Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бер бала үстерүче әти-әниләр салым түли башларга мөмкин

Туучылар санын арттыруның яңа ысулын уйлап тапканнар. “Аз балалы” гаиләләргә салым салмакчылар. Ә менә итәк тутырып малай-кыз үстерү­челәргә ай саен 100 мең сумга кадәр акча вәгъдә иткәннәр. Бала тәрбияләүне хезмәт стажына да тиңләштермәкчеләр. Алда безне ни көтә? Демография, миграция һәм тө­бәк үсеше институты директоры Юрий Крупнов ил Президенты Владимир Путинга яңа закон проекты концепциясен тәкъдим иткән. Аның нигезендә күп балалы гаи­ләләргә ярдәм чараларын арттыру күздә тотыла. Ике куянның койрыгын берьюлы тотарга теләп, демографик хәлне дә яхшыртмакчылар. Тик Россия Дәүләт Думасы депутатлары яңалыкны хупламаган. “Күп балалы гаиләләрнең статусы ту­рын­да”гы закон проектын гаиләдә бер бала тәрбияләүче “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе дә өйрәнде. Статистика мәгълүматларына караганда, бүген илдәге барлык гаиләләрнең нибары 6,5 проценты күп балалы булып исәпләнә. Итәк тутырып малай-кыз үстерергә батырчылык итүчеләргә илдәге балаларның биштән бере туры килә. Яңалык иң беренче чиратта ишле гаиләләргә ярдәм итәргә тиеш, дип фаразлана. Юрий Крупнов сүзләренә караганда, закон кабул ителсә, күп балалы гаиләләрнең тормышы яхшырачак. 2030 елда илдә демография мәсьәләсе дә хәл ителәчәк, дигән ул. Ничек итепме? Күп балалы гаиләләрне өч төркемгә бүләргә киңәш иткәннәр. Беренчесе – аз керемлеләр, алар тулысынча дәүләт карамагында булачак, дип көтелә. Икенче төр­кемдә – мул тормышта яшәүчеләр, димәк, дәүләттән ярдәм дә өлешчә генә күрсәтеләчәк. Ә менә “мөс­тә­кыйль гаиләләр” төркеменә керү­челәргә күбрәк үз җилкәсенә таянырга туры киләчәк. Болай бүлү бик кирәк дип тә искәрткәннәр. Чөнки ярдәм тизрәк барып җи­тәчәк. Шул ук вакытта күп балалы гаилә булып, ир яки хатынның икесенең берсе үлү очрагыннан тыш, тулы булган һәм өч яки аннан да күбрәк (иң кечкенәсенә 18 яшь тулмаган) бала тәрбияләүче гаи­ләләр санала. Ишле гаиләләргә матди ярдәм күләме дә билгеле. Айлык түләү балалар санына бәйле. Өч-дүрт балалы гаиләләргә – 25 мең, биш-җиде ма­лай-кыз үстерүчеләргә – 45 мең, сигез һәм аннан да күбрәк ул-кыз тәрбияләүчеләргә исә 100 мең сум түләргә тәкъдим иткәннәр. Дәү­ләт­тән ярдәм моның белән генә бет­ми. Бала тәрбияләүне хезмәт ста­жына кертмәкчеләр. Түрәләр бу эшне катлаулы һәм әһәмиятле, дип бәяләгән. Әллә моны хәзер генә белгәннәрме? Бала карау-тәрбия­ләү – һәммәсе бергә тимер итәр, ди бит халык мә­кале. Күп балалы гаи­ләләргә ярдәм хезмәт күрсәтү яки нәрсәдер бирү рәвешендә дә күр­сәтелергә мөмкин. Мәсәлән, концертка яки спортзалга абонемент сатып алып бирсәләр, аптырап китмәгез. Алга таба “демографик киләчәк шәһәрчекләре” дә пәйда булмагае. Ишле гаиләләргә кая туры килсә, шунда җир кишәрлеге бүлеп бирү тәҗрибәсеннән читләшеп, алар өчен махсус торак пунктлары төзе­мәкчеләр. Биредә яшәү өчен бөтен уңайлыклар булырга тиеш, дип тә искәрткәннәр. Югыйсә бүген буш кырда бирелгән җир кишәрлеге тормышны җиңеләйтү урынына, аны катлауландыра гына. Йорт җит­керү өчен күпме акча кирәк! Күп балалы гаиләләр шәһәр­че­гендә яшәргә теләмәүчеләргә исә ипотека алганда, дүртенче сабыйдан баш­лап, һәр балага 20 процент күләмендә ташлама вәгъдә иткән­нәр. Әлеге максаттан Киләчәк фондын оештыру күздә тотыла. Ишле гаилә башлыкларына да сөенеч бар. Закон проекты нигезендә “Атказанган әти” орденын гамәлгә керт­мәкчеләр. Автомобиль сатып алганда ташлама да каралган. Ә менә сәламәтлеге аркасында бала алып кайта алмаучылардан кала, бәбисез гаиләләргә һәм бер­дәнбер ул-кыз тәрбияләүчеләргә салым салмакчылар. Тик әлегә аның күләме генә билгесез. Җәм­гыятьтә яңа салымга бәйле фи­керләр төрле. Күпчелек моның мәгънәсен аңламый. Чөнки итәк тутырып бәби үстерәсе килгән әти-әниләр бернинди акчага да карап тормый. Закон илдә туучылар санын арттыру урынына, нәфрәт ке­нә уятмасмы? Шуңа күрәме, кай­берәүләр салымны тәҗрибә рәве­шендә илнең аерым төбәкләрендә генә гамәлгә кертеп карарга тәкъдим иткән.   Былтыр Татарстанда 56 мең 381 бала дөньяга аваз салган. Алдагы ел белән чагыштырганда, туучылар саны 1,9 процентка азрак. Узган елның тугыз аена алынган мәгълүматларга караганда, республикада туган сабыйларның 40 проценты   гаиләдә беренче булып туган балага туры килә, 45 проценты – икенче, 12 проценты – өченче, 3 проценты – исә дүртенче һәм аннан соңгы малай-кызлар.
Эльвира Вәлиеа, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев