Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Белоруссиядә татар композиторы Фәрит Яруллинга һәйкәл ачылачак

Быел июль ае башында Белоруссиянең Дубровно шәһәрендә мәшһүр татар композиторы Фәрит Яруллинга һәйкәл ачылачак. Бу хакта кичә Казанда Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узган “Россия төбәкләрендә этносара мөнәсәбәтләр гармониясендә милли-мәдәни мохтариятләрнең роле һәм тоткан урыны" төбәкара конференциясенең пленар утырышында Россия белорусларының федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Сергей Кандыбович хәбәр итте. belor "Белоруссиянең Дубровно шәһәрендә Витебск өлкәсендә 19 нчы танк корпусының укчылар взводы командиры буларак һәлак булган бөек татар композиторы Фәрит Яруллинга һәйкәл ачылачак. Белоруссиядәге музыка мәктәбенә дә бөек композитор исеме биреләчәк. Һәйкәл Казанда Белоруссия оешмасы җитәкчесе, Беларусь Республикасының Татарстандагы мактаулы консулы Сергей Маруденко җитәкчелегендәге предприятиедә ясалган", – дип белдерде Сергей Кандыбович. Аның әйтүенчә, конференцияне уздыру өчен “Казан мәйданчыгы” төшенчәсе барлыкка килде. “Биредә күп еллар буе Россиянең яңа күп милләтле сәясәте формалаша. Бүген Казан Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәте гамәлгә ашырылуының көзгесе булып тора дип саныйм. Мин шушы чиста, пөхтә шәһәргә һәрвакыт соклану белән киләм, ул миңа Минскины хәтерләтә”, – ди ул. Сергей Кандыбович Россия белорусларының 66 милли-мәдәни оешмасы исеменнән Татарстан милли-мәдәни автономияләренә рәхмәтен җиткерде. Сергей Кандыбович, Исламны кабул итү көне якынлашу уңаеннан, татарларның бөек Литва кенәзлегендә белорус телендә чыккан Коръән тәфсирен бүләк итеп тапшырды. “Бу 600 еллык гаҗәеп кызыклы тарихи истәлек. Сугыш вакытларында Литва кенәзлеге территориясендә тоткынлыкка алганда, татарларны кол итмәгәннәр, аларны җир сөрүче иткәннәр, аларга белорус кызлары белән никахлашырга рөхсәт биргәнннәр. Татарларның икенче һәм өченче буыны, мөселман булып кала биреп, белорус телен белгән”, – дип белдерде ул.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев