлева, Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев